Академикның тормыш юлы
Үзенең тырышлыгы белән тормыш авырлыкларын җиңеп алга барган, зур дәрәҗәләргә ирешкән, тирән ихтирамга лаеклы күренекле шәхесләр бар безнең татар дөньясында. Аларның тормыш юллары турында укыйсың да, күңел офыкларың киңәеп, яктырып киткән кебек була. “Бар бит әле бездә шундый соклангыч кешеләр!” дип шатланып куясың... Татар халкының пассионар энергиясе әле бетмәгән, ул әле чиксез...
Бөтен гомерен журналистикага багышлаган, зур тәҗрибәле, тирән хөрмәткә лаек булган Әгъзам ага Фәйзрахмановның быел басылып чыккан “Шәкерт абый” дигән китабы әнә шундый, укучыларга шатлык өләшә торган китапларның берсе. Ул Татарстан Фәннәр академиясенең академигы һәм вице-президенты, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, республиканың фән һәм техника өлкәсендәге лауреаты Рүзәл Юсуповның тормыш юлына багышланган: анда академикның балачагыннан алып бүгенгә кадәрле тормыш юлы тулы рәвештә һәм мавыктыргыч итеп сөйләп чыгыла.
Бу олы дәрәҗәләргә ирешкәнче Рүзәл Юсуповның башыннан күп вакыйгалар узган: аның бөтен тормыш юлын “Рүзәлнең үз алдына куйган максатына ирешү өчен көрәш тарихы” дип атарга мөмкин. Бер тапкыр гына көрәшү түгел, ә күп еллар буена (гомер буе) һәркөнне тормыш кыенлыклары белән көрәшеп яшәү тарихы ул. Ә Әгъзам Фәйзрахманов, тәҗрибәле язучы буларак, үзенең китабында Р.Юсупов биографиясендәге һәр этапны укучы күз алдына җанлы картиналарда китереп бастыра: ул Рүзәлнең тормыш этапларын бик нечкәләп белә, аларны үз күңеле аша үткәреп тасвирлый.
Бу китап әдәби әсәр түгел, ул реаль фактларга, төпле документларга нигезләнгән. Язучы ул вакыйгаларны укучыга кызыклы итеп кенә түгел, хәтта мавыктыргыч итеп бирә алган: китапны бер тында укып чыгасың. Автор белән бергә укучы да эзлекле рәвештә бу гыйбрәтле биографиянең һәр этабы белән танышып бара.
Рүзәл бай тарихлы, узган гасырларда күп атаклы шәхесләр тәрбияләп чыгарган, данлыклы мәдрәсәле Кышкар авылында туып үскән. 20нче гасырда гына да аннан ике академик чыккан: берсе Рүзәл Юсупов булса, икенчесе – физика-математика фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең математика, механика һәм машина төзелеше буенча академик-секретаре Илтөзәр Гыйззәт улы Терегулов. “Республикабызда халкыбызга ике академик биргән башка бер генә авылны да белмим мин”, - дип яза Ә. Фәйзрахманов. Рүзәл үзе дә туган авылы турында “Бар Казан артында бер авыл – Кышкар диләр” дигән китап та язып бастырган.
“Рүзәлнең балачагы һәм үсмер еллары Ватан сугышы алдыннан татар авылларында туган меңнәрчә малайларныкы кебек. Ул чор балаларының язмышы уртак булды: фәкыйрьлек, ятимлек, авырлык,” – дип башлап китә язучы Рүзәлнең балачак чорын тасвирлап. Чыннан да, Рүзәл сугыш чорының да, сугыштан соңгы елларның да барлык авырлыкларын үз башыннан үткәргән кеше. Бу еллар турында Р. Юсупов үзе 2016 елда “Хатирәләремне яңартып...” дигән истәлекләр китабында язып чыкты. Әгъзам ага да үз китабында, җае туры килгән саен Рүзәлнең ул истәлекләренән өзекләр китереп бара. Бу исә Әгъзам аганың китабын тагын да җанландырыбрак җибәрә; истәлекләрнең бер өлеше безне Рүзәлнең сугыш елларындагы тормышы белән таныштыра: без Рүзәл белән энесе Әнәснең кыш көннәрендә көннәр буе салкын өйдә ач килеш утыруларын да, мәктәпкә укырга кергәч, барлык балаларның, шул исәптән Рүзәлнең дә, “ярым ач, ертык, тишекле, ямаулы кием кигән килеш” укып йөрүләрен дә, кышкы кичләрдә “хатын-кызларның әле берсенең, әле икенчесенең өендә җыелып, үлем хәбәре килгән кешеләр турында сөйләп, кайгырып, елашып, җырлашып утыруларын да” (“ул җырларның сагышы, моңы шулкадәр тәэсирле булган: әле дә колагымда яңгырап тора кебек”, ди автор) һәм башкаларны да күз алдыннан уздырабыз.
