ШАРИПОВ
Анвар Магданурович

Доктор филологических наук, профессор, академик, заслуженный учитель РТ, член Союза писателей РТ, автор монографий и научных статьей в области татарской литературы.

Бергә үткән яшьлек


Равил Фәйзуллин белән безнең яшьлек еллары бергә үтте. 1960-1965 елларда без аның белән Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә бер төркемдә укыдык. Әмма аның белән без гадәти сабакташлар гына түгел, ә якын дуслар да булып киттек. Ул дуслык безнең гомер буена сузылды.

Без абитуриент чакта ук танышып киттек. Ул елларда хәтта абитуриентларны да, имтиханнар бирү чорына, университетның тулай торагына урнаштыралар иде. Миңа да, Казанга килү белән, Кызыл Позиция урамындагы 1нче тулай торагыннан урын бирделәр. Хәзер дә хәтеремдә, 64нче бүлмәгә урнаштым. Бу минем өчен, моңарчы авылдан ерак китмичә яшәгән яшүсмер егет өчен, өр-яңа дөнья булды. Тизрәк кешеләр белән танышасы, сөйләшәсе-белешәсе килә иде. Безнең бүлмәдә татар теле һәм әдәбияты бүлегенә керүчеләр юк. Мин коридорга чыктым. Бер егет белән сөйләшеп киттек. Ул Кадыйр Сибгатуллин булып чыкты. Ул миңа: “Безнең бүлмәдә Балык бистәсе районыннан тагын берәү – Равил дә бар әле. Әйдә, таныштырам”, - диде. Без алар бүлмәсенә кердек. Менә шунда мин беренче тапкыр Равил Фәйзуллинны күрдем. Без танышып-сөйләшеп киттек. Шунысы ачыкланды: безнең өчебезнең дә хыялы бер – укырга керү иде.

И-и ул көннәр! Мәңге онытылмаслык, чиксез ашкынулы көннәр иде алар!.. Ничек кенә укырга керергә соң? Зур-зур галимнәр, Л.Толстой, С. Аксаков кебек язучылар, атаклы кешеләр укыган бик данлы уку йорты бит ул! Авыл малайларына ишеген ачармы ул? Кертерме ул безне үзенең белем хәзинәсенә? Ә безнең кебек укырга керергә теләүче абитуриентлар күп. Татар теле һәм әдәбияты бүлеге безнең өчен кул җитмәслек биеклектә! Аннан язучылар, шагыйрьләр, журналистлар, күренекле шәхесләр чыга. Татар зыялылары әзерли торган бердәнбер бүлек шул ул Татарстанда! Конкурс - бер урынга биш кеше! Шуны узып, керә алырбызмы без укырга? Иң зур, иң көчле хыялыбыз тормышка ашармы безнең?! Имтиханнарга әзерләнгән араларда без шулай хыяллана идек.

Тулай торак яныннан гына тирән чокыр сузылып киткән. Чокыр эченнән тимер юл сузылган, аннан сирәк кенә поездлар узгалап тора. Һәм менә без Равил белән беренче тапкыр икәү (Кадыйр каядыр киткән иде), шпаллар буйлап укырга керергә хыялланып йөрибез. Язучылар, шагыйрьләр дә әзерләп чыгара торган урын булгач, укырга керергә безнең шигырьләребез ярдәм итмәсме, дибез. Бер-беребезгә шигырьләр укыйбыз, фикерләшәбез, киңәшәбез. Болай фикерләшеп йөрү безнең гадәткә әйләнеп китте: һәр имтихан биргән саен, шул тимер юлына төшәбез дә, шпаллар буйлап фикерләшеп-киңәшеп, киләчәккә зур-зур планнар корып, хыялланып йөрибез... Һәм менә бәхет! Ур-ра! Без икебез дә укырга кердек! Шатлыгыбыз эчкә сыймады...

