ШАРИПОВ
Анвар Магданурович

Доктор филологических наук, профессор, академик, заслуженный учитель РТ, член Союза писателей РТ, автор монографий и научных статьей в области татарской литературы.

Бәйрәкә авылы


Кәшиф Рәхимов истәлеге


Күчерүче –Гайзуллина Римма Мансуровна, 7-8 июль 1990 ел.

Шәриф Халиков, Фәхретдин Хадмиев һәм Әхмәдиша Әсәдуллиннрның Бәйрәкә авылы тарихына караган истәлекләрен укып чыктым. Шәриф Халиков мине 1-2нче классларда укыткан иде. Хадмиев 4нче класста укытты (1913-1915 елларда). Әхмәдиша Әсәдуллин Бәйрәкә 7 еллык эш мәктәбенең 6 – 7нче классларында 1922-24нче елларда татар теле – әдәбияты дәресләре укытты. Заманына күрә мине әйбәт укыттылар. Ул чагында шаярган өчен дә, соңга калган өчен дә, дәресне белмәгән өчен дә тән җәзасы бирү модада иде. Бу өч укытучым миңа тырнак белән дә читрмәделәр. Шуның өчен мин аларны ихтирам итеп килдем һәм ихтирам итәм.

Теге яки бу авылның яки өлкәнең тарихын язу бик җаваплы һәм күп хезмәт таләп итә торган эш. Моның өчен язучының белем дәрәҗәсе дә бик югары, күп кырлы булырга тиеш. Бәйрәкә урта мәктәбенең 50 еллык гомерендә бик күп тарих һәм тел-әдәбият укытучылар булып киттеләр. Әмма шушы авылның тарихын язарга 1906нчы елгы крестьян восстаниесе, 1917нче ел маенда “Милли Шура”га каршы кораллы күтәрелеш, “Сәнәкчеләрне җиңү”, аларны авылдан куып чыгару кебек вакыйгалар белән укучыларны таныштыру һ.б. шундыйлар да күп вакыт онытылып калалар. Мин монда бер тарих укытучысын очратканым бар. Ул Бәйрәкәдәге 1906 елгы крестьяннар күтәрелешен белми һәм аны белү кирәк тә түгел, “Безнең учебникларда ул юк”,- дип җавап бирде. 1924-25 елларда 7нче классларда тарих укыткан Галим Насыйров 1906 елгы крестьян восстаниесе җитәкчесе Вәли ага Җәббаров турында: “Җәббаров – татарның Гапоны, коралсыз крестьяннарны кораллы жандармнарга каршы котыртып алып барып, аларны аттырган”, - дип сөйләгән. 1947нче елда Бәйрәкә урта мәктәбе директоры һәм тарих укытучы Әфлатунов та “Бәйрәкәдәге 1906нчы елгы восстание контрреволюцион чыгыш, чөнки Бәйрәкә крестьяннары ул хәрәкәтләре белән Бөек рус дәүләтенә каршы чыгыш ясаганнар Алар татар буржуазиясен күрмичә прогрессив рус алпавытына һөҗүм иткәннәр”, - дип сөйли иде. Ул заманнарда Г.Насыйровка каршы отпор бирүчеләр булды. Әфлатунов фикеренә кушылучы булмаса да, аңар отпор бирүче дә булмады. Шулай да Бәйрәкә больницасының вывескасындагы “Вәли Җәббәров исемендәге больница” дигән җөмлә сөртеп ташланды.

Беренче тапкыр Бәйрәкә тарихын мин язып, редакциягә җибәргән идем, аны Такташ Галимҗан Ибраһимовка тапшырган. Ибраһимов ул чакта Академцентр белән җитәкчелек итә иде. 1925нче ел августында мин Г.Ибраһимовта беседада булдым. Ул болай диде: “Теге яки бу вакыйганы тарихка кертү өчен язма документлар, археологик материаллар кирәк. Без Бәйрәкә вакыйгасы турында архив документларын тикшерү өчен Самарага экспедиция җибәрдек”,- диде. 1925нче ел октябрь айларында Г.Ибраһимов мине икенче тапкыр чакыртып алып һәм минем язмаларның жандармнар архивы буенча саклануын әйтте: “1906нчы елгы вакыйгалар чын революцион күренеш, аны ныграк өйрәнергә һәм күләмле әдәби әсәр язарга кирәк. Сезнең каләм шома”, - диде. Шул җәйдә Г.Ибраһимов редакторлык иткән “Безнең юл” журналында минем 4 әсәрем дә басылып чыккан иде. Академүзәк тикшерүе буенча Бәйрәкәдә 1906 елда булган кузгалыш революцион хәрәкәт дип табылды. Бу хәрәкәт белән җитәкчелек иткән Вәли Җәббаров, Миршәриф Насыйров, Габделгали Габдерәхимов, Абдулла Хәниповлар күтәрелеш белән җитәкчелек иткән революционерлар дип аталды. Вәли Җәббаровның революцион эшләре 1917-18нче елларда аеруча зур булды. Колхозлашу башланыр алдыннан Вәли Җәббаров 1928нче елда вафат булды. 1906 елда Җәббаров җитәкчелегендә күтәрелгән йөзләрчә крестьяннарның исән калган 42 кешенең 41е 1929 елны июль-август айларында ук колхозга керделәр һәм картаеп вафат булганчы колхозда тырышып эшләделәр. Шундыйлардан: Баязит Җәләев, Баязитов Заһидулла, Абдулла Әхмәдов, Мөхәммәтҗан, Абдуллин Шакирҗан, Садыйков Закир, Садыйков Шакирҗан, Мөхәммәтгалиев Муллагали Әхмәтҗанов Газиз, Гаптерәхимов Галим, Шәрәфиев Минаҗ, Шәрәфиев Хәлфи (Чикбүләк), Хәнипов Абдулла, Кәримов Закир, Сыйтдиков Салимҗан һәм башкалар.

“Тарих – сыйныфлар көрәшеннән гыйбарәт”,- ди К.Маркс. Бәйрәкә кешеләре дә моннан читтә калмаганнар. Ике сыйныф: бер якта – хезмәт иясе крестьяннар, икенче якта – кулаклар, “аларның ялчылары” муллалар, хәлфәләр, ишаннар һәм аларның мөритләре. Ишаннар, муллалар авыл тарихын да үз файдалары өчен бозалар. “Бәйрәкәдә башлап марилар булганнар, имеш. Аларны Кукмарадан килгән муллалар мөселман итеп бетергәннәр, имеш”. Болар бары да уйдырма хорафатлар. 1931нче елны Бәйрәкә тарихын өйрәнү буенча Казаннан профессор җитәкчелегендә 30 кешелек бригада килгән. Аның составында без дә бар идек. Авыл тарихына таянырга бер генә кулъязма да табылмады. Кабер ташларында “Вафат булды 1661нче елда Баккал Табай углы. Күк Мәгарә мозафатыннан кәлмеш иде” дип язылган. Шуңар таянып, Бәйрәкәләр Кукмарадан XVII гасыр урталарында килгәннәр, дип әйтергә мөмкин. XVIII гасыр башларындагы кабер ташлары күп иде. Моны “Татарстан тарихы” дигән китапта: “1645нче елларда Кукмараның күп җире бакыр шахтасы төзү өчен дәүләт тарафыннан алынгач, күп кеше көнчыгышка күчеп китә” дигән сүзләр дә раслый. Бәйрәкә тирәсендә бернинди дә марилар булмавын галимнәр күп тапкырлар тикшереп расладылар. Соңгы тапкыр 1956нчы елда Һарун Йосыпов дигән галим дә өч тапкыр килеп тикшерүендә шундый нәтиҗәгә килде. Бәйрәкә – башкортча хатын-кызлар исеме. БАССРның көнчыгыш районнарында “Бәйрәкә” исемле кызларны әле дә очратырга мөмкин. Башкорт җырчысы Гата Сөйманов башкаруында “Бәйрәкәй” көен әле дә ишетергә мөмкин.

Бәйрәкә җирләре төп Катай авылы башкортларының җәйләве булган. 1600нчы еллар тирәсендә монда калмыклар килеп утырган, 30-40 семья. Алар башкортлар белән тату яши алмаганнар. Калмыклар авылы Бәйрәкәдән түбәндә, хәзерге “Яшелчә” дип аталган урында, елганың уң ягында. 1954нче елны, чирәмне трактор белән сөргәндә, аларның йорт урыннарыннан хәзерге тормыш өчен нормаль булмаган кораллар: бик зур тупас чүкеп кенә ясалган тимер көрәкләр, балталар, чукмарлар чыкты.

Кукмаралардан бер төркем кешеләр элек-электән Катайга килеп, итек басып, тире уздырып китә булганнар. 17нче гасыр урталарында җирләре шахталарга алынгач, башкортларга зарланып сөйләгәннәр. Башкортлар: “Әнә, безнең Бәйрәкә буендагы җәйләүгә килеп утырыгыз, юкса анда калмыклар хуҗа булып маташа, безгә тынгылык бирмиләр”, - дигәннәр. Калмыклар белән башкортларның үзара килешә алмаулары, башкортларның хөкүмәткә каршы баш күтәрүләренә китерә (СССР тарихыннан).

Бәйрәкәлеләр ныгып утырып киткәч тә, калмыклар шул урында 100 (йөз) ел яшәгәннәр. Бәйрәкә татарлары белән тату булганнар, хәтта кыз алышуга да барып җиткәннәр. “Комай Әхмәтшаныкылар” дигән нәселнең чыгышы калмыкларга тоташа (комай – калмык исеме).

1775нче елны Бәйрәкә кешесе Әпсәлим Аитовка дворянлык дәрәҗәсе бирелә. Шул ук вакытта ул Бәйрәкәләрнең Ык буендагы берничә йөз гектар җирен дә үзенә бүлдереп ала. Аның улы генерал Шәриф 1812нче елгы Ватан сугышында Парижга кергәч, башкорт- татар полклары белән командовать итә. Аның улы Әхмәтне “Офицер Әхмәт” дип йөрткәннәр. Әтисе аны укыткан, әмма Әхмәт эчүчелеккә бирелеп китеп, әтисе урынын ала алмаган. Әтисеннән калган җирләрнең күбесен Мостафиннарга, Ветекшиларга, Ермаковларга сата башлаган, картада уйнап, оттырып бетергән. Аның улы Миңлемөхәмәт 1912нче елда ат урлап тотылып, дәрәҗәсен алуга хөкем ителә. 1919нчы елны Бәйрәкә Тамакка күчкән иде. Нәселе калганмы – белмәдек. Ярлы крестьян булып яшәде.