Рүзәл мөстәкыйль тормыш юлына 14 яшендә үк баса. Җиде классны гел “бишле”гә генә тәмамлап, Казанга барып, кооперация техникумына укырга керә. Рүзәлне энеләре Әнәс белән Мөнир: “Сау бул, шәкерт абый, Казанда укырга кергәч, безне онытма!” – дип озатып калалар. Китапның исеме дә шушы сүзләрдән алынган: “Шәкерт абый”. Бу сүз символик мәгънәгә ия: шәкерт дип бездә гадәттә белем алучы яки белем иясе кешегә әйтәләр. Бу Рүзәлгә дә бик туры килә: ул да бит академик дәрәҗәсенә ирешмәгән кешеләр өчен шәкерт абый, ягъни белемле кеше, остаз кеше булып тора. Зур тәҗрибәле, инде үзенең сиксән яшен тутырып килүче бу олпат кешедән без күп өлкәләрдә үрнәк һәм тәҗрибә ала алабыз.
Техникумда уку еллары (өч ел) чын мәгънәсендә Рүзәл өчен мөстәкыйль яшәргә өйрәнү, малайлыктан егетлеккә күчү, кыенлыкларга бирешмәскә өйрәнү чоры була. 14 яшьлек малайга әти-әнисеннән, туганнарыннан аерылып, берүзе көн күрергә кирәк. Өч ел буе төрле кешеләрдә, өч төрле фатирда торып укый Рүзәл. Ә яшәү шартлары аларның өчесендә өч төрле: шактый кысынкылыкта яшәргә туры килә аңа. Ашау-туклану, киенү, шактый тыгыз уку программасына өлгереп-җитешеп бару, имтиханнарны үз вакытында биреп бару – барысын да үзлегеңнән хәл итәргә туры килә. Тырышлык белән аларның барысы да җиңелә бара. Техникумны тәмамлап, товаровед дипломы белән чит-ят җирдә – Курган өлкәсендә өч ел эшләү Рүзәлне тагын да ныграк чыныктыра. Чөнки монда аңа, инде туган ягыннан да, иптәшләре-танышларыннан да аерылып, ашау-эчү, кием-салым мәшәкатьләрен үзлегеннән хәл итү белән бергә, үзенә 17 генә яшь булуга да карамастан, өлкән яшьтәге белгечләр өчен дә шактый катлаулы булган товаровед хезмәтен үтәргә, миллионлаган сумлык товар өчен җавап бирергә, ялгышмаска кирәк була. Монда эшләгәндә Рүзәлне, аның әле яшь булуыннан чыгып, ике тапкыр алдарга да тырышып карыйлар. Берсендә эш хәтта судка барып җитә: әмма гаделлек җиңә, Рүзәлнең гаепсез булуы ачыклана.
Армиядә хезмәт итеп кайту да Рүзәлне чыныктыра – аның дөньяга карашын киңәйтеп җибәрә. Аның тормыштагы максаты да шул чакта ачыклана. “Яшьтән үк туган җирдән аерылып, читтә руслар арасында яшәп алу, аннары өч ел армиядә булу миндә туган җирне, милләтемне, татар культурасын, телемне хөрмәт итү хисләре көчәя баруга сәбәп булды”, - дип искә ала Р.Юсупов үзе бу турыда. Армиядән кайтканда инде аның тормыштагы максаты ачыкланган була: ул – уку, белем алу, туган теле һәм әдәбияты өлкәсендә белгеч булу. Бу теләк аны Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә алып килә. "Мин җиң сызганып, бөтен тырышлыгымны җигеп, күңелемне салып, ашкынып дигәндәй укырга керештем", - дип яза ул үзе турында. – Һичшиксез, университет минем киләчәк тормышымның, алда торган җаваплы эшләремнең ныклы нигезе булды”.