Ләкин беренче курста безне, мәктәпне бетереп кенә килгән яшьләрне, кайда да булса берәр производствода эшләп укырга мәҗбүр иттеләр. Моның үз мантыйгы да бар иде: янәсе, бу бүлекне элегрәк тәмамлаган белгечләрнең күпчелеге республика һәм район газета-журналларында эшкә калган. Алар “мәктәп һәм университет скәмиясеннән башканы күрмәгән” журналистлар булып эшләгән. Шундый хәлне булдырмас өчен, “яшел школьникларны” аз гына булса да реаль тормыш белән таныштыру өчен, эшләп укырга мәҗбүр иттеләр. Равил башта бер оешмада тәэминат бүлеге белгече булып, аннан төзелештә эшләде. Мин дә 40нчы Төзелеш трестында маляр булып эшләдем. Шулай итеп, икебез ике җирдә эшләү сәбәпле, без бу елда Равил белән еш аралаша алмадык.

Кышкы сессия вакытында очрашкач, беркөнне Равил миңа үзе яши торган фатирны күрсәтте. Ул Галактионов урамында, элек язучы Халикъ Садрый яшәгән фатир иде. Йортка истәлек тактасы куелган. Язучы инде үзе вафат, ә анда аның хатыны белән улы яши икән. Ул фатирны Равил ничек тапкандыр, анысын мин белмәдем. Әмма Равилгә – иҗат дәрте ургылып-ташып, шагыйрьлек таланты менә-менә ачылып китәргә торган яшь егеткә – диварларыннан, ишек тоткасыннан, йорт җиһазларыннан “чын язучы исе аңкып торган” бу фатирда яшәү, уңай йогынты ясагандыр, иҗатына өстәмә импульс биргәндер дип уйлыйм.

Икенче курска укырга килгәч, көз көне безне Арчамы, Әтнәме – кайсыдыр бер районга колхозга бәрәңге алышырга эшкә җибәрделәр. Менә шунда инде Равил белән безнең чын дуслык башланды, без якын дусларга әйләндек. Безнең икебезне дә киләчәккә чиксез омтылыш, зур планнар, хыяллар берләштерә иде. Эштән бушаган, ял иткән вакытларда безнең икебезнең генә, урман буйларына китеп, иҗат турында сөйләшеп, шигырьләр укышып йөрүләребез еш булды.

Икенче курста укыгында без икебез дә университетның 2нче тулай торагында яшдек. Бер үк бүлмәгә туры килмәсәк тә, анда да безнең дуслык дәвам итте. Ул елны 1нче курска Гәрәй Рәхим, Рөстәм Мингалимовлар да укырга керде. Алар белән танышып киттек. Шулай итеп, тулай торакта, киләчәктә “милләтебезнең каймагы” булачак яшь шагыйрьләрнең бер төркеме барлыкка килде. Аралашу-фикерләшү нәтиҗәсендә, алар бер-берсе белән үзара ярыша-ярыша иҗат итәргә тотындылар.

Тулай торакта яшәү (бер бүлмәдә дүрт кеше), шигърият белән “җенләнгән” яшьләргә иҗат өчен, әлбәттә, уңайлы булмады. Көндәлек шау-шу, ыгы-зыгыдан котылу өчен яшь шагыйрьләр төннәрен, кер үтүкли торган кечкенә бер бүлмәгә кереп иҗат итәләр иде. Гәрәй Рәхим, Рөстәм Мингалимов, соңрак Мөдәррис Әгъләмнәр андый мөмкинлектән бик оста файдаландылар. Ә Равил, иҗат өчен мөмкинлекне үзе булдырды: икенче курстан соң ул, тынычлап иҗат итәр өчен, аерым фатирга күчеп китте, Тихогорская урамының 3нче йортында бер бүлмә алып, шунда яши башлады. Әйтергә кирәк, Равилнең бу бүлмәсе тиздән яшьләр өчен бер мәдәният үзәгенә әверелеп китте: яшьләр шунда тартылды. Андагы фикер алышу, бәхәс-диспутлар шул елларда әлеге фатирда булган иҗат яшьләренең күңелләрендә әле дә якты хатирә булып сакланадыр.

