ШАРИПОВ
Анвар Магданурович

Доктор филологических наук, профессор, академик, заслуженный учитель РТ, член Союза писателей РТ, автор монографий и научных статьей в области татарской литературы.

Җыр текстлары



Шаһзадәм минем, шаһзадәм

Әнвәр Шәрипов

Хыялымда яздым әкият –
Син аның шаһзадәсе.
Ә мин шаһзадәгә гашыйк –
Ярлы кеше баласы.

Кушымта: Шаһзадәм минем, шаһзадәм,
Серләр тулы гүзәлем!
Йөзләрең гөл, буең зифа –
Ничек итеп түзәрмен?!

Сине эзләп киттем мин,
Утлар-сулар кичтем мин.
Диңгез, таулар үттем мин,
Сөю суын эчтем мин.

Кушымта.

Менә сине таптым мин...
Күргәч, телсез калдым мин...
Җавап көтәм, шаһзадәм,
Сине сагнып ардым мин.

Кушымта: Шаһзадәм минем, шаһзадәм,
Серләр тулы гүзәлем!
Йөзләрең гөл, буең зифа –
Ничек итеп түзәрмен?!

30.03.2006 ел.

Керфекләрең

Әнвәр Шәрипов

Керфекләр, әй, керфекләр!..
Сихри кара керфекләр!
Тулы бер серләр дөньясын
Каплап тоган кебекләр.

Кушымта: Керфек канат кагына,
Күздә җаның чагыла.

Керфекләрең ачылганда,
Җиһан нурга коена.
Күзләреңә сихри серләр
Тулган кебек тоела.

Кушымта.

Күзләреңә синең гүя
Сыйган тулы Җир шары.
Анда җәйнең чәчәкләре,
Анда кышның ак кары.

Кушымта.

Моңсулык та баса кайчак,
Кайчак – шаян очкыннар.
Кайгы яшьләре таммасын,
Шатлык яше тамсыннар.

Кушымта: Керфек канат кагына,
Күздә җаның чагыла.

6.11.2011 ел.

Мунча керүчеләр җыры

Әнвәр Шәрипов

Тәнгә-җанга шифа бирә
Безнең шәһәр мунчабыз.
Атна саен бер чистарып,
Сихәләнеп кайтбыз.

Кушыта: Ал себерке, ал мунала,
Әйдә, киттек мунчага!
Рәхәтләнеп алыйк әле,
Арканы чаба-чаба.

Әйдә, әйдә, куркып торма,
Ләүкәнең түренә уз!
Эссе салам, тагын өстим,
Ә син инде аңа түз!

Кушымта: Чап, чап, әйдә, куркып торма,
Күздән утлар күренсен!
Колак, куллар пешсә-пешсен,
Син бит куркак түгелсең.

Себерке бии аркада,
Эх, бирә лә кирәкне!
Чыгып чабарга омтылып,
Дөп-дөп тибә йөрәкләр.

Кушымта: Ләүкәдән сикереп төшеп,
Салкын суга чумабыз.
Дөньяның бөтен рәхәтен
Монда килеп күрәбез!

26. 01. 2003 ел.