Чыннан да, университетта укыган елларда Рүзәлнең үзенә Алла тарафыннан салынган барлык сәләт-мөмкинлекләре эшкә җигелә. Ул һәр предметтан бары “бишле”ләр генә алып укый, 3 – 5 курсларда Ленин степендиаты була. Җәмәгать эшләре алып бара, тарих-филология факультетының комсомол оешмасы секретаре булып эшли, үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә катнаша. Һәр фәнне тирәнтен үзләштерүен күреп, аны индивидуаль план буенча укырга күчерәләр. Кафедра мөдире М.Зәкиев тәкъдиме белән, ул тәрҗемә теориясе һәм практикасы өлкәсен өйрәнә башлый һәм бу тема соңыннан аның бөтен гомере буена фәнни эзләнүләр өлкәсенә әверелә: университетны ул филолог-тәрҗемәче квалификациясе алып, кызыл диплом белән тәмамлый. Биш еллык уку планын дүрт елда үти, дүртенче курстан алып, укуы белән бергә радиода тәрҗемәче булып эшли башлый: Мәскәүдән килгән соңгы хәбәрләрне татар теленә тәрҗемә итеп, эфирга чыгара.
Радиода берничә ай эшләгәч, Рүзәлне Татарстан телевидениесенең пропаганда бүлегенә эшкә алалар. Монда ул шушы китап авторы Әгъзам ага Фәйзрахманов белән бер коллективта эшли. Әгъзам ага телевидениедә Рүзәлдән шактый алда эшли башлаган була: ул анда 26 ел буе информация тапшырулары җитәкчесе булып эшләгән. Рүзәл үзе бу еллар турында: “Мин анда тормышның төрле өлкәләреннән бай мәгълүматлар алдым, күп нәрсәләргә өйрәндем һәм зур белемле, киң карашлы, күркәм шәхесләр белән таныштым, рухи яктан нык баедым”, - дип яза.
Р.Юсуповның шуннан соңгы тормышы фән белән бәйле. 1967-1970 елларда ул Казан дәүләт педагогия институты ректоры Мирфатыйх Зәкиев җитәкчелегендә аспирантурада укый, аны 1970 елда “Русчадан татарчага тәрҗемә итүнең лексика мәсьәләләре” дигән темага диссертация яклап тәмамлый.
Яңа гына фәнни дәрәҗә алган яшь белгечне эшкә Казан педагогика институтының татар теле кафедрасына өлкән укытучы итеп алалар. Шуннан Р.Юсуповның югары уку йортында эшләү чоры башлана.
Китапның “Фән һәм мәгърифәт дөньясына ныклы адымнар” дигән икенче бүлеге нигездә Р.Юсуповның югары белем бирү өлкәсендәге эшчәнлегенә багышланган. Укытучы булып эшли башлавына күп тә үтми, Рүзәлне тарих-филология факультетының партоешма секретаре итеп сайлап куялар. Җәмәгать башлангычы тәртибендәге бу эш аның өчен инде яңалык булмый, университетта укыганда ук ул комсомол оешмасы секретаре булып эшләгән иде бит. 1970 елларда җәмгыятьтә партиянең абруе әле көчле була, шунлыктан портоешма секретарена да таләп югары. Ә Рүзәл – ышанычлы кеше һәм ул, гәрчә аның өчен хезмәт хакы түләнмәсә дә, бу шактый четерекле һәм җаваплы эшне җиренә җиткереп башкарып барырга тырыша. Бер үк вакытта фән белән дә шөгыльләнә. Аңа туган теленең үзенчәлекләрен, зурлыгын, бөеклеген ачыклау теләге тынгылык бирми: туган халкына ихтирамын, аны яратуын шул туган телен җентекләп өйрәнүе белән белдерергә тырыша: үз-үзен аямыйча, яратып һәм үҗәтләнеп, бөтен барлыгы белән татар теленең бөтен нечкәлекләрен, башка телләргә тәрҗемә итү үзенчәлекләрен өйрәнә. Диссертация яклаганнан соң күп тә үтми, аның “Тәрҗемә теориясенә кереш”, “Тәрҗемә мәсьәләләре”, “Тәрҗемә һәм тел культурасы” исемле китаплары басылып чыга. Алар, галим үзе үк күрсәткәнчә, аның киләчәктәге докторлык диссертациясенең темасын ачыкларга ярдәм итәләр. “Тамчы тама-тама таш яра” диләр бит. Рүзәлнең шундый туктаусыз эзләнүләре нәтиҗәсендә докторлык хезмәтенең темасы да ачыклана: ул – “Рус һәм татар теленең лексик-семантик һәм фразеологик системаларындагы гомумилек һәм специфик үзенчәлекләр”. Бу тема бик киң - күп теоретик материал белән танышырга, фактик материал җыярга, фикерләрне системага салып язарга кирәк. Һәм менә күпъеллык тырышлык нәтиҗәсе булып 1980 елда галимнең “Лексико-фразеологические средства русского и татарского языков” дигән монографиясе басылып чыга. Белгечләр бу хезмәтне тел гыйлеменең яңа өлкәсе булган контрастив лингвистикага караган яңа ачыш дип бәялиләр. 