Дүртенче курста укыган чакта, Равил белән миңа (инде беркадәр белем туплаган, атаклы Оноре де Бальзак, Джек Лондон, Пабло Неруда, Поль Элюар иҗатлары белән җенләнеп беткән “яшь әтәчләргә”) Казан тормышы гына тар булып тоела башлады. Без аның белән Казанда гына “бикләнеп ятмаска”, ә Мәскәү-Ленинградларга да барып, андагы мәдәният тормышы белән дә танышып кайтырга, дигән план кордык. Стипендияләрне “кысып”, газета-журналлардан килгән гонорарларны җыеп, беркадәр акча тупладык та, кышкы сессиядән соң, 1964 елның гыйнвар ахырында, самолетка утырып, Ленинградка очып киттек. Бу очыш, минемчә, Равилгә “Самолетта, биеклек – 8000 м.” дигән шигырен язарга нигез булып торды.

Моннан 60 еллар элек булган ул сәяхәтнең күп кенә детальләре инде, әлбәттә, онытылган, вакыт тузаны астында күмелеп калган шикелле. Әмма истә калганнары түбәндәгеләр.

Ленинград аэропортына килеп төштек. Шәһәр белән танышуны Нева проспектыннан башларга булдык. Метро белән (ә безнең метрога беренче утыруыбыз!) Нева проспектының башланган җире - Мәскәү вокзалына килдек. Метродан чыксак, безнең алга шаулап-гөрләп торган искиткеч бер күренеш килеп басты. Йортларның төзеклеге, матурлыгына соклана-соклана, җәяү урам буйлап киттек. Әй, барабыз инде, әй барабыз ике авыл егете. Үзебез өчен дөньякүләм атаклы шәһәрне “ачабыз”, янәсе.

Нева проспекты буйлап, соклана-соклана шактый бардык. Аничков күперен дә, Казан соборын да узып, проспектның аргы башына ук, Адмиралтействога кадәр барып җиттек. Ярар, хәзер безгә урнашырга кирәк, кунакханәләрне сораша башладык. Безгә, горур ике егеткә, андый-мондый гына түгел, ә дәрәҗәле кунак йорты кирәк бит инде. Сораша торгач, “Астория” дигән кунакханәне таптык. Алты катлы мәһабәт бер бина икән ул. Кердек. “Безгә урнашырга кирәк” дигәч, администратор: “Кайчанга заказ бирдегез?” – дип сорады. Ә без заказ бирмәгән бит инде. Шуны белгәч, әлеге кеше: “Чит ил кешеләре кунакханәсе бу”, - диде. Безгә чыгып китүдән башка нәрсә калмады.

Башка кунакханәләрне эзләп киттек. Әмма анда да бездән “бронь” сорадылар, алдан заказ бирмәгәч, урнаштырмадылар. Шулай өч-дүрт кунакханәгә кереп карадык, урнашып булмады. Инде ни хәл итәргә? Кышкы көн кыска. Караңгы да төште. Кайда да булса кунарга кирәк безгә. Вокзалда кунмассың бит инде!.. Шулай каңгырап торганда, безнең чарасызлыкны күреп, бер кеше безгә юл күрсәтте: “Васильев утравында (ә ул шәһәрнең бер өлеше) колхоз базары бар. Товар сатарга килгән кешеләрне бер кич кундырып чыгара торган кунакханәләре дә бар. Сез шунда барып карагыз”, - диде. Шул базарны эзләп киттек. Шәһәрнең Васильев утравы дип аталган өлешендәге Зур проспектка урнашкан икән ул. Таптык. Әмма базар инде ябык. Без бик үтенеп сорагач, паспортларыбызны да күрсәткәч, ниһаять, безне урнаштырдылар: икебезгә бер бүлмә бирделәр. Шулай итеп, Ленинградтагы беренче көнебез тәмам булды.

Икенче көнне иртән сәгать алтыда уянып киттем. Йокы туйган. Тизрәк тирә-якны күрәсем килә. Кичә караңгы иде, берни күреп булмады. Равил әле йоклый. Өскә киендем дә, шыпырт кына чыгып киттем. Шәһәр матур, шәһәр мәһабәт. Һава салкын түгел, түзәрлек. Күңел каядыр ашкына, аяклар үзләреннән-үзләре атлый. Матур биналарны карый-карый киттем. Нева күперен чыгып, Исаакий соборына кадәр җитеп, уратып кайтып кердем. Бер сәгать йөргәнмен. Равилне уяттым. Буфетта капкалап алгач, шәһәр карарга чыгып киттек. Равилне үзем йөргән җирләргә алып барам. “Бусы Лейтенант Шмидт күпере”, “Бусы Исаакий соборы” дип аңлатып барам. “Каян беләсең син боларны?” – дип гаҗәпләнә ул. “Син йоклаганда мин боларны уратып кайттым”, - дим.

