ШАРИПОВ
Анвар Магданурович

Доктор филологических наук, профессор, академик, заслуженный учитель РТ, член Союза писателей РТ, автор монографий и научных статьей в области татарской литературы.

Талантны кабатлап булмый


Чын язучының бер әсәре буенча да, минемчә, аның иҗатына хас булган сыйфат-үзенчәлекләрне табарга мөмкин. Сөйләшү объекты итеп мин биредә Айдар Хәлимнең “Паравыз кычкыртты” дигән хикәясен алдым. Ул «Казан утлары» журналының 2015 ел 2нче санында басылып чыкты. Әсәрнең күләме зур түгел, нибары 5-6 бит. Әмма шул кечкенә генә күләмгә кешелек дөньясының искитәрлек зур фаҗигасе сыйган! Тыныч тормышка сугыш алып килгән коточкыч рәхимсез рухи трагедия сурәтләнә анда.

Хикәяне тыныч кына укып булмый, тәнендә җаны булган кешенең күзенә ирексездән яшьләр бәреп чыга. Үзе дә сизмәстән укучы күзен сөртә башлый... һәм аның күңеле чистарына, катарсис барлыкка килә. Менә ул сәнгатьнең көче кайда! Сүз сәнгатенең әйтеп-аңлатып булмастай илаһи тәэсире менә кайда ул!..

Нәрсә турында соң бу әсәр? Аның укучыга шулай көчле тәэсир итүенең сәбәбе нәрсәдә?

Бу – сугышның үзен тасвирламыйча сугыш турындагы тетрәткеч хикәя. Бөтен дөнья әдәбиятында мондый тетрәткеч хикәя бар микән әле? Юктыр.

Язучының осталыгы ул, минемчә, – сер. Авторның бары үзенә генә билгеле булган сер ул! Әсәр ничек итеп укучыны үзенә җәлеп итә, аның күздән яшь чыгарырлык тәэсир көче каян барлыкка килә? Әсәрнең сюжетыннанмы? Җөмлә төзелешеннән, язу стиленнәнме? Тормышның язучы үзе генә күрә, тоя алган детальләреннәнме? Кулланган сурәтләү чараларыннанмы? Бәлки, шушы сыйфатларның һәм монда әйтелмәгән башка сыйфатларның барысының органик берлегеннәндер? Ә бәлки Аллаһе Тәгалә биргән таланттандыр? Минемчә, хикмәт Алла биргән таланттадыр, ахрысы. Ә талантны кабатлап булмый, аның турында бары сөйләп кенә була. Менә без, хәзерге интеллигенция, Тукай иҗаты хакында күпме сөйлибез дә сөйлибез, талантлы гына каләм ияләребез дә бар, әмма әле беребезнең дә Тукай дәрәҗәсенә менеп җитә алганы юк. Минемчә, Айдар Хәлим мисалында да шундый ук күренеш – аны кабатлап та, аның белән бер рәткә менеп басып та булмый.

Айдар Хәлимнең язучылык осталыгы шундый үзенчәлекле, шундый тирән, - аны фән теле белән тулысынча аңлатып та, ачыклап та бетереп булмый шикелле. Бары ул осталыкның кайбер сыйфатларын гына күрсәтергә мөмкин.Шундый сыйфатларның берсе – Айдар Хәлимнең искиткеч нечкә, искиткеч тирән психолог булуы. Аның бу сыйфаты “Паравыз кычкыртты” хикәясенең эчке тукымасын тәшкил итеп, әсәрнең буеннан-буена сузылып бара. Без дә аны шушы юнәлештә күзәтеп барыйк.