1970 еллар азагына Рүзәлнең докторлык диссертациясе яклауга инде әзер була, әмма яклау тиз генә барып чыкмый. Контрастив лингвистикага караган докторлык диссертацияләрен яклата торган совет булмау аркасында, СССР Фәннәр академиясенең Рус телен фәнни тикшерү институтында махсус совет җыеп якларга туры килә. Ә аны оештыру шактый вакытка сузыла. Һәм менә, ниһаять, 1982 елда Рүзәл - татар авылында туып үскән, татар мәктәбендә укыган татар егете – бөтен ил һәм дөньякүләм танылган галимнәр, рус һәм төрки телләрнең төп белгечләре – академиклар һәм профессорлар алдында, рус һәм татар телләренең лексик-семантик һәм фразеологик системаларының үзенчәлекләре хакында рус телендә докторлык диссертациясе яклый. Бу, әлбәттә, фән дөньясында моңарчы күрелмәгән бер вакыйга була. Рүзәл, диссертациясен уңышлы яклап, Казанга кайта. Аның бу зур фәнни җиңүенә шатланучылар да була, Рүзәлне үзенә көндәш итеп кабул итүчеләр дә табыла. Институт җитәкчелеге Рүзәлне филология факультетының деканы итеп куя. Әмма аңа декан булып озак эшләргә туры килми: институт ректоры Мирфатыйх Зәкиевне Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының директоры итеп билгеләп кую сәбәпле, пединститут ректоры вазифасы бушый. Бу урынга партия өлкә комитеты берничә кандидат арасыннан Р.Юсуповны сайлап ала. Рүзәл бу гаять зур һәм җаваплы эшкә атлыгып тормый, бары өлкә комитетында берничә тапкыр җитди сөйләшүдән соң гына үзенең ризалыгын бирә. Шулай итеп, 1986 елның июленнән Рүзәл Казан педагогика институтын җитәкли башлый: бу вазифада ул 2002 елга кадәр эшли.
Җитәкчелек эшен Рүзәл гуманлылык югарылыгыннан торып башлап җибәрә. “Минем төп принцибым – югары нәтиҗәле эш таләп итүне кешеләргә яхшы мөнәсәбәт, кайгыртучанлык белән бертигез тоту. Җитәкче өчен иң әһәмиятле сыйфат – кешелекле булу, масаймау, беркемнең дә кешелек намусына кагылмау, беркемгә дә кимсетеп карамау, - дип яза Р. Юсупов үзе бу турыда. – Үземнең иң әһәмиятле бурычларымның берсе итеп коллективта үзара аңлашу, татулык мөнәсәбәтләре булдыруны һәм саклауны санадым”, - ди. Әлбәттә, җитәкчелек итүнең бу рәвеше үзенең уңай нәтиҗәләрен дә бирә: ул ректор булып торган чорда (1986 – 2002 еллар) Казан пединституты сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да үсә; бу үсеш бөтен өлкәдә бара. Институт, рейтингы буенча, йөз педагогика югары уку йортының беренче унлыгына кереп, Россиянең һәм Татарстанның әйдәп баручы вузларының берсенә әверелә. Факультетлар һәм кафедралар саны икеләтә арта: 6 факультет иде – 12 була, 30 кафедра 60 ка җитә. Студентлар һәм укытучылар контингенты арта, яңа белгечлекләр кертелә. Чит ил вузлары белән элемтәләр булдырыла һәм алар елдан-ел киңәя. Докторлык диссертацияләре яклау советлары ачыла, укытучыларның тормыш хәле яхшыра. 1994 елда уку йорты яңа статус ала – педагогика университетына әверелә һ.б. Р.