1785нче елга кадәр Бәйрәкәдә законлы мәчет салырга рөхсәт ителми. Югары очтагы куе каен урманы эченә мәчетне кабыклардан оештыралар да, тикшерү килә башласа, сүтеп өя булганнар. Шуның өчен ул мәчет урнашкан мәхәлләне “Кабык мәчет мәхәлләсе” дип йөрткәннәр. 1785нче елны “Әби патша” татар авылларында мәчет салырга рөхсәт биреп указ чыгаргач, кабык мәчет урынына агач мәчет салына һәм беренче мәхәллә дип атала. Патша хөкүмәте мәчет салырга рөхсәт итмәсә дә, мәдрәсәләр тотуга каршы килмәгән. 1912нче елда Бәйрәкәдәге “Гобәйдия” мәдрәсәсенең 100 еллыгы үткәрелде. Ул юбилейда катнашу өчен Самара большевикларыннан К.МТөхфәтуллин килә. Ул юбилей турында Төхфәтуллин ага болай сөйләгәне бар: “Гобәйдия” мәдрәсәсе төзелүгә 100 ел, гомумән Бәйрәкәдә мәдрәсә оешуга 200 ел” дип уздырылды”.

1812нче елга кадәр Бәйрәкә мәдрәсәсенә Мөхәммәт Шәриф ишан дигән суфи кеше җитәкчелек иткән. Ул Бохарада укыган, Һиндстанда да булган. Байлык җыюга каршы чыккан. “Җир-сулар – Алланыкы. Кешеләр дә – Алланыкы. Җир-суларга аерым кешеләр хуҗа була алмыйлар. Кешеләр байларга, ярлыларга аерыла алмыйлар” дигән тәгълиматны өйрәткән. Үзе ишек бикләмәгән, җәй көннәрендә яланаяк йөргән. Шуның өчен авыл байларының өлкәне “Исхак Галяич” дигән феодал аның урынына Ярмәкәй авылыннан Гобәйдулла ишан дигән кешене китерткән. Берничә елдан Мөхәммәт Шәриф ишанны Бөгелмә төрмәсенә япканнар. Аннан богаулап Себергә озатканнар. Өргәнеч шәһәрендә аның кабере өстенә куелган памятник әле дә исән; аның кабер ташына “Монда күмелгән Шәйхелмөхәммәт Шәриф Бәйрәкәле” дип язылган булган (1931-1932 елларда күреп кайтучылар булды).

Гобәйдулла ишан заманга карабрак эш иткән. Мәдрәсәне “Гобәйдия мәдрәсәсе” дип игълан иткән. Анда шәкертләр кунып ятып укыганнар, чөнки анда авыл кешеләренең балалары укытылмаган. Сирәк-мирәк кенә мулла һәм эре кулаклар балалары гына укыган. Гобәйдулла ишан урынын Габделгали ишан ала. Ул да атасы юлы белән бара һәм җир сатып алып алпавыт була, авылда иң зур магазинны ул тота.

Исхак Галяич бик усал, үзенә каршы килүчеләрне үтертә торган, “кан эчкеч” кеше булган. Аның бер яхшылыгы – Бәйрәкә җирләрен Бәйрәкә халкына беркетү өчен “Купчая грамота” төзеткән, ягъни “Катай” башкортларыннан җирне сатып алу турында договор. Чөнки элек бик зур община булып күчеп йөрүче башкортлар утраклыкка күчә башлагач, XVII гасырдан бирле Бәйрәкәләр биләгән җирләргә дә килеп утыра башлаганнар, икенче яктан патша хөкүмәте Бәйрәкә җирләрен, эш күрсәткәч, дворяннарга бүләк итеп өләшә башлаган булган. Бөгелмә байларына бу ошамаган. 1814-15нче елларда Бөек Ватан сугышында катнашкан, Парижга кергән солдатлар “Француз Вәли” дигән кешенең башлап йөрүе белән рус, француз телләре укыта торган мәктәп таләп иткәннәр. Франциядә булып кайткан фронтовиклар яңалыклар таләп итә башлаганнар. Шулай уңай белән 500 кылычтан торган башкорт казаклары белән исправник килеп, Бәйрәкәне урап алган һәм өч ай буена авылга берәүне дә керми-чыгармый, камап торганнар. Исправник үзе Митрәйгә чыгып китә торган тау башына чатыр корып яткан. Ул тауның исеме әле без белгәндә дә “Исправник тавы” дип атала иде. Әмма башкорт казаклар аның приказларын төгәл үтәмәгәннәр. Авыл кешеләренең яшерен юллардан кереп-чыгып йөрүләрен белсәләр дә, дәшмәгәннәр. Ниһаять, исправник алдау юлы белән Исхак Галяичны тотып алган һәм аны Уфа төрмәсенә яптырган. Исхак Галяичның ике хатыны булып, икесе дә бик отчаянный кешеләр икән. И.Галяичны коткару өчен күп тырышканнар. Ниһаять, 1820нче елда Галяичка суд булып, аны аклаганнар. Аны төрмәгә яптырган исправникның үзен, бармакларын кисеп, төрмәгә япканнар һәм Себергә озатканнар.

XVIII-XIX гасырларда җирләр иркен булганлыктан, кем күпме чәчә ала, шулкадәр җир эшкәртеп, иген чәчкән; кем күпмегә көче җитә, шулкадәр терлек асырый алган. Авылда 4-5 метр тирәнлектәге тирес таулары шулай барлыкка килгән булганнар. Кешеләр арасында сыйнфый катлаулану көчәйгән. Атсыз, сыерсыз, йортсыз калган крестьяннар байларга унар, унбишәр, хәтта утызар елга ялланганнар. Ул заманда солдат хезмәте 25 ел булган. Байлар бу хезмәткә “наемщиклар” яллап җибәрә булганнар. Шундый озак срокка хәрби хезмәткә киткән кешеләрнең күбесе әйләнеп кайта алмаганнар. Хат яза белмәгәннәр. Кайтучылар да бөтенләй үзгәреп, картаеп кайтканнар. 25-30 елга ялланучылар әнә шул наемщиклар булганнар. Аларны авылга кайткач та солдат кушаматы белән: Вәлиулла солдат, Гайдулла солдат, Рәхмәй солдат, Гыйззәт солдат, Хәйри солдат, Нәгыйм солдат һ.б. дип йөрткәннәр. Крестьяннарны болай катлаулануга китергән сәбәпләрнең берсе бик авыр салымнар – ясак, недоимкалар булган. Ясагын срогында түли алмаган кешеләрне площадка алып чыгып суктырганнар. Шул сугылудан терелә алмыйча вафат булучылар аз булмаган.

Шушы гасырларда муллалар, ишаннар динне бик нык көчәйткәннәр. Авылда 1811-12 елларда ике катлы таш мәчет салынган. Аның беренче каты җир астында, тәрәзәләре калын тимерләр белән рәшәткәләнгән иде. Ул подвал мәчет асты икегә бүленгән булган: бер ягы – ирләр төрмәсе, бер ягына дин законнарын бозган кызларны, хатыннарны ябып торган булганнар. 1969нчы елны сүтелгән Таш мәчетне күп кеше белә. Хәзерге көндә амбулатория хезмәтен күрсәтә торган Ташпулат дигән бина да Гобәйдулла ишанның төрмәле мәчете булган.

XIX гасырның беренче яртылары, кара реакция еллары , крестьяннарның коточкыч изелү еллары булган. Бу бөтен Россиядә булган хәл. Патша хөкүмәте интегүче крестьяннарны тынычландыру өчен 1850нче елларда ук крепостной крестьяннарның “азат” ителәчәге турында белдерүләр ясый башлый. Ниһаять, көтелгән “азатлык” килеп җитә – 1861 елның 19нчы февраль указы белән патша хөкүмәте крепостной крестьяннар алпавытлар коллыгыннан “азат ителәләр”. Әмма аларга җир бирелми. Шуның өстенә крестьяннарга “выкуп” дип аталган үзеңне-үзең алпавытлардан түләп алу налогы түләргә мәҗбүр ителәләр. Бәйрәкә крестьяннары да әлеге крепостнойлар булмасалар да, выкуп түләргә мәҗбүр ителәләр. Бу чорда патша хөкүмәтенең политикасы крестьяннарны юк хакка капиталист-алпавытларга ялланып эшләргә мәҗбүр итү була. Бөгелмә өязе шартларында татарлар белән башкортлар арасында дошманлык тудырып, аларны үзара сугыштыру бурычы да куела. Бу якта татарлар белән башкортлар арасында күренеп торган бер аерымлык та булмый. Телләре – бер, диннәре – бер, гореф-гадәтләре – бер. Күптән инде алар кыз алышып, кыз бирешеп туганлашып беткән булганнар. Байлар сыйнфы (элекке алпавытлар һәм купецлар, дворяннар) алдында җир биләүдә капиталистик системага күчү бурычы тора. Моның өчен крепостнойлыктан “азат” ителеп, җирсез-сусыз, эшсез калган крестьяннар массасы бик арзанлы кул көчен сатырга әзер тора.