Хикәянең сюжеты гади генә. Туган табигать кочагында үскән, автор әйтүенчә, “тыныч табигать култыгында үсеп чәчкә аткан гөлниса, өйләнешкәннәренә әле бер ай чамасы гына тулган, кичә генә үсмерлектән чыккан кыз-бала” Тәнзилә, сугышның беренче көннәрендә үк үзенең ире Газинурны тимер юл вокзалына сугышка озата бара. Беренче карашка, хикәянең эчтәлеге шуңа сыеп та бетә кебек. Әмма... ул ничек язылган!.. Ничек сурәтләнгән!.. Шул 5-6 битле хикәягә тулы бер эпик картина, тормышның олы-тирән фәлсәфәсе, сугышның татар халкына алып килгән зур фаҗигасе сыеп беткән!

Әсәр Тәнзиләнең эчке монологы рәвешендә язылган. Иренә иркәләнергә дә өлгермәгән Тәнзилә үзенең самими күңеле белән бу сугышның ни-нәрсә икәнен аңлап та бетерә алмый әле, Газинурының да ул сугышка ник кирәк булуына да төшенеп җитә алмый. “Әмма ул үзе Газинурының каядыр китеп барачагына һич кенә дә ышанмый, - дип тасвирлый аны Айдар Хәлим. – Ышанасы килмәүдән түгел, чынлап ышанмый. Кавышып та өлгермәгән ике яшь йөрәкне ничек аерырга мөмкин? Мәгънәсезлек бит бу. Сугыш дигәч тә. Шулкадәр дә мәгънәсез түгелдер бит бу военкомат дигәннәре?”

Игътибар итик, язучы биредә сарказм куллана, дәүләт машинасының бер терәге булган военкоматны табигый тормыш агышын җимерүче көч итеп сурәтли.

Сугышка япь-яшь, “тулышкан бодай бөртеге кебек эркелешеп торган” дүрт егетне озата авыл халкы. Алар район үзәгенә юл тота. “Әле баласы юклыгын, яңа гына башлы-күзле булуларын хәтердә тотып, авылдан үзләрен бердәнбер озата баручы итеп киленчәк Тәнзиләне алдылар. Тәнзилә моңа шатланып бетә алмады”, - дип дәвам итә автор.

Менә алар арбага утырып, район үзәгенә кузгалалар. Юл буена Тәнзилә Газинурыннан аерылачагына ышана алмый бара. Язучы аны болай сурәтли: ”Гүя болар барысы да бер озын төш иде. Нинди сугыш? Нигә китәләр? Ышанып елыймы, ышанмыйчамы? Шунысы сәер: тоюынча, нәрсә булганын һәм булачагын аешып та өлгермәгән...Тәнзиләнең гүя бу кайгыга катнашы юк кебек иде. Катнашы булган хәлдә дә, алар әле алда, киләчәктә генә булачаклар кебек тоела иде. Гүя бу елашлар эченә әлегә ул үзе дә һәм Газинуры да керми тора...Нинди кайгы ди?! Газинуры янында бит. Тагын ни кирәк?”

Район үзәгендә медицина комиссиясе үткәннән соң, егетләргә Әкчин тимер юл станциясенә барырга кушалар. Тәнзилә аларны Әкчингә кадәр дә озата бара, әмма шунда да Газинурыннан аерылыр кебек хис итми әле үзен. “Бәлки, бергәләп кире дә кайтырлар әле, - дип сурәтли язучы кызның ул чактагы уйларын. – Сугыш кадәр сугышның аның бер Газинуры, шушы дүрт авыл егетенә генә калган көне юктыр. Һәм ул ире хакына ... утыз биш чакрымлык сәфәргә чыкты. Юл да, сәфәр дә, сәяхәт тә!.. Киявең янәшәсендә, рәхәттә!”

Әйе, әле Газинуры янында чагында аңардан бер дә аерылыр кебек түгел Тәнзиләгә. Әмма реаль тормыш кырыс! Кырыс кына түгел, ул рәхимсез кырыс! Тимер юл станциясендә аларны бөтенләй башка күренеш каршы ала. Вокзал алдында мәхшәр: мәйдан ирләрен озатучы хатын-кыз, сугышка китүче ир-ат, чабышып йөрүче малай-шалай, милиция, хәрбиләр белән тулы. “Егетләргә ерак юлдан оеган аякларын яздырып алырга да бирмәделәр, - дип дәвамлый язучы. – Көттермичә яңгыраган катгый команда аларны перронга тезелә башлаган никрутлар ташкынына китереп кертте. Тәнзилә киявенең үзеннән аерылып шушы ташкынга өерелеп кушылганын сизми дә калды”.