Юсуповның болай җанын биреп эшләве кайбер коллегаларына ошамый, аларда көнчелек тудыра. Китапның “Көнләшү – яман чир” дигән бүлегендә шундый бер көнләшү очрагы тасвирлана: ректор өстеннән шикаятьләр язу, аны эшеннән алдыртырга йөрүләр хакында бәян ителә. “Кешеләргә яхшылык эшләүдән куркырга кирәкми” дигән бүлектә Р. Юсуповның ректор булып торганда күп кешеләргә яхшылык эшләве турында сөйләнә: ул авыр хәллеләргә хәтта үзенә куркыныч янаганда да ярдәм итәргә тырыша. Хезмәт хаклары аз булган йөзләрчә укытучыларга һәм хезмәткәр-эшчеләргә системалы рәвештә материаль ярдәм күрсәтелеп киленә: гыйльми дәрәҗәсез укытучыларга, лаборантларга, хуҗалык эшчеләренә төп хезмәт хакларына өстәп түләү гадәткә керә. 1990 еллар башында шактый күп кешене квартиралар белән тәэмин итү мөмкинлеге табыла. Торакны гадел юл белән, бары профсоюз оешмасы оештырган чират тәртибендә генә бирү гадәткә кертелә. Гади эшчеләр дә уңайлы квартираларга ия була. Гомере буе начар торакта яшәгән җыештыручы Сания ханым, өч бүлмәле яңа квартира алгач, шатлыгыннан ни эшләргә белмичә, бу хәлгә ышанмыйча йөри. Күп еллар буе, ректорны очратканда, шатлыгыннан елый-елый рәхмәтләр укый торган була. Илдә бушлай торак белән тәэмин итү системасы бетерелгәч, университет 50ләп кешегә өлешчә түләү тәртибе белән квартиралар бирү җаен таба. Договор белән укучы студентларга ректор тулай торакта яшәгән өчен дифференциаль түләү системасын кертә. Соңыннан бу “юмартлыгы” ректорга кыйммәткә төшә: финанс-ревизия комиссиясе моны закон бозу буларак кабул итә. Шундый игелекле эшләре белән беррәттән, Рүзәл һәрвакыт үз фикерен ачыктан-ачык әйтә, кирәк чакта кемнәрнедер тәнкыйть тә итә. Дөреслекне болай әйтү, гаделлек өчен көрәшү кайбер кешеләргә ошамый, Финанс министрлыгыннан ревизия артыннан ревизия җибәреп, ничек тә гаеп табарга тырышалар һәм ахырда Рүзәлне ректорлыктан үз теләге белән китәргә мәҗбүр итәләр. “Шушы чорда ул дуслар булып, үзенә тәлинкә тотып йөргәннәр арасында вак җанлы, икейөзле кешеләр барлыгын белә”, - дип яза Әгъзам ага Фәйзрахманов. Һәм дәвам итә: “Моның белән дөнья бетми: Рүзәл Юсупов Казан педагогика университетында кафедра мөдире булып эшләп кала. Кешеләр аңа хөрмәт белән караудан туктамый... Соңрак куанычлы хәлләр дә була. Шундыйларның берсе – 2007 елда Рүзәл Юсуповны Татарстан Фәннәр академиясенең академигы һәм вице-президенты итеп сайлап куялар”.
Ә. Фәйзрахманов китабында Р.Юсуповның күп өлкәләрдәге күпкырлы эшчәнлеге тулы яктыртыла. “Тел галиме – публицист” дигән бүлектә, мәсәлән, сүз Р.Юсуповның тәрҗемә мәсьәләләренә багышланган “Татар һәм рус телләрендәге лексик-фразеологик чаралар” (1980), “Тәрҗемәнең теоретик һәм практик мәсьәләләре” (2011), “Мәгърифәт, милләт, мәмләкәт” (2016) китаплары, “Мәгариф” журналында, “Звезда Поволжья”, “Ватаным Татарстан”, “Мәдәни җомга” газеталарында бастырган туган телебезнең язмышы хакындагы күп санлы мәкаләләре турында бара; аларда галим бүгенге көндә җәмәгатьчелекне борчып торган тел мәсьәләләренә үз мөнәсәбәтен белдерә, туган телне саклап калу турында үзенең эшлекле, реаль тәкъдимнәрен кертә.
“Шушы көннәрдә мин аның яңа гына чыккан “Матбугат һәм эфир теле” дигән китабын укып утырганда, андагы кушымтада академик Р.А.Юсуповның басылып чыккан хезмәтләре исемлегенә игътибар иттем, - дип яза китап авторы. – 60 тан артык монография, дәреслек һәм уку ярдәмлеге, 500 чамасы фәнни һәм публицистик мәкалә. Мондый иҗат нәтиҗәләренә, мөгаен, гомере буе бары язу-сызу белән генә шөгыльләнгән профессиональ язучыларның да бик азы гына иядер. Белүемчә, галимнәрнең дә, гадәттә, монографияләре берничә генә була. Ә.Р.Юсуповның монографияләре – 22!”.