Патша хөкүмәте крестьяннарга җир бирү турында да күз буяу өчен закон чыгара. Ул закон буенча Самара губернасында яәүче крестьяннар өчен һәр ир җанына 4 гектар чамасы җир бүлеп бирелеп, артканы кисеп алынырга тиеш була. Ул чакта хатын-кызлар санга кертелмиләр иде. 1872 елда Бәйрәкәлеләрнең 23000 десятинә җир һәм урманнарының нибары 8000 чамасы гына үзләренә калдырып, 15000 десятинәсен кисеп алу турында закон чыга (Самара губерниясе буенча). Озакламый алдан хәзерләп куелган инженер, землестроитель Закаев Бәйрәкәгә килә. Ул башта Бәйрәкә кешеләре белән ипләп сөйләшмәкче була. Ул җәй буенча җир төзү эшләрен башкару өчен көн саен 10-15 эшче биреп торуны сорый, аннан соң үзенә яхшы повозка белән бер пар яхшы ак атлар сорый. Эш чорында ашау-эчү мәсьәләләрен яхшы тәэмин ителүне таләп итә. “Әгәр дә мин сораганнарны төгәл үтәсәгез, мин сезгә иң яхшы җирләрне сайлап бүлеп бирермен. Ләкин закон буенча куелган нормадан арттыра алмыйм”- ди. Ягъни ир җанына 4 десятинә җир, сөрүе мөмкин булмаган тау кабыргалары, өскә чыгып яткан ташлыклар да шул исәпкә керә. Ул чакта авылда ирләр саны 2000 тирәсендә була. Ягъни бәйрәкәлеләргә нибары 8000 десятинә генә җир тия. Халык бик каты шаулаша башлый. “Без шул җирләр өчен 150 ел буена ясак түләп килдек. Ел саен 10-15 солдат биреп килдек. Без җирләребезне бирмибез”,- диләр авыл кешеләре. Шулай да Закаев эшкә тотына. Бәйрәкәләр җыелып чыгалар да, җирләрне үлчәргә ирек бирмичә, цепкә тезелеп басалар. Әгәр дә туктамаса, Закаевны үтерү белән яныйлар. Бәйрәкәлеләр арасында элекке солдатлар, Севастополь сугышларында батырлыклар күрсәткән өчен, күп батырлыклар күрсәткән Баязитов Рәхмәтулла һәм башка шундый кешеләр күп. Алар халыкны тынычландыралар, власть органнары белән сөйләшеп, эшне дөрес хәл итеп булыр дип исәплиләр. Берничә көннән авылны сөнгеләр һәм мылтыклар белән коралланган берничә йөз казак камап ала. Берәүгә дә авылдан чыгарга рөхсәт ителми. Шундый шартларда Бәйрәкәләргә җир бүлеп бирә. Элек Бәйрәкә җирләренең көнбатышы “Суган түбәсе” дигән җирдән – авылдан 10 километрдан башланган була. Закаев моны авыл кырыена китереп җиткерә, көньяк чикләр Кәрәкәшле тауларыннан, хәзерге Ташкичү тирәсеннән узып Ыкка төшә торган булган. Төньяктан - “Кызай”, “Куычлы” дигән җирләр. Шарлык һәм аның төньяклары Бәйрәкәләрнеке булган (Исхак Галяич төзеткән “Купчая грамота” буенча). Көнчыгыш чик Ык белән чикләнгән. Закаев хәзерге “Тишек бит” йөртелгән җирдән башлап турыга “Әрчү” дигән сазлыкка ызан сыза, аннан “Зәлүхә басуы” дигән ташлыкка, аннан Бәйрәкә елгасы буйлап Каразиреккә төшә, төньяктан ул чактагы яраксыз җирләрне “Чытыртал сазлыгын” Бәйрәкәгә калдырып, Ялганурда буйлап барлык тау-түбә чокыр-чакырларны Бәйрәкәгә калдырып, Каразирекне узып, Ык буена төшә. Бу тирәдә Бәйрәкә җирләренең киңлеге бер километрдан артмый.

Бәйрәкәнең ярлы – урта крестьяннары кара кайгыга баталар. Бай катлаулар Закаевның эшне тизрәк бетерүе белән кызыксына, чөнки йөздән артык солдатны (обжорный команданы) туйдырып тору күбрәк алар өстенә төшкән булган. Бәйрәкәлеләрдән кисеп алынган җирләрнең бер өлешен “казенный” иткәннәр (хәзерге Какылы кул, Кардон асты, Аксакул, “8нче март” җирләренең күпчелек өлеше һәм шул зонага кергән урманнар), күбрәк өлешен Кәрәкәшле, Акбаш, Ташлы, Урманай башкортларының электә казаклар булып хезмәт иткән группаларга һәр ир җанына 50 десятинәдән бүлеп барган. Патша хөкүмәте элкке башкорт авылларына татарлар, татар авылларына бераз булса да башкортлар күчереп утырткан булган. Моны хөкүмәт кешеләре башкортларны утрак тормышка өйрәтү дип атаганнар. Әмма җан башына 4 кенә десятинә җирле татарлар арасына 50шәр гектар десятинә җирле кешеләр булдыруның башка максаты ачык. Җирләрне башкортларга бирү процессы алдан уйланып эшләнгән хәйлә генә ул. Монда төп максат җирләрне капиталистик алпавытларга тапшыру булган. Кәрәкәшле башкортларына Бәйрәкәнең төнъягындагы җирләрне бирү, ягъни алар тора торган авылларыннан 25-30 километр ераклыкта җир участоклары бүлгәләп бирү – ул җирләрне капиталистларга саттыру өчен эшләнгән, икенче яктан шул ук Бөгелмә байлары Бәйрәкәлеләргә имеш теләктәшлек күрсәткән булып, җирләрне Бәйрәкәләргә кайтарып бирүне сорап, окружной судка прошение язалар. Бәйрәкәләрнең вәкилләрен Самарага судка чакыралар. Авыл сходында поверенный булып барырга Актекашев Латыйп дигән кулак сайлана. Аны Бәйрәкәлеләр Сембергә кадәр повозка белән илтеп куялар. Сембер пристаненда бер төркем Бөгелмә байлары төреп алып, аны үзләре белән 1нче класска урнаштыралар. Аннары Латыйпканы ресторанга алып керәләр. Ул исереп егылгач, аның 150 ел ясак түләү “Купчая грамота” кебек документлар тутырылган сандыгын Волгага ыргыталар. Судьялар алдында “Латыйпка” телсез кала. Шулай судьялар аңар патшаның үзенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәләр. Шушы чорда Бәйрәкә элекке чирмеш авылы булуы турында уйдырмалар тарала. Имеш, шул чирмешләрнең берсе Кетек авылыннан килгән. Ул Чуар Шәриф Латыйбы. Шәҗәрәләр белән тикшергәннән соң, Шәриф картның Чуар Абдул авылыннан кайтканлыгы мәгълүм булды. Шәрифнең әтисе солдатка китеп югалган, әнисе бердәнбер баласы Шәрифне ияртеп, Чуар авылыннан килеп укучы шәкерткә тормышка чыгып киткән. Бала үсеп җиткәч, ул чактагы тәртип буенча, аңар Чуар авылында җир бирелми. Узган гасыр башларында 23 яшьлек Шәриф Бәйрәкәгә кайтып урнаша.

Башкортлар Бәйрәкә җирләренең чынлап та үзләренеке булып китүенә ышанмыйлар, күбесе ул җирләргә күчеп утырудан баш тарталар. Ташлы авылыннан Арслан һәм Шагали Вәлиевләр генә үзләренә тигән 100-150 десятинәне революциягә кадәр биләделәр. Кәрәкәшленең Габделгали исемле кеше генә үзенә тигән җирне сатмаган. Күп кешеләр үзләренә тигән җирләрне бер ел эчендә бөтенләй юк хакка алпавытларга сатып бетергәннәр. Бер такта чәйгә 50 десятинә җир нормальный бәя булып киткән. Кәрәкәшленең Шәфикъ мулла Ногманов шундый арзанлы җирләрдән 500 десятинә җирне Бәйрәкә ишаны Габделгали Гобәйдуллинга бүләк итеп, “дога кылдырган” (хәзерге “Яңа юл” тирәләре). Казан бае Садрый байга да 3000 десятинә җир бөтенләй бушка диярлек эләккән. Ул 3000 баш сарык китереп, хәзерге Бәйрәкә Тамакның төнъягындагы җирләргә сарыкчылык фермасы оештырырга була. Әмма ул утырып кала алмаган. 3-4 ел эчендә аның сарыклары төрле авырулардан үлеп беткән. Ул 3000 десятинә җирен Сафуановларга, Дворниковларга сатып киткән (Дворниковларны Әүдинекеләр дип йөрткәннәр иде).

Җирсез, урмансыз, болынсыз, көтүлексез калган 5000 җаннан артып киткән Бәйрәкә крестьяннарының хәле бик тиз начарлана. Ашарга икмәк юклыктан алабута ише чүп үләннәре ашау китә, утын юклыктан барлык кешеләр дә тирес кирпеч ягалар. Бер аты булган крестьян, корма юклыктан сыер асырый алмый, сыерлысы ат асырый алмый торган булган.

Шушы шартларда авылда ике төрле шайка: берсе Куптайныкылар, Кәүкәйнекеләрдән аталган нәселләрдән торган ат караклары шайкасы – бу шайка белән Ширияздан мәзин дигән кеше җитәкчелек иткән. Ат каракларына башка муллалар да теләктәшлек иткәннәр. Чөнки ул караклар Борыслан, Бузулук өязләренә барып, мордваларның, чуашларның атларын урлап, чирләүләрне талап кайталар икән. Муллалар бу эшне изге эш – кяферләр малын урлау саваплы эш-ганимәт ди булганнар. Урланган малларның итен ашарга мәҗлесләргә килгәннәр һәм каракларга фатиха биргәннәр.

Икенче шайка ярлы, урта хәлле крестьяннардан торган; алар үзләре өчен нәрсә дә булса урлауны максат итеп куймаганнар. Алар элекке Мөхәммәтшәриф ишан карашындарак. “Кешеләр байларга, ярлыларга бүленмәскә тиеш, җирләргә, урманнарга хосуси милек булмаска тиеш” дигән караштан чыгып, яңа килеп урнашкан алпавытларның йортларын яндырганнар, урып куйган игеннәрен йөзләгән кеше белән барып, төяп, сугып алып киткәннәр, Боларның ярамаган эшләре шул булган - алпавытларга ялланып эшләүчеләрне кыйнаганнар һәм башкача җәберләгәннәр. Болар авыл байларына, сәүдәгәрләргә килеп: “Башыңның исәнлегенә бер баш шикәр, бер такта чәй рәхим ит!” яки “Кара юргаңның исәнлегенә бер йөк бодай бир!” дип сорап ала булганнар. Алар мондый средстволарны күбесенчә авыр тормышка калган кешеләргә өләшкәннәр. Бу шайканың башында Җәббар Әптрие, Тешсез Зариф, Француз Галляме, Әхмәтов Шәяхмәт кебек кешеләр торганнар. Шушы группа җир алып, килеп утырган алпавытларга шәбәеп китәргә артык ирек бирмәгән. Тик соңга таба эре алпавытлар сайланып калганнар. Носов, аның кияве Жданов берничә мең дисәтинә җиргә, 3000 дисәтинә урманга хуҗа булып алганнар. Пузанов, Дворниковлар, Белов, Сафунов, Горбунов, Гобәйдуллиннар 500 - 3000 гектарга кадәр хуҗа булып алганнар.

Шушы чорда Самара губернасында ат каракларын бетерү турында хөкүмәтнең указы була. Анда әйтелгәнчә, авыл кешеләре, муллалар белән берлектә, каракларның исемлеген төзеп приговор язарга, шул приговор нигезендә, караклар судсыз-нисез кулга алынырга һәм каты сак астында, семьялары белән сөргенгә җибәрелергә тиеш булганнар.