Менә кайда ул рәхимсезлек!

Ләкин Тәнзилә, перронда “таяк булып каткан никрутлар” арасында басып торган Газинурны күздән югалтмаска тырыша, күзеннән ычкындырмый. Шулчак көтмәгәндә Тәнзиләне дә, перрондагы егетләрне, шул исәптән Газинурны да ак томан эченә батырып, пышкылдап паровоз узып китә. Тәнзилә паравызны үз гомерендә беренче тапкыр күрә. “Сугыш булмаса, паравоз да күрми калган булыр идем әле” дигән уй килә аның башына. Һәм шунда ук үзенең нәрсә уйлавыннан уңайсызланып куя: сугышны яклый түгелме соң ул? Монда бөтен гомерен авылдан чыкмыйча уздырган, дөньяны күрмәгән, тәҗрибәсез бер хатынкайның шулкадәр дә самими фикерләве чагыла. Менә бу татар менталитетына хас бер сыйфат булып тора да инде.

Газинурлар томан эчендә кала. Кинәт вагоннарга утырырга боерык яңгырый. Менә шул чакта гына Тәнзилә бу вакыйгаларның чын булуына ышана башлый. Аның бу вакыттагы халәте болай сурәтләнә: “Томан ертыклары эченнән манзара ачылды: никрутларны вагоннарга утырталар икән!.. Газинуры кайда? Аның Газинуры? Әллә ул чынлап та китәме, Ходаем? Аны хәзер салкын тир басты. Моңа кадәр ниндидер сугыш аркасында бер парның икегә аерылуына ышанмаган, мондый хәлгә кеше ышанмаслык әкият итеп кенә караган унсигез яшьлек киленчәкнең йөрәгеннән үткән бу уктай очлы сораудан кап-кара чәчләре ак көмеш булып агарды. Ул тәмам айныды. Башыннан яулыгы шуып төште”.

Башка никрутлар белән беррәттән, авылдан килгән дүрт “гренадир егетне” дә, исемнәрен атап, бер-бер артлы мал ташый торган вагонга озаталар. Иң соңгысы булып вагонга Газинур кереп китә. Тәнзиләнең: “Газину-у-ур! Миңле-гази-ну-у-ур!” дигән өзгәләнгән тавышы яңгырый. Сөйгәне дә аңа җавап биреп өлгерә. Ишекләр ябыла. Паровоз, кычкыртып, урыныннан кузгала. Менә шунда гына Тәнзилә бу аерылышуның чын газап-ачысын тоя башлый. Язучы моны болай сурәтли: “Тукта, Газинуры әллә чынлап та киттеме? Китү дигән нәрсә шушындый була микәнни? Әллә чынлап та берьялгызы калды инде?! Хатынкайның янәшәсеннән азагы-чиге булмаган кызыл тукыма булып тоташып, вагоннар тәгәрәде”.

Газинурны озатуның соңгы моментларын Айдар Хәлим үзәк өзгеч итеп тасвирлый. Менә эшелон артыннан, паровозны куып җитәргә омтылып йөгергән Тәнзиләнең халәте: “Бу мизгелдә елгалар агудан, җил исүдән туктаган иде. Әмма дәүләт көче белән көчәйтелгән пар машинасының көче авылның җәяүле кызыннан көчлерәк иде... Соңгы вагоннар!.. Һәм – иң соңгы вагон!..Тәнзилә бу авызы ачык мал вагонына тагылырга һәм үзе дә сөйгәне белән фронтка китәргә теләгәндәй, ачык кочагы белән алга томырылды...