Икенче көнне без көне буе Эрмитажда булдык. Зиннәтле залларны карап йөри-йөри тәмам арып беттек. Кичен тагын шул базар кунакханәсенә кайтып аудык (“Бүген тагын кайтабыз”,- дип, алдан сөйләшеп куйган идек). Бу көнне алган тәэсирләр йогынтысында, Равил соңыннан “Эрмитажда йөрим” дигән шигырен иҗат итте.

Безнең күренекле язучыларны күрәсе, алар белән танышасы-аралашасы килә иде. Сораша торгач, Ленинград язучыларының В.Маяковский исемендәге Язучылар йорты барлыгын белеп алдык. Аны эзләп киттек. Ул Нева ярыннан ерак түгел, Воинов урамында булып чыкты. Таптык, дулкынлана-дулкынлана бусагасын атлап кердек. Анда кафелары да бар икән; күреп-ашап чыгарга булдык. Һәм шунда (хәзер инде исемнәрен хәтерләмим) Рождественский (Роберт Рождественский түгел!), Чепуров һәм тагын берничә шагыйрь белән таныштык. Алар белән бергә утырып, иркенләп сөйләшеп, шигырьләребезне күрсәтеп, дуслашып, адреслар бирешеп кайтып киттек.

Биш көн эчендә без тагын Петр I һәйкәле янында, Университет яр буенда, Петропавел крепостенда, Хәрби Диңгез музеенда, Татар мәчетендә һәм тагын шактый гына җирләрдә булдык. М.Горький исемендәге Зур драма театрында ниндидер бер спектакль караганыбыз да хәтердә калган.

Ленинградтан без гаять зур тәэсирләр алып, рухи яктан баеп чыгып киттек, поезд белән Мәскәүгә юнәлдек. Ә Мәскәүдә без икеме-өчме көн генә тордык шикелле. Иң элек, шактый чират торып, Ленин мавзолеена кереп чыктык. Аннан Третьяков галереясында, А.С.Пушкин исемендәге сынлы сәнгать музеенда булдык, Е.Вахтангов театрында бер спектакль карадык. Шуннан соң Казанга юл алдык. Шуның белән безнең кышкы каникул сәяхәтебез тәмам булды.

Шушы сәяхәттән кайтканда ук, без алдагы көннәргә дә план корып куйдык: булдыра алган кадәр акча җыярга, кирәкле документларны әзерләргә дә, турист булып кайсы да булса берәр чит илгә барып кайтырга! Ул елларда СССРдан чит илләргә турист төркемнәре бик санаулы гына чыга иде. Ә студент өчен бу планны тормышка ашыру зур кыюлык үрнәге иде. Әмма тырыша торгач, без бу максатка да ирештек. Икебез бергә булмасак та, бишенче курста укыр алдыннан, икебез дә чит илләргә турист булып барып кайттык: 1964 елның көзендә Равил Югославиягә, ә мин Польша белән Чехословакиягә сәяхәт кылып кайттык. Дөнья гизеп кайту безнең дөньяга карашыбызны киңәйтте, бәя биреп бетерә алмаслык рухи азык бирде.

Университетны тәмамлап чыккач, без икебез ике юнәлештә эшли башладык. Равил шигърияткә мөкиббән булып яшәде, туктаусыз иҗат итте. Зур уңышларга иреште: халкыбызның олпат шагыйре булып танылды, олы-олы исемнәр яулап алды. Ә мин фән өлкәсен сайладым. Аспирантурада укып, борынгы татар әдәбияты мәсьәләләре хакында фәнни хезмәтләр язу белән шөгыльләндем. Икебез ике өлкәдә эшләсәк тә, без үзара эчкерсез, ихлас дуслар булып калдык. Минем өчен Равил һәрвакыт ышанычлы дус булды. Тормыш юлыңда андый дустың-таянычың булу үзе зур бәхет икән ул.

Әнвәр Шәрипов,
филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган укытучысы, Энциклопедик Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы һәм Почетлы докторы.