Авыл картлары исеменнән кулаклар һәм берничә мулла, волость старшинасы Хәҗәкәй старшина (Каразиректән) 20 кешелек список төзеп, өяз исправнигына тәкъдим итәләр. Аларның бу исемлегенә ат караклары бөтенләй эләкми. Хәтта хәер сорашып тамак туйдыручы, мәчетләрдә кунып йөрүче кеше Гатиятне дә исемлеккә кертәләр. Ахмадов Шаяхмәтне, “Авыл яңгыратып җыр җырлап, хәзрәтләрнең намазын боздыра” дип, исемлеккә кертәләр. Авылда бик таза гәүдәле, күп ашавы белән “Тугыз тәбикмәк бер икмәк” дип даны чыккан Ризванов Әбүнәгыймне дә ат караклары рәтенә тезгәннәр. Аның өстенә кияргә каткан, йөз ямаулы күлмәк белән бер кат алама ыштаннан башка киеме дә, өй эчендә бер казаннан башка посудасы да булмаган. Байлар, күп ашавыннан җиксенеп, аны даими эшкә дә ялламаганнар. Әмма ул авылда физик яктан иң көчле кеше булган. Аны “Атны күтәрә” дип сөйләгәннәр. Җаббар Әптерие, Тешсез Зариф кебекләрнең урлау белән бер генә тапкыр да искә алынганнары булмый.

1882нче елның август ае. Бөтен кеше уракта, көлтә ташуда була. Авылга стражниклар килеп тула. Эштәге кешеләрне, өйләренә кайтарып та тормыйча, каравыл өенә китерәләр. Иртәгәсен 22 хуҗалыкны, барлык семья членнары белән, күп санлы атлы стражниклар авылдан алып чыгып китәләр. Үзенең җигәргә аты булганы үз аты-арбасы белән, аты булмаганы җәяүләп китәләр. Аларны Белоруссиягә илтеп, бер сазлык урынга урнаштыралар. Җирле халык аларның тамакларын туйдырган. Чит илләрнең революцион газеталарында бу хакта хәбәрләр, мәкаләләр басыла. Шулар аркасында, боларны эт (?) белән Белоруссиядән Себергә китерәләр. Билгеләнгән урынга килеп җиткәнче бер ел гомер үтә. Аларны, (“Татарка” дигән станциядән сулга борылып кереп, бер 20 километр баргач), яңа урынга урнаштырып, кыен булса да яшәрлек урын бирелә. Эшчән кешеләр тиз ныгып, урнашып китәләр. Алардан “Яңа Бәйрәкә” дигән авыл төзелә. 1928нче елга кадәр Шаяхмәт бабайның улы Нуриәхмәт безнең исемгә хат яза, безне укытучылар булып барырга чакыра иде. Әбүнәгыйм агайның кызының улы Шакиров Закир, Казанга кайтып Партия мәктәбен тәмамлагач, Ютазы районына кайтып, төрле урыннарда эшләде, сугыштан исән кайтты, күп тапкырлар бүләкләнгән иде. 1950нче еллар тирәсендә, Ютазы урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган бердәнбер улы фаҗигале һәлак булгач, Закирның үзенең дә көннән-көн сәламәтлекләре югалды. Улларының һәлакәте шулай: ул, кулына капсуль тотып, шартлаган. Ул көчле шартлый торган капсульнең каян килгәнлеген берәү дә белмәде. Әнисе судья иде.

Җәббәр Әптериенең улы Вәдигулла агай 1912нче елда Бәйрәкәгә кайтып киткән иде. Хатыны бик сагынып йөдәткәч, 1925нче еллар тирәсендә Бәйрәкәгә кайтты. Башлап колхозга керде, әтисе профессиясе буенча терлекчелек фермасында эшләп, картаеп вафат булды. Шаяхмәт бабай көйләрен әле картайгач та җырлый иде.

Шулай итеп зур алпавытлар, Бәйрәкәнең мулла, кулак һәм башка реакционерлары ярдәмендә революцион катлау кешеләренә яла ягып котылганнар. Ә ат караклары, соңыннан берәм-берәм җинаять эшендә тотылып, хөкем ителгәннәр. Сәетбаттал карак, Ширияздан мәзин, Шупохейлардан потомственный почетный дворянин Миңлемөхәммәт Аитов 1912нче елны гына хөкем ителгән. Алпавытлар иркенләп тамыр җәяләр. Иң зур алпавытлар: Носов, Ждановның управляющие Емельян Ивлев, Белов, Дворниковлар татарча бик оста сөйләүчеләр булалар.

1887нче ел җәендә Бәйрәкәлеләр үзләренең Каразирек авылы янындагы җирләренә печән чабарга баралар (1872нче елда Закаев Бәйрәкәләргә бүлеп калдырган җир). Шушы чорда Каразиректә Гыйльфан исемле бай була. Ул җәй көннәрендә ачыга башлаган халыктан бозаулар сатып ала икән дә, көзен сыерсыз кешеләргә, үсеп бозаулагач, нәселгә беренче тана бозавын үзенә калдырып, сыерны Гыйльфанга кайтарып бирү шарты белән асрамага бирә икән. Шул юл белән 2-3 сум торган бозаулар 2 елдан аның абзарына берничә йөз баш зур сыерлар булып кайталар икән. Бәйрәкәләр печән чаба торган болынга Гыйльфанның күптән күзе кызып йөргән. Ул Чәкәннән (ул чакта Кабак Чәкән дә булган) бер йөк аракы кайтартып, Каразирекнең кайбер җиңелрәк холыклы, аракы яратучан кешеләрен исертеп, печән чабучылар өстенә җибәргән: “Көйдер Бәйрәкәләрне! Яңадан монда килерлек булмасыннар!” дигән. Ул ураза чак булганлыктан, Бәйрәкәләр тамак туйдырмый гына ялга туктаган булганнар. Балталар, пычаклар белән коралланган исерекләр, ял итеп ятучыларга кисәк һөҗүм итәләр. 7 кешене суеп ташлыйлар, күп кешенең аяк-кулына, битләренә яра ясыйлар. Бу хәлне ишетеп алган Каразирекнең аек кешеләре килеп җитеп, җинаятьчеләрне аралап алып, яралыларга ярдәм күрсәтеп, Бәйрәкәлеләрнең атларын җигешеп, кайтарып җибәрәләр. Хулиганнар кулларына эләккән атларны аяк өсте килеш чалгылар белән суеп, ит әзерлиләр. Бу кешеләрнең киемнәре кеше каны һәм ат каны белән буталып пычрана. Хулиганнарның бу эшен авылның хезмәт ияләре, вак сәүдәгәрләр килештермиләр. Гыйльфан байга нәфрәт туа. Чәкән волостеның старшинасы Бәйрәкәгә килеп, Гыйльфан байны һәм аның иярченнәрен судка бирергә вәгъдә итеп китә. Гыйльфан - Бәйрәкә ишаны Габделгали Гобәйдуллинның мөриде (аңар кул биреп, ишан сүзеннән чыкмаска ант иткән кеше була). Гыйльфан бай, бик ашыгычлык белән Габделгали ишанга Бохарадан кайтарылган ефәк чапан һәм башка күчтәнәчләр җибәреп, Бәйрәкәлеләрнең судка бирүләренә каошы чыгуын үтенә. Габделгали ишан моны бик канәгатьләнү белән үти. Үзенең Бәйрәкәдәге 40тан артык мөритен Ташпулатка җыя. Гыйльфанны судка бирмәскә өнди. “Гыйльфан – минем мөридем, хак мөселман. Аны кяфер судына биреп җәзалату - зур җинаять. Әгәр гөнаһы булса, теге дөньяда Аллаһе Тәгалә үзе җәзалар”,- ди. Гыйльфан судка бирелми кала. Әмма Себердәге “Яңа Бәйрәкә” кешеләре аңар суд ясыйлар һәм Гыйльфанга җәза бирүне Җәббаров Гаптерәманга тапшыралар. Гаптерәман атка атланып чыгып чаба. Ул аты арганчы чаба да, яланда очраган икенче атка атланып, тагын чаба. Ул туп-туры Каразиреккә төнлә кайтып төшә. Үзенең кардәшләренә кереп чәй генә эчә дә, төнлә чыгып югала. Гыйльфан бай йортында өч урыннан беръюлы ут күтәрелә. Ут җил уңаеннан Гыйльфанның бөтен каралтыларын камап ала һәм берничә сәгать эчендә казыгы да калмый янып бетә. Гыйльфан өязгә жалоба белән бара. Тикшерүчеләр килә. Каразиректә берничә урында: “Әгәр Гыйльфаннан алган бозауларыгызны аңар сыер итеп кайтарып бирсәгез, барыгызны да кызыл үгез сөзәр”,- дип язылган язу ябыштырылган була. Гыйльфанның бу өмете дә югала.

Икенче елны урак өстендә Габделгали ишан йортында урам буендагы сарай артыннан ут күтәрелә. Ишанның барлык милке янып бетә. Ишан үзе абыстай белән хуторга киткән. Ул көнне йорттагы бер кеше дә калдырылмый “урак бетерешкә” хуторга җибәрелгән булганнар. Ике кыз бала: 7 яшьлек Мөкәррәмә белән 6 яшьлек Мөкәммәлә янып көл булганнар. Ут төртүчеләрнең кемнәр икәне билгеле булмаса да, муллалар, ишанның мөритләре, аңлырак катлау, урта хәлле, ярлы крестьяннарга карата дошманлык саклап йөргәннәр. Активрак кешеләрне кара груһлар “Надан халык – кара сарык” дип атаганнар.

XIX гасыр азакларында Бәйрәкә мәдрәсәсендә укучылар саны 700гә җиткән. Әмма анда Бәйрәкә крестьяннарыннан укучылар булмаган. Булса да, берничә генә кеше, кулак, мулла яки мөритләр балалары гына булган.

Бәйрәкә мәдрәсәсенә яңалык кертүдә Гобәйдуллиннар теш-тырнаклары белән каршы торганнар. Ул заманда Бәйрәкә крестьяннары балалары мәдрәсәдә уку өчен бик күп акча кирәк булган. Крестьян балаларыннан булган 3-4 укучы җәй көннәрендә акча эшләп кайту өчен Оренбург шәһәренә бара торган булганнар. Алар анда байларның йон юдыру эшендә, юл төзәтүдә эшләгәннәр. Алар, кыскасы, нинди сезонный эш туры килә, шунда эшләгәннәр. Тормышлары авыр булган. Акча җыйнау бик кыен булган. Шулай да алар шәһәр тормышы белән таныша алганнар. Тыштан гына булса да, рус мәктәпләре тәртибен күргәннәр. Шундыйлардан Сабит Вәлиәхмәт улы Рәхимов, Җәлалетдин Җәмалетдин улы Сираҗев, Яхин Ильяслар. Алар үзләре башлап яңача укуга нигез салганнар. Моңарга Сабит Рәхимовның этисе Китапчы Вәлиәхмәтнең Каюм Насыйри белән якын гына кардәш тиешле кеше Закир Һади ага белән таныш булуы да йогынты ясаган. Бу кешеләр укучыларны классларга бүлеп, грамотага өйрәтә башлаган. Үтә реакцион хәлфәләр: Мөнир Вахиди, Шәмсельманый Вахиди, Кара Мофаздал кебек кешеләр. Яңалыкчыларны кыйныйлар, аларга пычырак кушаматлар тагалар. Шулай да шәкертләр арасында яңалык тарала. Мәдрәсәгә әтисе Габделгали ишан урынына хуҗа булып килгән Мәсгут Гобәйди – отставкадагы офицер, реакционерларга кискен каршылык күрсәтмәсә дә, яңалыкка да бик ачык каршы тормый. Шулай да мәдрәсәне алдынгы булып тәмамлаган Сабит, Җәләй, Ильясларны укытучылар итеп калдырмый. “Дегетче Җамай, пыяла күз Вәлиәхмәтләрнең халык арасында абруйлары түле (?) юк”,- дип карый. Әмма шәкертләр, протестовать итеп тарала башлагач, ислахчыларны читтән эзләп китерергә мәҗбүр була. Сабит Рәхимов, чит илгә барып кып кайткач та, Гобәйдуллиннар аны Бәйрәкә мәдрәсәсенә укытучы итеп алуга каршы чыгалар.