Әмма ул буферларга чытырдатып ябешә дә, вагоннарны эләктерә дә алмады. Куллары буш һавада эленеп калды.

Һәм хатын, йөрәк ярсуын тыя алмыйча, киләчәккә мәңге дә барып җитмәячәк авазын салды:

Га-зи...ну-у-ур...лы-ы-ым!..

Паравыз, Әкчин белән хушлашып, соңгы тапкыр кычкыртты.

Тәнзилә йөрәген тотып перронга ауды...”

Укучы бу кадәр фаҗигане күңеленнән уздырырга да өлгерми, Айдар Хәлим хикәяне тагын да үзәк өзгечрәк эпилог белән тәмамлый:

“...Алар беркайчан да күрешмәячәк.

Балага узарга да өлгермичә, унсигез яшендә тол калган Тәнзилә, Газинурын каршыларга дип, гомере буе шушы кызыл состав артыннан йөгерәчәк. Киявенә тугрылык саклап, килен булып төшкән тупсасында картаячак һәм туксан ике яшендә дөнья куячак.”

Сугыш китергән фаҗигане моннан да көчлерәк, моннан да фаҗигалерәк итеп сурәтләү, гомумән, мөмкин микән ул?! Юктыр, мөмкин түгелдер! Айдар монда бу фаҗигане башка беркемдә дә булмаганча һәм башка беркем дә болай тасвирлый алмаганча сурәтләп биргән. Шушы түгелме соң инде чын сәнгать, шушы түгелме чын сәнгатьчә биеклек һәм бөеклек?!

Тагын шунысы бар: бу хикәяне автор үзе уйлап чыгармаган, аның реаль җирлеге бар икән. Әсәр башына, эпиграф урынына, Айдар Хәлим болай дип язып куйган: “Баласы туган таңда ирен фронтка озаткан Рәфыйга түти Зиннурова истәлегенә”. Димәк, язучы биредә чын гражданлык үрнәге дә күрсәткән икән: авылдашы кичергән фаҗигане үзенең йөрәге аша уздырып, мәңге тоныкланмас әдәби әсәр иҗат иткән, шуның белән авылдашы Рәфыйга Зиннуровага мәңгелек һәйкәл салган! Мондый искиткеч әдәби һәйкәлне бары талантлы шәхес кенә сала ала!

Айдар Хәлимнең язу стиленә килсәк, ул үзенең тыгыз, кабатланмас экспрессивлыгы белән аерылып тора. Моңа мисал итеп хикәянең төрле урыннарыннан алынган ике өзекне китереп үтик.

Район үзәгендәге военкоматта егетләрнең сәламәтлекләрен тикшергәннән соң, “үзләре белән алган атналык ризыкны...яңадан юл капчыкларына салдырдылар. Тәнзилә алма кебек кызарынды: ул, әле хатын булып өлгермәгән киленчәк, тәҗрибәсезлеге аркасында, киявенең юл капчыгына бирнә кулъяулыкларын азрак салган иде. Нигә күбрәк итмәгән? Аһ!.. Әгәр Газинуры боерган булса, Тәнзилә сөйгәне хакына үзе чиккән кулъяулыкларын гына түгел, саф йөрәген ак киледә төеп тә салган булыр иде ул капчыкка...”

Игътибар итик, никадәр миллилек, никадәр сафлык, сөйгән ирен үзенең җаныннан-бәгыреннән дә кадерлерәк итеп ярату саркып тора бу өзектән! Карагыз, “саф йөрәген ак киледә төеп тә салган булыр иде ул капчыкка...” Бу гыйбарәнең мәгънә тирәнлеген, эстетик вазыйфасын фән терминнары белән генә аңлатып була микән?!

