Әй, тәүфигың арткыры!
Әнвәр Шәрипов
Сөт эчкәндә ялгыш сөтне түктем,
Күлмәк-җиңнәремә түгелде.
Әни никтер мине орышмады,
Бары шундый теләк теләде:
Әй, тәүфигың арткыры!
Тышта уйнап кергәч, түргә уздым,
Аяк киемемне салмыйча.
Әни никтер мине орышмады,
Бары әйтте, сабырын җуймыйча:
Әй, тәүфигың арткыры!
Тау шуганда ялгыш егылдым да,
Өйгә кайттым, чаңгы сындырып.
Әти никтер мине орышмады,
Бары әйтте миңа сеңдереп:
Әй, тәүфигың арткыры!
Әти-әни тәүфикъ теләделәр,
Ишетмәдем тупас сүзләрен.
Хөрмәт белән хәзер искә алам
Әти-әниемнең сүзләрен:
Әй, тәүфигың арткыры!
Әй, тәүфигың арткыры!
Инде хәзер, балам тәртип бозса,
Кабатлыймын әнкәм теләген.
Колагымда һәрчак яңгырап тора
Йомшак кына әйткән сүзләре:
Әй, тәүфигың арткыры!
Әй, тәүфигың арткыры!
R. S. Соңгы куплетны Айсылу ятламаска, сөйләмәскә дә мөмкин. Анысы Айсылуга кирәк түгел дип уйлыйм. Сез ничек уйлыйсыз?