1896нчы елга кадәр Бәйрәкәдә урамнар булмаган. Бер-бер усадьба бишәр, унар, хәтта аннан да күбрәк хуҗалык яшәгән. Кайбер йортларга керү өчен унар кешенең йорт җирләре аша узып йөрергә туры килгән. Бу хәл каралты тирәсе хуҗалыгын тотарга, бакчачылык һәм яшелчә үстерү белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирмәгән. Бер җирдә пожар чыкса, бөтен авылга җәелә икән. Пожардан сакланып, җәй көннәрендә старосталар авылдагы барлык мунчаларны 15нче марттан 15нче октябрьгә кадәр сургучлап тотканнар. Авыл халкы 6-7 ай буена мунча керүдән дә мәхрүм ителә икән. Шундый шартларда хуҗалыкларда бәрәңге үстерү дә мөмкин булмаган.

1896нчы елда Бәйрәкә крестьяннарыннан бары ике генә грамотный кеше булган – Вәлиәхмәт Әхмәтҗан улы Рәхимов һәм Нәбиуллин Газизулла. Болар да грамотага мәдрәсәдә белем алып түгел, үзлекләреннән укып өйрәнгәннәр. Алар ятим малайлар булып үскәннәр. 1896нчы ел башында Вәлиәхмәт белән Газизулла авылны урамнарга бүлеп, исемлекләр төзиләр. Үзләре планлаштырган урамнарга башлап үзләре күчеп утыралар. Бу хәл авылның реакцион кулакларына, муллаларына бер дә ошамый. Алар бу эшне “чукындырырга әзерләү” дип карыйлар. Алар Вәлиәхмәт белән Газизулланы ишан хәзрәткә әләклиләр. Ишан хәзрәт: “Монафикъларны халык җыенына чакырып, кыйнап, тәүбә иттерегез. Андый гөнаһ эшләгән өчен үтерсәң дә, гөнаһасы юк, тик тәннәреннән кан гына чыгармагыз”,- ди. Бер мөритнең улы Габдерахман Гыймас дигән шәкерт моны Вәлиәхмәт улы Сабитка әйтеп сала. Бу хакта төрле кешеләрдән ишетелә башлый. Вәлиәхмәт белән Газизулла күптән түгел Мәккәгә бер хаҗ кылып кайткан Хафиз хаҗи дигән кешегә мөрәҗәгать итәләр. Хафиз, тормышы буенча кулак булса да, Мәккәгә бару юлларында күп нәрсәләр күргән, заманына күрә прогрессив кеше булган. Ул, ишан хәзрәткә үзе килеп: “Авылны урамнарга бүлү бик кирәк эш, саваплы эш. Мәккәдә дә урам-урам булып утырганнар. Урамнарга хәзрәти Гали, Гомәр, Госман кебек сәхабәләр исемнәре кушылган”,- дигән. Ишан: “Аларның чукынасылары гына калган икән”,- дигән. Әмма Хафиз аңар бик ныгытып аңлаткач, урамнарга күчерергә ризалашкан. Беренче тапкыр төзелгән урамнарга халык бердәм күчеп утыра алмаган. Алар ике, өч усадьбага бер йорт булып утыра башлаган. Моны Зәй буендагы күчеп килеп утырган украиналылар авылына охшатып, “Хохол урамнары” дип йөргәннәр. 1914нче ел сентябрендә Белоруссиядән килгән Беренче дөнья сугышы качакларын да: “Әнә, сезнең үз урамыгыз – хохол урамы” – дип, хәзерчә Пушкин урамына китереп тутырдылар. Ләкин 300 семьядан торган белоруслар ике урамга гына сыймадылар, соңыннан башка урамнарга да таратылдылар. Бу качакларга (эвакуированныйларга) патша хөкүмәте бертөрле дә ярдәм күрсәтмәде, җирле власть органнары да аларга эш тә бирмәделәр. Бичаралар авыл арасында хәер сорашып тамак туйдыра башладылар. Әмма бер-ике айдан алар бу теләнүне бетерделәр. Хатын-кызлар җеп эрләп, киндер сугарга бик осталар икән. Ирләр арасында бик яхшы столярлар, пычкы белән такта яручылар бар икән. Алар киндер суга торган станоклар, җеп эрләү машиналары ясадылар. Белоруслар бик тиз татар телен өйрәнделәр. 1915нче ел язында инде яшьләр безнең белән шаулашып татарча сөйләшәләр. Без – балалар, үсмерләр – бер ата балалары кебек уйныйбыз, урманнарга барабыз. Алар безне гөмбә ашарга өйрәттеләр. Аңарчы бездә гөмбә ашау харам санала иде. Кышкы озын кичләрдә яшьләр аулак өйләргә җыелалар. Яшьләр монда да былама булып йөриләр. Торган саен милли аерма бетә бара. Белоруслар безнең гармончыларга авыз белән көйләп күрсәтеп, бию көйләре “Казачок”, “Краковяк”, “Комаринский” һәм башка шундый көйләрне өйрәттеләр. Белорус кызлары безнең татар көйләрен өйрәнеп җырлыйлар иде. Әмма мөселман динчеләре бу ике милләт кешеләренең кушылуыннан коточкыч куркалар. Төнге урам каравылчылары егет белән кызның озатышып йөрүенә кискен чик куялар. Үз чиратында христиан динчеләре дә яшьләрнең “бусурманлашуыннан” куркалар иде. Хәтта авылда яшәп килгән Русско-татарская школага да 16-17 яшьтәге берничә малайны гына җибәрәләр иде.

1918нче ел апрелендә алпавытлар җирләре крестьяннарга бүленгәндә, качакларга да җир бирергә дигән фикерләр булган иде. Бу фикерне җыелышта Волостной Хәрби революцион комитет председателе Вәли Җәббаров әйткән икән. Әмма аңар күпләр каршы кычкырган: “Хахулларга чиркәү дә кирәктер. Таш мәчетне аларга бирмисеңме тагын?” – дигәннәр ачу белән. 1921нче ел җәендә ТАССР хөкүмәте аларны туган илләренә кайтарып җибәрүне оештырды. Байтагысы поезд белән киттеләр. Кайберәүләр үзләренә ат-арба юнәтеп, ат белән киттеләр.

1904-05 елда рус-япон сугышы булды. Бәйрәкәдән 300 солдат алынган булса, аларның 96сы бергә кайтырга чыкканнар. Фронтларда үлеп калучылар да байтак булган. (Безнең күрше Хәсәнов Сәетбаттал агай фронтта һәлак булган. Өч баласы, Фәйрүзә апа ятим калган. Аларның бер генә тәрәзәле бик кечкенә өйдән башка нәрсәләое юк. Өлкән кызы Миңнеҗиһан апа Мирзай мәзин һәм Зәки муллада йорт эшләрендә йөрде. Мирсәет һәм Габсаттар исемле ике улы кече яшьтән батрак булып үстеләр. Мирсәет абый һ919нчы ел җәендә Кызыл Армиягә алынган иде, 1010нчы елда Кырым өчен сугышларда геройларча һәлак булган. Габсаттар агай коммунист иде. “Баланлы” колхозы оештырды һәм 1941нче елгы Ватан сугышына кадәр аның председателе булды. 1941нче елда Ватан сугышына китте һәм фашист илбасарларга каршы сугышларда һәлак булды. Безнең мәктәптә укып чыккан кызы Фәүзия Урта Азиядә бер министрга тормышка чыккан дип ишеткән идем. Миңнеҗиһан апа Кәрәкәшледә тормышта иде. 1986 елда вафат. Кызы Рабига Зарипова Бәйрәкә больницасында медсестра булып эшли.

Япон сугышында һәлак булучыларның барысының да тарихлары шундый. Патша хөкүмәте Ватан өчен һәлак булучыларга, аларның семьяларына бертөрле дә ярдәм күрсәтелмәде. Сәетбаттал гаиләсенең бер җире дә, хәтта бәрәңге бакчасы да юк иде.