Менә икенче өзек. “Ишекләр шартлап ябылды. Состав башыннан йөрәкләрне өзеп, сузып һәм адәм акылын аяк табаннарына кадәр тетрәндереп, аерылуларның беркайчан да кавышуы булмаячагын раслагандай итеп, теге паравыз кычкыртты”. Күрәбез, мондагы сурәтләрнең икесен – “йөрәкләрне өзеп” һәм “адәм акылын аяк табаннарына кадәр тетрәндереп” – тормыш күренешенең бүгенге халәтен тасвирлый, ә өченчесе – “аерылуларның беркайчан да кавышуы булмаячагын раслагандай итеп” – тормышның киләчәгеннән хәбәр бирә. Димәк, бер үк җөмләдә бүгенге белән киләчәк бер җепкә тезелеп бирелә һәм нәкъ менә шул – киләчәктә кавыша алмаячакларын хәбәр итү – укучының йөрәген яралый да.

Башыннан ахырына кадәр хикәя шушы типтагы сурәт-метафоралар кулланып иҗат ителгән. Мондый күренешне, безнеңчә, Айдар Хәлим язу стиленең синкретиклыгы, әгәр шулай әйтергә яраса, полимерик фикерләве нәтиҗәсе дип карарга кирәктер. Синкретиклык ул, билгеле булганча, бер үк әсәрдә (биредә - язу стилендә) төрле өлкәләргә хас билге-сыйфатларның бер үк әсәрдә бер-берсенә органик рәвештә берегеп, үрелеп килүе дигән сүз. Синкретик язу стиле авторның синкретик фикерләвенең чагылышы булып тора. Синкретик фикерләүнең матур бер үрнәген без моннан 883 ел элек язылган Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәрендә очратабыз: анда, бер үк өзектә шагыйрьнең әхлакый, сәяси, дини карашларының бербөтенгә укмашып килгәнен күрәбез. Ә Айдар Хәлим иҗатындагы бу синкретиклык әле өйрәнелмәгән күренеш, әмма аны, безнеңчә, Кол Галидәге синкретиклык белән аваздаш күренеш, шул синкретиклыкның бүгенге чордагы дәвамы, чагылышы итеп карарга мөмкин.

“Паравыз кычкыртты” хикәясеннән А.Хәлим иҗатына хас булган башка үзенчәлекләрне дә табарга мөмкин. Мәсәлән, әсәр милли менталитет сыйфатларына, милли фикерләүне, милли яшәү рәвешен чагылдыруга нигезләнеп язылган: туй үткәргәндә бирнә-мәһәр бирү, киленне биана мендәренә бастыру, туйны татарча җырлашып-биешеп үткәрү, хатын-кызның иренә хөрмәт белән каравы һ.б. Моннан тыш тагын түбәндәге үзенчәлекләр дә бар: кулланылган образ-чагыштыруларның күпмәгънәлелеге, антитеза алымын куллану (табигый тормыш-яшәешкә сугышның кансыз чынбарлыгын каршы кую), урыны-урыны белән катлаулы җөмләләр төзеп һәм урыны-урыны белән гади сөйләмдәге гыйбарәләр кулланып язу, халык җырларын файдалану һ.б. Болар барысы да Айдар Хәлим әсәрен бизиләр, аның кабатланмас үзенчәлеген тәшкил итәләр. Әмма болар белән генә дә әле Айдар Хәлим прозасына хас булган үзенчәлекләр бетми. Аларны киләчәктә җентекләп өйрәнәсе һәм язучы проза әсәрләренең әдәби-эстетик югарылыгын җәмәгатьчелеккә күрсәтеп бирәсе бар. Мәсәлән, язучы әсәрләрендәге психологизм махсус өйрәнүне көтеп тора торган бер өлкә.

“Паравыз кычкыртты” әсәре турында йомгаклап шуны әйтергә кирәк: бу хикәя татар әдәбиятының гына түгел, ә бөтендөнья әдәбиятының иң күренекле әсәрләре рәтеннән урын алырга лаек һәм тиеш.

Әнвәр Шәрипов, филология фәннәре докторы.
2017 ел.