Рүзәлнең фәнни-педагогик эшчәнлеген анализлап, Ә. Фәйзрахманов галим ирешкән түбәндәге биеклекләрне санап чыга. Менә алар: Рүзәл төзегән “Теория и практика перевода” программасын СССР Мәгариф министрлыгы илебезнең барлык педагогика уку йортларында кулланма буларак тәкъдим итә, бу программа Мәскәү, Ленинградтагы үзәк нәшриятларда басылып чыга; “Татар-рус телләренең бәйләнеше: теориясе һәм практикасы” дигән фәнни хезмәте өчен академик Р.А.Юсуповка 1988 елны фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе бирелә; Р.Юсупов җитәкчелегендә 30 кандидатлык һәм 5 докторлык диссертацияләре әзерләнә һәм яклана (бу үзе генә дә күпме хезмәт куюны сорый!); күп еллар буе ул “Тарихи, типологик һәм чагыштырма тел белеме” дигән тема буенча докторлык диссертацияләре яклау советы рәисе булып эшли, һ.б.
Ә. Фәйзрахманов китабында Р.Юсуповның күп төрле иҗтимагый эшләр алып баруы турында да бәйнә-бәйнә сөйләнә. Биредә без ул башкарган җаваплы эшләрнең кайберләрен санап кына китәбез.
Ректор булып эшли башлагач, Р.Юсуповны Казан шәһәр советы депутаты итеп сайлыйлар: монда ул мәгариф комиссиясе рәисе вазифасын башкара. Бу комиссия әгъзалары Казан шәһәренең мәктәпләре, балалар бакчалары һәм башка төрле мәгърифәт учакларының эшен яхшырту буенча шактый күп игелекле эшләр башкара. 1990 елда Р.Юсупов Татарстан Югары Советы депутаты булып сайлана һәм 1995 елга кадәр Милли мәсьәләләр һәм мәдәният комиссиясенең рәисе булып эшли. 1990 елда Татарстан Югары Советы президиумы ТССРның дәүләт суверенитеты турындагы Декларациянең проектын әзерләү буенча эш төркеме оештыргач, аның эшендә актив катнаша. 1990 елның 27 августында ТАССРның 12нче чакырылыш Югары Советының икенче сессиясендә М. Шәймиев чыгышыннан соң икенче булып Р.Юсупов чыгыш ясый.Үзенең чыгышында ул Татарстанда дәүләт суверенлыгын игълан итүнең объектив зарурлык булуын күп мисаллар китереп исбатлый. Декларация текстын ахыргача әзерләп бетерү өчен килештерү комиссиясе эшендә хезмәт куя. Россия ягының таләбе буенча, 1992 елның февралендә күпмилләтле Татарстан халкының ихтыярын ачыклау өчен референдум уздырыла. Референдумны әзерләү чорында Р.Юсупов, Югары Совет депутаты буларак, халыкны алда торган референдумда актив катнашып, Татарстанның суверенлыгы өчен тавыш бирергә өндәп, радио-телевидениедә, вакытлы матбугатта күп тапкырлар чыгышлар ясый. Татарстанның Конституциясе проектын язуда да Р.Юсупов, Конституция комиссиясе члены буларак, күп хезмәт куя. Бу турыда Рүзәл үзе: “Чын суверенлыкка ирешү идеясенә ышанып һәм моның тормышка ашырылуын теләп, мин үземнең чыгышларымда дәүләт суверенлыгы турындагы Декларациянең хәлиткеч пунктларын һәм Конституциянең аеруча мөһим статьяларын гамәлгә ашыруга юнәлтелгән мәсьәләләрне шактый кискен куя һәм башкарма хакимиятнең Декларация идеяләрен тормышка ашыру буенча җитдирәк гамәлләр кылуын таләп итә идем”, - дип искә ала. Ә. Фәйзрахманов аның чираттагы эше турында: “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы Законны әзерләүдә иң күп көч сарыф иткән кеше дә депутат Р.Юсупов булды, дип әйтергә тулы нигез бар”, - дип яза. Әлеге Закон проектын әзерләгәннән соң, аны Сессиягә тәкъдим итү Р.Юсуповка тапшырыла: бу турыдагы төп докладны ул ясый. Әлеге мөһим мәсьәләләр буенча Р.Юсупов күп тапкырлар татар һәм рус телләрендә газета-журналларда, радио-телевидениедә кыю чыгышлар ясый. Һәм, әлбәттә, мондый чыгышлар үзенең тискәре нәтиҗәсен дә бирми калмый: Р.Юсуповны һәм парламентта кыю, принципиаль чыгышлар ясаган башка депутатларның берсен дә Татарстанның алдагы чакырылыш Дәүләт Советына үткәрмиләр.