XIX гасыр ахырында – XX гасыр башларында авыл кулаклары тагын да тизрәк үсеп китәләр. Бигрәк тә ростовщиклар Галиев Габдерәхим, Фазлуллин Файзулла, Мусин Габдерахман, Горбунов Степан, Хәмидуллин Җиһангир, Гыйбадуллин Юныс, (Кыйпи), Исхаков Шәриф, Кәримов Садыйк, Мусин Исхак, Мусин Искәндәр һ.б. Зур алпавыт Жданов Бәйрәкәнең дүрт кешесенә 400 дисәтинә җирне бушлай бирә: алар – Гыйбадуллин Юныс, Шәрипов Латыйп, Әптекашов Латыйп, Шәфигуллин Заһидлар. Болар – җирләрнең алпавытлар кулына күчүенә ярдәм иткән кешеләр булганнар. Әмма 1905нче ел узып киткәч, чирәм җирләр эшкәртелгәч, куаклыклар чистартылып сөрү җиренә әйләндерелгәч, алпавыт Жданов ул җирләрне үзенә кайтарып алган. Ростовщиклар турында аңлатма бирик: бу кешеләр көзге якта үз кләтләренә икмәк сатып алып җыялар. Әйтик, арышның потын 15-20 тиеннән алалар; кыш үтеп, яз җитә башлагач, ярлы крестьяннарның күбесенең икмәге бетеп китә. Бу вакытта элек ростовщик икмәкне бер сумнан сатып бара. Көз көне крестьянга икмәкне арзанга сатарга власть органнары мәҗбүр итәләр. Алар 1нче октябрьгә налогларын, страховойларын түләп бетерә алмагач, кешегә опискә керәләр дә, аның иң кирәкле нәрсәләрен: сыерын, самоварын, түшәк-ястыкларын, кием-салымнарын алып чыгып, “торга” белән арзан хакка саталар. Бу инде крестьян агайны тәмам бөлдерүгә китерә. Бу – капиталистик җәмгыятьнең төп законы. Капиталистлар әнә шул бөлгән крестьяннардан арзанлы эш көчләре оештыралар. Бу процесс Бәйрәкәдә дә шулай барды. XIX гасыр ахырында авылдан йөзләрчә кеше Петербург, Екатеринбург, Уфа, Самара һәм башка шәһәрләргә китеп эшкә урнашканнар. Баку һәм Төньяк Кавказ нефть промыселларында күп кеше, Себер тимер юлы салуда да җәйге сезонда күп кеше эшләгән. Бәйрәкәнең үзендә дә 300гә якын атсыз кеше барлыкка килгән. Алар ун мең дисәтинә җирдә иген игүче алпавыт хуҗалыкларында. Күбесе көнлекчеләр булып эшләгәннәр. Авылда 170 кешенең торырга үз өе булмаган. Алар байларның мал өйләрендә һәм урта хәлле кардәшләрендә өйдәш торганнар. Өйдәш тору, яшәү болай да бик нык таралган. Чөнки кыш чыгарлык утын булмаганлык, кышлык өчен ике семьяның, кайчакта өчәр семьяның да бергә җыйналып торуы күп булган. 1904-05 елгы Япон сугышы тәмамлангач, солдатларны кайтара башлаганнар. Бәйрәкәләрдән 96 запасной солдат бер эшелонга эләккәннәр. Әмма Читага кайтып җиткәч, аларга айдан артык тукталып торырга туры килгән – тимер юлчыларның забастовкасы бара икән. Башта начальство солдатларның кайта алмый ятуы өчен эшчеләрне гаепләп сөйләгәннәр. Әмма комитеттан вәкил килеп, солдатларга эшнең нәрсәдә торганын аңлатып биргәч, солдатлар да демонстрациягә чыккан эшчеләргә кушылганнар. Бәйрәкәләр вагоннарына да патша хөкүмәтен бәреп төшерергә кирәклеге турында прокламацияләр ябыштырылган забастовка ясаган. Эшчеләрдән көн саен вәкилләр килеп, аңлату эшләре алып барганнар. Ниһаять, соры шинельле солдатлар Бәйрәкәгә кайтып төшкәннәр. Авылга кайткан башка солдатлар да күп булган. Әмма бу 96 солдат, башкаларга кушылмастан, үз араларыннан Вәли Җәббаров дигән солдатны җитәкче итеп сайлаганнар.

Вәли ага Җәббаров: “Мин большевиклар, социаль-демократлар дигән исемнәрне башлап Читада ишеттем. Ә инде 1907-12 елларда большевиклар белән Саратовтагы политик төрмәдә утырганда таныштым һәм Ленин исеме белән дә шунда таныштым”,- дип сөйли иде. Ул әле Волисполком председателе булып эшләгән чакларында Лениннан цитаталар китереп сөйли һәм кайвакытларда Володя Ульянов дип тә ычкындыра иде. Бу инде аңар Ленин белән якыннан таныш булган дусларыннан йоккан булса кирәк. Вәли агай үзе дә “Володя” дигән исемне бик яратып, хөрмәтләп, якын итеп әйтә торган иде.

Солдатларның таләбе буенча, Вәли ага җир һәм урман сорап Бөгелмәгә бара. Анда начальство башта: “Ашыкмагыз, җир дә, урман да бирелер. Ул турыда манифест чыгачак” дип ышандыра. Вәли Җәббаров өяз шәһәрендә үзе кебек авыллардан вәкил булып килгән кешеләрне көн саен очрата. Сөйләшәләр, фикер туплыйлар. Камил Якуб туган авылдан килгән вәкил: “Коралга тотынырга кирәк! Барлык крестьяннар бердәм күтәрелсәк, барыбызны да атып бетерә алмаслар”, - ди. Чәкәннән Шитов та шундый фикердә тора. 1906нчы ел март тирәләрендә Җәббаровны Земская управага чакыралар. “Юан-юан кешеләр мине үгетләргә керештеләр: “Без сиңа 100 дисәтинә җир бирәбез. Кирәкле кораллар, тарту көчләрен дә кызганып тормыйбыз. Фәкать син крестьяннарга ходатай булып йөрүеңне ташла, ул сине яхшылыкка алып бармас”,- диләр Җәббаровка. Җәббаров: “Минем үзем өчен берни дә кирәкми. Мин тимерче малае, тимерче. Мине халык сайлады”,- ди.

Шушы вакытта авылда Вәли Җәббаров һәм аның фикердәшләренә каршы кулаклар, дин әһелләре оешалар. Бәйрәкәнең һәм якын-тирәдәге 38 авылның муллаларына башлык итеп билгеләнгән (“Михтаб ахун”) патша офицеры Мәсгут Гобәйдуллин контрреволюциянең башында тора. Ул патшалыкны гына, тәртипләрне яклап авыл муллалары арасында лекцияләр укый. Гобәйдуллин чын монархист була. Гобәйди ягында торучылар: Әптекашов Латыйп, Мусин Гаптрахман, Исхак Шәрибе, Вәлиев Хафиз, Латыйпов Харис (сатучы), Хәлиуллин Җиһангир (Чапчак Җиһангире), Шәфигуллин Заһит, Заһитов Аит, Габделхаков Мансур, Баязитов Гыйззәтулла, Фазулла бай һәм улы Фәйзулла, Әбүбәкеров Фәһим, Әхмәтянов Садыйк, Кәримов Садыйк, Аитов Миңлемөхәммәт, Гыйбадуллин Юныс, Ганиев Нигъмәтҗан, Мусин Искәндәр, Гайсин Габделәсалик, Гаффаров Әхмәтша (Анарай), Әхмәтшин Сәетгәрәй (Куптарай), Дәлиев Нәфикъ (Калаччы), Горбунов Степан, Горбунов Василий (сатучылар) һәм башкалар. Шушылар өстенә 9 указной муллалар, 10 -15 мәзин, бер сукыр казый.

1906нчы ел башларына өяздә крестьяннарның кораллы күтәрелешкә оеша башлавы сүрелә башлый. Кораллы күтәрелешне яклап килгән “Әби” авылы кешеләре (Камил Якуб туган авыл) башлап “Коралга тотыну куркыныч”,- ди башлыйлар. 1905 ел көзендә Бәйрәкәләр дә корал әзерләп карыйлар. Миршәриф Насыров ау мылтыклары ясый. Галиев Шәриф (Яңа Шәрип) үзенең фронттан алып кайткан абрезны итәк астыннан гына тагып йөри. Әмма ул абрез да япон винтовкасының көпшәсен генә кисеп ташланган, аңарда бер төрле дә патрон булмый. Вәли абзый аңар: “Бу нәрсәне лутчы юк ит. Моның белән эләксәң, үзебезне япон шпионнары итеп атып бетерерләр” дип әйттем”,- ди иде. Бөгелмәдәге хәрби складның кайдалыгын беләләр. Әмма ул складны кулга төшерү турында киңәшә башлагач, күп кеше каршы килә. Баштарак бик дәртләнеп йөргән Шәвәли Вәлиев тә коралга тотынудан кул селти. Ул – фронтта күрсәткән геройлыклары өчен Георгиевский крест, медальләрнең бөтен комплекты белән бүләкләнгән кеше. Авылда рус телендә көндәлек газеталар укып баручы кеше – Мәсгут Гобәйдуллин. Ул муллалар, хәлфәләр аша революциянең җиңелүе турында фикерләр таратуны дәвам итә.

1906нчы елның язы. “Болай соранып йөреп эш чыкмас”, - ди Җәббаров. – Кулдан килгәнне эләктерә торырга кирәк”,- ди. Ждановның “Урманай болагы” дигән, әле күптән түгел урман төпләп чәчүлеккә әйләндерелгән җиреннән 96 дисәтинә җирне 96 солдатка бүлеп бирә. Ждановның управляющие Емельян Ивлевка: “Миңа Бөгелмәдә Земская управа җыелышында рөхсәт иттеләр”, - ди. Җәббаровны Земский начальник чакырткач та: “Үзегез миңа 100 дисәтинә җир бирергә вәгъдә иттегез ич”,- ди. Ивлев, Җәббаровка белдерми генә “Арендага бирелде” дип язып куя, чөнки аңа Петербургтан хуҗа Жданов: «Әгәр Бәйрәкә татарлары минем милкемә ягылалар икән, мин аларны кырдырып бетерермен, сине эштән куармын. Бәйрәкәнең бер татары минем бер чыбыгыма да тормый”,- дип язган була.

Солдатлар Җәббаровны әледән-әле Бөгелмәгә ходатай итеп җибәрәләр. Ул өяздә эшләрнең барышы белән таныш. Ул кемнәндер “Өч көнгә урман кисәргә манифест чыккан” дигән хәбәрне ишетеп кайта да, солдатларга хәбәр итә: “Әйдәгез, бердәм булып өч көн урман кисәбез”,- ди. (1925нче елда җәйге каникулга кайткач, миңа Вәли ага Җәббаров белән сөйләшеп утырырга туры килде. Ул 1906нчы ел вакыйгалары турында миңа элек тә сөйләгәне бар иде. Бу юлы мин аннан тулырак мәгълүматлар язып алып, Казанга Һади Такташка адреслап җибәрдем. Такташ аны Галимҗан Ибраһимовка тапшырган. Галимҗан Ибраһимов август башларында мине чакыртып алды һәм: “Сезнең язу буенча, бу безгә моңарчы билгеле булмаган революцион көрәш. Әмма нәрсәне дә булса тарихка кертү өчен памятниклар, шул заманнан калган язма материаллар кирәк. Шуның өчен, архив материаллары белән танышу өчен без Самарага экспедиция җибәрдек”, - диде. Шуннан күпмедер вакыт үткәч, Г.Ибраһимов мине тагын чакыртып алды һәм: “Сезнең язмалар архив материаллары белән расланды. 1882нче елгы хәрәкәтләр турында патша властьлары “ат караклар шайкасы” дип бәя биргәннәр. Яхшылап тикшерегез. Әгәр алары да революөион дип табылсалар, Бәйрәкәне “революцион хәрәкәтләр бишеге” дип санарга була. Җәббаров агага минем сәламне тапшыр”,- диде. Шуннан соң “Бәйрәкә вакыйгалары” турында күп мәкаләләр язылды, “Кызыл Татарстан”, “Совет әдәбияты” журналында басылып чыкты. Профессор Хөсәен Хәсәновның “1906-1907. Революционное движение в Татарии» дигән китабында зур урын бирелгән. “татарстан тарихы” китабында да зур урын алып тора.

Бәйрәкәдәге 1906 елгы вакыйгалар күп кешеләр тарафыннан күп тапкырлар кабатланган. Аны тарихчы галимнәр “революцион хәрәкәт” дип таптылар. Тик аны жандармнар материалларына таянып язучылар бераз ялгышкалаганнар. Мәсәлән, жандармнар «Өч кенә кеше үлде” дип, урманда үлеп калган кешеләрне генә санаганнар; өенә кайтып җитеп үлгән Баһаветдин Исламовны чутка тыкмаганнар, каты кыйналудан озаклап ятып үлгән кешеләр турында сүз дә юк.

1906нчы елдан соң Бәйрәкә кешеләре ике политик катлауга бүленә:

1) Вәли Җәббаровларга ияргән ярлы һәм кайбер урта хәлле крестьяннар. Алар алпавытларга, патшалыкка дошман булып калдылар;

2) Алпавыт Гобәйдуллиннар һәм ишанның мөритләре, “Гобәйди” мәдрәсәсендә укып чыккан шәкертләр, муллалар, кулаклар, хәлфәләр. Алар Җәббаров ягындагы кешеләрне “кара йөрәкләр”, “кара груһлар” дип атадылар. Килеп чыккан җитешсезлекләрнең барын да Вәли Җәббаров һәм аның иярченнәреннән күрәләр иде. 1914нче елгы сугыш кузгалгач, Бәйрәкәдән бер көнне 510 солдат чыгып китүне дә Җәббаровтан күрделәр. Җәббаров турында “Ул татарның Гапоны, коралсыз халыкны солдатларга каршы котыртып алып барган” дигән сүз иң әшәке җинаять. Иж явыз котрреволюционерлар гына мондый сүзне әйтергә батырчылык итә ала. Җәббаров, Миршәриф Насыров, Вафин Сөнгать, Габдерәхимов Габделгалиләр судка кадәр ике ел ярым следственный төрмәдә утыралар. Сорау алулар, куркытулар юлы белән аларны “Без гаепле” дип әйттерергә тырышалар. Вәли Җәббаров “Без гаепле” дими. Киресенчә: “Безгә аткан, безнең Георгиевский крестлар белән бүләкләнгән иптәшебез Вәлиев Шәвәлине атып үтергән жандармнар гаепле”,- дип бара. Шуның өчен аларны суд икешәр елга хөкем иткәч, судка кадәр каты сак астында утырган ике ел ярым елларын исәпкә алмыйлар. Төрмә срогын тутырып чыккач та, Җәббаров, Насыйров, Вафин, Гаптерәхимов, Габдуллин, Мәҗитов, Хәнипов, Мөхәммәтҗанов бары 8 кешене полиция күзәтүе астына тапшыралар. Әхмәдиша хәлфә, Фәхертдин мулла һәм аларга ияргән Шәриф хәлфә дөньяга мунча төнлегеннән генә карап торганнар шикелле.

Социаль-демократик большевиклар партиясенең башлангыч оешмасы Бәйрәкәдә булган. Ул бик нык яшерен булуы аркасында һәм анда чекист булып торган кешеләрнең гражданнар сугышына китеп һәлак булулары һ.б. сәбәпләр аркасында яшерен оешманың документлары безнең чорга килеп җитә алмаганнар. Ул оешмада торган Чәкән гражданы Шитов 1925нче елда Италиядә Торгпред булып эшләгәндә вафат. Бәйрәкә белән Чәкән бер оешма булып, Чәкән ягындагы бер бояр хуторында урнашкан. Ул чагындагы партия члены Исхак Даимовның әйтүенә караганда, Әпсәләмов, Галиев, Вахитов фамилияле кешеләр булганнар... Миңа аның белән ярты гына сәгать сөйләшергә туры килде (1929 ел Казан вокзалында). Истәлекләрне язучылар авылда булган экономик, политик үзгәрешләрне бөтенләй читләтеп үтәләр, яки алар аны белмәгәннәр. Бәйрәкәдә рус-татар мәктәбе ачылуга М. Гобәйдуллин инициативасы итеп күрсәтелә. Бу дөрес түгел. М.Гобәйди бу мәктәпне салдырмас өчен дә каты көрәш алып барган. “Ата-бабаларыбыз күмелгән зират янына рус мәктәбе салу дөрес түгел” дигән фикерне тараткан. 1912нче елда Бәйрәкәдә беренче сельпо, «Ист…… малчылар җәмгыяте» оештырыла. Самарадан вәкил булып килгән революционерлар өйрәтүе буенча, Сафа Диаров, Камалетдин Ибраһимовлар башлап йөриләр. Аларга Даишевлар юл күрсәтәләр. Сельпо оеша. Әмма аңа лаеклы магазин табылмагач, Гобәйдуллиннарга мөрәҗәгать итеп, аларның магазиннарын биреп торуны үтенәләр. Гобәйди магазинны вакытлыча биреп торырга өч төрле шарт белән риза була: 1)Гобәйдиләр магазинындагы барлык товарларны сельпога күчерергә (ул товарлар 10 ел буена сатылмый яткан булалар); 2)магазинга сельпо вывескасы куймаска, искечә аны “Хәзрәт кибете” дип йөргәннәр; 3)магазинга баш сатучы итеп “Хәзрәт кибете”нең элеккеге баш приказчигы һә управляющие Гыйззәтулла Кәримовны куярга. Сельпо буржуаз сельпо була, аннан килгән доход пайчылар арасында бүленә. Пай взносы кешенең хәленә карап, 5 сумнан 125 сумга кадәр була. 125 сум пай взносы булган кеше 5 сумлы пайчыга караганда 25 өлеш аргыграк доход ала. Шулай да сельпо авыл сәүдәгәрләренең халыкны теләсә ничек талауларына бераз чик куя.

Һ1912нче елларда Бәйрәкәдә вак бурыч ширкәте “Столярная школа” ачыла. Земство тарафыннан 2 катлы амбар салына. Русско-татарская школа (3 класслы), “Бурыч” ширкәте һәм “Столярная школа” өчен земство тарафыннан бик зур агач бина салына. Алар бик ашыгыч, 1912 ел җәенә салынып бетәләр (Романовларның 300 еллыгына карата). Ул бина хәзерге мәктәп бинасыннан бераз төньяк-көнбатыштанрак зират буйлап 2 катлы амбарга кадәр сузыла иде. 1916 елда янды.

1913нче елда Бәйрәкәдә умартачылык ширкәте оештырылды. Аны Сабит Рәхимов, Фәрухша Рәхимов, Газый Камалов (Баулыдан), Хөсәен Әминовлар умартачылар булып эшләделәр (Х.Әминов әле исән, Урыссу эшчеләр поселогында, 90 яшендә). Ширкәткә ул чактагы күп умарталы урта крестьяннар Әминов Хәсән, Зарипов Мөэмин, Кыек Фәрхетдин кебек кешеләр умарталарын биреп керделәр. Ширкәткә Урыссуы һәм ба шка якын-тирә авыллардан умарталарын биреп керүчеләр булган. Мин Сабит абзый Рәхимовның Башкириядән коры гына такталар кайтартып, мастерской школада умарталар сатып йөргәнен хәтерлим. Умарталарны куярга Бәйрәкә җирендә урын булмый. Әрчү тирәсенә куярга Вәхиди муллалар каршы килде, чөнки Хөррит тукталышындагы түгәрәк урман Сәлахи мулла уматалыгы иде. Яманурда буенда Мөсә..... Гобәйдиләр умарталыгы. Хәзерге Хөррияттән көнбатышта Жданов умарталыгы, башка урманнар да Ждановныкы. Жданов умарталыгында Шәйхи Ибәтов дигән кеше эшли иде. Революциядән соң ул Бәйрәкә 7 еллык мәктәбенә җыештыручы булып керде һәм ШКМ (школа крестьянской молодежи) оешкач, мәктәпкә умартачылык кертте. Оста умартачы иде. Умарталар санын 40 башка җиткерде. Урынына Газиев Мансур калган иде. Ул да яхшы умартачы иде. 1941 елда фронтка китте, умарталар “Янган чөгермәк” дигән җирдә хуҗасыз калганнар. Мансур фронттан авырып кайткач, аннан исән калган 16 баш умартаны мәктәп бакчасына кайтарып, подвалга урнаштыра да, тагын фронтка китә. 1943 елда, Гыйльметдинов директор чагында, без ул умарталарны баздан чыгарып, “Авангард” колхозының Әрчүдәге умарталыгына илтеп тапшырган идек. Баштарак умарталарны карауны үземә тапшырганнар иде. Әмма мин бушый алырлык түгел иде, мәктәпкә печән чаптырасы, урман кистереп ташытасы, ремонт ясатасы һ.б. Аннары классым колхоз кырына урып-җыю эшләренә чыгып киттее. Умарталарны 1946 елда БАССРдан килеп, директор булып торган Әфләтунов бетерде. Кортсыз калган 15 баш умартаның капкачларын ачып ташлап, кар астына ташлаганнар, алар шунда череп беткәннәр.

1917нче ел Февраль революциясе һәм вакытлы хөкүмәт чорлары. Патша төшерелүен ишеткәч тә Бәйрәкә мәдрәсәсенең башка авыллардан килеп укучы өлкән шәкертләре укытучылары Әхмәдиша хәлфә, Садрислам Тулбаев, Хөснулла Хәйруллин, Мөэмин Мостафин һ.б. җитәкчелегендә дүртәр рәтле колонна булып (70ләп кеше) җырлап, зиратны урап йөрделәр. Җырлары: “Әйдәгез, әйдәгез, и Туганнар! Әйдәгез, берләшик мөселманнар! Кычкырыйк дөньяга ирек авазын! Яшәсен хөррият, яшәсен!” Аны “Марсельеза” көенә җырладылар. Бу инде шәкертләр арасында күптән хәзерләнгән булырга кирәк. Җәйгә чыгу белән фронттан солдатлар кайта башлады. Кайберләре корал белән кайталар иде. Хәтеремдә әле: без - мәдрәсәдә имтихан – хәзерге мәктәп урынында туктап калдык. Мөсәгыйть Гобәйди капкасы төбендә шау-шу бара. Кайбер кешеләр, мәчет капкасы төбендә туктап, теге шаулашкан толпаны күзәтәләр. Шунда бер карт: “Элек Яппар Вәлик халыкны котыртып, авылны яфага салган иде. Хәзер Мөгелсем карчык Әбелкәрәме, солдаттан кайтып болгата башлады”,- ди. – Анда Әбелкәрәм күренми әле”,- ди. Икенче берәү: “Үзе анда булмаса да, аның котыртуы инде ул. Халык җыелган бер җирдә, базар дип тормый, ни дип тормый, тотына сөйләргә: “Байларны, муллаларны бетерәбез!” дип кычкыра башлый. Бертуган агасы Зәки мулланы “Буржуй!» дип сугып еккан бит ахмак. “Бу мәдрәсәдә укуны ташлагыз!” дип шәкертләрне котыртып йөри икән ахмак!..”-ди.