Р. Юсупов хезмәт куйган тагын бер юнәлеш – аның “Татарстан Республика партиясен” төзүе һәм 1992-1995 елларда ул партиянең рәисе булып эшләве. 1980 еллар азагында Коммунистлар партиясе банкротлыкка чыккач, күпчелек халыкны үз артыннан ияртә алырлык партия кирәклеге ачыклана. Ул, республика халкы ихтыяҗларын исәпкә алып, әмма каршылыклар тудырмыйча, тыныч юл белән, демократик Татарстан Республикасының прогресска ирешүенә, халыкның бәхетле яшәвенә ярдәм итәргә бурычлы партия булырга тиеш була. Р.Юсупов, фикердәшләре, дуслары белән киңәшеп, шундый партия төзүне үз өстенә ала. Яңа партиянең программасын, уставын төзи. Аның рәисе булып сайлана. Партияне Юстиция министрлыгында теркәтер өчен зур тырышлык куя. Татар һәм рус телләрендә чыга торган “Татарстан Республикасы” газетасын оештыралар. 1992 – 1995 елларда ул шушы партиянең рәисе булып эшли. Болардан тыш Р. Юсупов тагын Министрлар Кабинеты карамагындагы “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы Законны гамәлгә ашыру комитеты эшендә дә катнаша. 1992 елда оештырылган “Татарстан – гарәп илләре” дуслык җәмгыятенең рәисе вазифасын башкара, һәм башкалар. Шулай итеп, Р.Юсупов бөтен гомере буе туган халкын тулы хокуклы һәм бәхетле итеп яшәтү өчен төрле өлкәләрдә җан атып, армый-талмый эшли.
Ә.Фәйзрахманов китабының “Чит җирләрне күреп гыйбрәт ал!” дигән бүлегендә Р. Юсуповның чит илләргә сәяхәт кылулары яктыртыла. Академик Рүзәл Юсупов – дөньяны айкаган галим. Кайларда гына булмый ул! Чит илләргә сәяхәтләрен ул Мисыр, Алжир һәм Төркиядән башлый. Чехословакия, Болгария, Германия, Италия, Франция, Испания, Португалия, Англия, Голландия, Швейцария, Греция, Кипр кебек Европа илләрен йөреп чыга. Көнчыгыш илләреннән Һиндстанда, Малайзиядә, Индонезиядә, Сингапурда, Гарәп Әмирлекләрендә, Иранда, Япониядә, Кытайда, Вьетнамда, шулай ук Америка Кушма Штатларында, Доминикан республикасында, Мексикада, Австралиядә була. Чит җирләрдә булу, дөньяның төрле почмакларында яшәүче халыкларның тормышын үз күзләрең белән күрү, әлбәттә, бик файдалы: андый кешенең дөньяга карашы киңәя, эрудициясе байый. Рүзәл Юсупов, чит илләрдә булуы турында истәлекләр язып, төрле газеталарда бастырып, халкыбызның дөньяга карашын киңәйтүгә дә үзеннән өлеш кертә.
“Буыннар элемтәсе өзелмәсен өчен, яшьләргә кумирлар, үрнәк булырлык геройлар, яңа җиңүләргә өндәрлек шәхесләр кирәк. Бар безнең андый шәхесләребез. Күренекле галим, җәмәгать эшлеклесе Рүзәл Юсупов – менә шундый шәхесләребезнең берсе”, - дип башлап китә Ә.Фәйзрахманов китапның соңгы “Нәрсә ул бәхет һәм ничек бәхетле булырга?” дигән бүлеген. Монда, әлбәттә, бөтен кеше өчен дә уртак булган бәхетле булу рецебы бирелми. Анда китап авторының һәм академик Рүзәл Юсуповның бәхет турындагы фикерләре бәян ителә. Аларның фикерләреннән берничә өзек китерик. Икесенең дә уртак фикере буенча, бәхетле булу өчен иң элек сәламәт булу кирәк. “Кеше гомере буе бәхетле яки бәхетсез булган, дип сөйләү чынбарлыкка туры килеп бетми, - дип яза Ә.Фәйзрахманов. – Әгәр кеше сау-сәламәт туып, җитди авырмыйча, гарипләнмичә яшәсә, аны “бәхетле” дияргә мөмкин. Чөнки сәламәтлек – иң зур бәхет ул. Вакытлыча кыенлыкларны кешенең бәхетсезлеге дип санап булмый. Иң зур бәхетсезлек – зур физик кимчелек белән туу, озак вакытлар җитди авырып яшәү, яки һәлакәткә очрап, гарип булып калу. Дөрес, күп кешеләр сәламәт чакта моның кадерен белмиләр, таза-сау булуның зур бәхет икәнен онытып җибәрәләр”. Ә Р.Юсупов үзенең “Нәрсә ул бәхет һәм мин бәхетле кешеме?” дигән мәкаләсендә болай дип яза: “Әйбәт яшәү, бәхетле булу өчен, тырышлык, һичшиксез, үзеңнән тора торган иң әһәмиятле шартларның берсе. Минем тормышымда азмы-күпме уңышлар, казанышлар булган икән, аларның нигезе үз алдыма максат куеп, бөтен көч-куәтемне сарыф итеп, үземне аямыйча, шул максатка ирешә барып яшәүдә. Шулай яшәү минем гомеремнең төп принцибы булды. Болай эшләү кешедән зур ихтыяр көче, фидакарьлек, аяусызлык һәм хәтта ниндидер мәсьәләләрдә күпмедер дәрәҗәдә үзеңнән корбан да таләп итә. Шул рәвешле үз алдыңа куйган бурычны үтәү үзеңә зур мораль канәгатьләнү, димәк, бәхет китерә”. Бәхетле булу өчен әле тагын, һичшиксез, гаиләдә иминлек, бер-береңне хөрмәт итеп яшәү дә кирәк. “Һич тә икеләнмичә әйтә алам: Рүзәл Юсупов гаиләсендә дә бәхетле булды, - дип яза китап авторы. – Хатыны Дилара ханым белән тату яшиләр. Кызлары Диләфрүз белән кияүләре Айдарның да тормышлары матур. Акыллы, тырыш оныклары үсеп җитеп килә. Кода-кодагыйлары белән дә даими аралашып, дус яшиләр”. Рүзәл Юсупов үзе дә тормыш юлдашы Диларага бик рәхмәтле: фән өлкәсендә зур уңышларга ирешүендә ул Дилараның зур роль уйнавын ассызыклап әйтә: “...Диссертацияләрне (кандидатлыкны да, докторлыкны да) язганда иң зур ярдәм күрсәткән кешенең исемен атамасам, бу гаделсезлек булыр иде. Ул – хатыным Дилара, - дип яза ул. – Ул диссертацияләрнең икесен дә (ә бу – берничә йөз бит) комиссион кибеттән арзанга гына сатып алган иске “Москва” машинкасында басып чыкты. Аны әле бер тапкыр гына басып калып булмый: төзәтеп, кабат-кабат басарга туры килә. Күп кенә мәкаләләрне дә, монографияне дә ул басты. Ул эшләрне, ул вакытларны аңа зур рәхмәт хисләре белән искә алам”, - ди.
Рүзәл Юсуповның тормыш юлын күздән кичереп, Ә. Фәйзрахманов шундый нәтиҗә ясый: “Күпме юл үтелгән, никадәр хезмәтләр язылган, күпме кешеләргә игелек кылынган. Һич шикләнми әйтергә мөмкин: галимнең гомере халык өчен, республика өчен намуслы хезмәт итеп узган”. Һәм үзенең китабын ул түбәндәге сүзләр белән тәмамлый: “Зур тел галиме, олуг шәхес Рүзәл Юсупов киләчәктә дә бу изге бурычны (туган телебезне саклауны һәм үстерүне) уңышлы үтәүгә үзеннән өлеш кертер, милләтебезне нәтиҗәле хезмәт җәүһәрләре белән куандырыр әле. Ни чәчсәң – шуны урырсың, ди халык. Рүзәл яхшы сыйфатлы орлыклар чәчәргә күнеккән, шунлыктан аның гамәлләре күркәм, иртәге көне өметле”.
Китапта тагын Р.Юсупов турында замандашларының истәлекләре, аның турындагы фикерләр, аңа багышланган тәбрикләүләр, шигырьләр, аның тормыш юлындагы истәлекле вакыйгаларның даталары, ул иҗат иткән монографияләр, дәреслекләр һәм уку ярдәмлекләре исемлеге бирелгән. Китап Р.Юсуповның балачагыннан алып бүгенгә кадәрге тормышының аерым моментларын сурәтләгән фотолар белән дә баетылган. Болар барысы да укучы күз алдына олуг галим һәм олпат шәхес Рүзәл Юсупов образын тулы килеш китереп бастыралар.
Әнвәр Шәрипов, филология фәннәре докторы.