Эш болай булган: күптәнге гадәтләре буенча, Гобәйдуллиннар кыш буена җыелган пычракларын үз турларындагы сасы елга бозы өстенә төшереп өйгәннәр. Янәсе, ташу алып китәр әле! Әмма ул елны ташу булмады. Пычраклар сасып, тирә-юньдә яшәүчеләрдә нәфрәт тудырганнар. Өстәвенә Мөхсин Гобәйди улы Мөҗәһитнең Милли Шура җитәкчесе булуына таянып: “Сасы исне яратмасагыз, сез аны кырга чыгарып түгегез!” дип әмер бирә икән. Талаш зурга киткән. Мөхсин һәм Мәсгут Гобәйдуллиннар Бөгелмәгә, Вакытлы хөкүмәтнең Милли Шура җитәкчесе Мөҗәһит Гобәйдуллинга: “Бәйрәкәдә Яппаровлар баш күтәрә!” дип хәбәр итәләр. Бәйрәкәгә Милли Шураның мөселман солдатлардан гына торган бер взвод солдаты килеп төшә. Командирлары акгвардияче Гаяз Исхакый энесе Закир Исхакый була. Ул хәзерге мәктәпнең төньягына авыл халкын җыйдыра. Үзенең речендә Күктәкә, Манкул, Урсай авылларында фетнәчеләрне бастырып кайтуы белән мактана. Вакытлы хөкүмәткә каршы чыгарга котырткан кешеләргә 25әр чыбык сугып, “халыкны” тынычландырганнар икән. Исхакый: “Сез безгә котыртучыларны Вәли Яппаров, Кәрәм Мусин, Гариф Зарипов, Закир Хәбипов, Шакир Сәгыйтов һәм башкаларны тотып бирегез. Без аларга сәясәтне аңлатырбыз”.- ди. Исхакый зиратның төньягында җыелып алып барганда, Вәли Җәббаров, Хәсән Байтәүкаловлар зиратның таш мәчет ягындагы очына кораллары белән кайткач, 70ләп солдатны җыеп, коралсыз халык белән аралаштырып, мәдрәсә ишек алды аркылы килеп чыгып, Милли Шура отрядын урап алалар. Закир Исхакый юкка чыга. Ул мәчеткә кереп качкан икән. Бәйрәкә солдатлары күпчелек була. Исхакый солдатларын коралсызландырып, зиратка алып кереп, кыйный башлыйлар. Ул арада ашыга-кабалана Мәсгут мулла килеп җитә. Ул ике якны да үгетли: “Бабайларыбыз кабере өстендә мөселман каны түгә күрмәгез!”- ди. Милли Шура солдатларын тентеп, патроннарын алгач, винтовкаларын биреп, Бөгелмәгә кайтарып җибәрәләр. Октябрь революциясеннән соң 1920нче еллар тирәсендә Закир Исхакый Кантон башкарма комитетының сәламәтлек саклау бүлеге мөдире була.

1921нче ел җәе Бәйрәкәдә холера, ваба чире тарала. Көн саен 100-150 кеше үлеп тора. Халык паникага бирелгән. Ашлыклар булмады, алабутаны да күп кеше җыя алмый. Шушы вакытта Кантон җитәкчеләреннән берәү Исхаковка: “Бәйрәкәгә холерадан саклану чараларын өйрәтергә хоть берәр фельдшер җибәрергә иде”- дигәч, Исхакый: “Бәйрәкәләр үзләре дә бик күп беләләр...”- дип көлә генә. Нәтиҗәдә, беркайда да булмаган һәлакәтле үлем - 3 ай эчендә 2500 кеше гүр иясе була. Олы зират тулгач, яңадан 5 урында зират ясала.

Кәрәм Мусин турында. Ул Искәндәр Мусин (бай сәүдәгәр), Зәки Мусиннарның үги энеләре. Исхак үлгәч, аның малын Кәрәмгә тидермиләр. Чөнки мал бүленгәнче Мөгелсем абыстай Хафиз исемле кешене йортка кертеп өлгергән була. Мин үзем Кәрәм турында шуны беләм: 1917нче ел язында базарга җыелган халыкка карап ул: “Революция ул патша төшерү белән генә бетми. Алпавытлар җирләре крестьяннарга бирелергә тиеш. Большевиклар исемнәреннән үк аңлашыла: күпчелек халкын – крестьяннарны, эшчеләрне яклыйлар. Шулай булгач, без большевиклар ягында булырга тиеш”,- ди ул. Аның мондый речьләрен халык бик яратып тыңлый иде. Аны Гобәйдуллиннар гына түгел, муллалар да яратмадылар.

“Театр вату” мәсьәләсен 60 еллар үтеп киткәч, аны “Революцион көрәшкә каршы “кара груһлар” хәрәкәте иде” дип газеталарда чыгыш ясыйлар. Исемнәрен әйтми генә, Волисполкомга, авыл советына яла ягалар. “Театр ватучы”лардан Сәлимгәрәй Кавказовны, Латыйп Хәсәновны, Зариф Әгеткәшевне партия сафына алдылар. Бу чорда Волком секретаре шул “кыйналган” Сөләйман Кәтиев иде. Ул кешеләрне партия сафына алганда, “театр”ның чын йөзе ачылды. 1) Бу театрны оештыручы Җәләй мулла булган. Аңар хәзерлек репетицияләр авылда аклар торганда булган. Пьесаның эчтәлеге дә революцион түгел. 2) Бина кечкенә. Аның залында 30-40 кына кеше сыярлык. Ул бина соңыннан колхозның хәзерге таш кладовое янына китереп салынган иде. Сугыш елларында Куйбышев колхозының идарәсе шунда булды, 1950-55 елларда Нәфиков квартиры. 3)Кызлар мәдрәсәсе якын-тирәдәге авыллардан мөселманнарның изге йорты санала иде. Анда кызлар дин гыйлемнәрен үзләштерәләр.

Озын сүзнең кыскасы: истәлекләрнең авторлары, Гобәйдия мәдрәсәсе шәкертләре буларак, үзләре мәдрәсәдә үзләштергән милләтче диничелек карашларыннан айнымаганнар. Бернәрсә урынына да күрмичә, 1918нче елдагы Волисполкомга яла ягарга батырчылык иткәннәр. Театрны ватканнар, имеш. Кемнәр, ни өчен ватканнар? Театр барганда тыныч булган, азактан, көнедәш (?) барганда арттан “Җитәр! Җитәр!” дип кычкыра башлаганнар. Моны Ф. Ходмиев та икърар итте. Чөнки аклар мабугаты аша таралган көлкеле шигырьләр, цензурасыз сәхнәдә яңгырый башлыйлар:

“Майлы-ягайлы сомса күкрәк авызын кыса. Илгә рәхәт булыр иде, Николай бабай торса”, “Тозсызның яфрак чәй, чукынды заманасы” һ.б.шундыйлар. Шул көннәрне Кызыл Армия сафларына чакырып, 174 егеткә хәбәр килгән. Алар некрутлар булып, урамнарда җырлап йөриләр: “Атай-бабай хезмәт иткән золотой погоннарга. Без дә давай хезмәт итик, товарищ коммуннарга!” – үзләре генә иҗат иткән, әмма бик тирән мәгънәле җырлар иде алар. Театрга бу егетләрнең берсе дә кертелмәгән бит. Шунысы да характерлы, Гобәйдуллиннар семьясыннан бу театрга керүче булмаган, дөресрәге – кертелмәгәннәр. Артистларны кыйный-кыйный Югары очтагы Волисполком председателе Вәли ага Җәббаровны, ак чехлар штабы карары белән, атарга алып чыгып киткәннәр иде. Ул качып котылып, декабрьдә генә әйләнеп кайтты. Авыл советы председателе Шакир Сәгыйтов та кайтып-китеп йөрде. Авылда бер ай буе акчехлар дивизиясе һәм Первый Оренбургский казачий полк ятты. Күп кешенең сыерын, сарыгын суйдылар, казларны бөтенләй кырып бетерделәр. Крестьяннарның күбесе урманнарда качып яттылар. Чөнки аклар олауга җиктереп алып китәләр иде. Хатын-кызлар ялгыз-ярым урамга чыгып йөри алмадылар. Ул елны крестьяннарның тормышы коточкыч авыр булды. Аклар куылу белән, авыл халкына урман кисү (?) оештырылды. Бу эштә Заһир Хәбипов, Кәрим Хафизов, Исхак Гафуровлар эшләделәр. Киселгән урманны бик ашыгып Ютазыга ташыта, паровозларга утын кирәк иде. Крестьяннар атнага бишәр-алтышар көн урман ташуга баралар. Алар моны акчага түгел, бушлай эшлиләр иде. “Тарих язып калдыручылар” шуларның берсен дә күрмәгәннәр. “Аклар килгәннәр дә киткәннәр” белән эш беткән. Мөхсин Гобәйдинең өлкән улы Мөҗәһит Гобәйди ук эсер иде. Ул Вакытлы хөкүмәт чорында Милли Шура җитәкчесе булды. Революцияне бетерү өчен күп көч куйды. Ә менә 1919 ел язында эшләре белән бергә (Авыл тарихы турындагы истәлекләр шунда өзелеп кала – Ә.Ш.).


Таулар: Ютазы тавы, Кәҗә тавы, Суыр тавы, Бур тавы, Кылыч тавы.

Буалар: Тавык буасы, Урыс буасы, Миләшле күл, Хәер буасы, Трактор буасы, Кәти чокыры һ.б.

Урам исемнәре: Вахитов, 1 Май, Октябрь, Кооперация, Колхоз, Биш мунча, Тукай. Авангард, Пушкин, Татарстан, 8 Март, Мингазов, Ютазы һ.б

Кушаматлар: Вахитов урамы – Озын Нәсим, Сары Нәсим, Бүре Салих, Сакый Насих; 1 Май урамы: Кәҗә Рәис; Шабаш Наил, Аксак Чигата,Тавык Әнәсе, Унбер бармак Хәй, Кайнар Рим, Ти-ти Альберт, Җем-җем Рәис, Кәти Рәйханасы, Пути Баяны, Ярулла Рәйханасы, Фонтан Рим, Бүре варисы һ.б.

Каракай Елан, Тургай кәрлә, Түгәрәк күбәләк, Акбаш сандугачы, Төймә Маша, Армина, Мөкләк, Олы кош. Сарыкны чакыралар: тәч-тәч-тәч; быкы- быкы-быкы.