ШАРИПОВ
Анвар Магданурович

Доктор филологических наук, профессор, академик, заслуженный учитель РТ, член Союза писателей РТ, автор монографий и научных статьей в области татарской литературы.

Кемдер берәү әйткән Әнвәр Шәрипов



Әйт син, шагыйрь!..


(Бүгенге татар шагыйрьләренә)
Әйтеп кал син, шагыйрь, соңгы сүзең, -
Туган телең – үлем алдында...
Нинди афәтләрен китереп куйды
Заман бүген синең алдыңа!..
Ярып сал син ачы хакыйкатьне,
Дертләп куйсын милләт йөрәге.
“Нишлим соң мин?” – диеп уйлансын ул, -
Уйлауның да була кирәге!
Глобаль афәт килә, җил-давылдай,
Айкап йөри барлык илләрне.
Бетерә ул гореф-гадәтләрне,
Бетерә ул милли телләрне...
Безнең татар кайчак онытыла,
Вак максатлар белән мавыга.
Искән җилгә каршы бара алмый,
Менә алмый максат тавына.
Соңгы вакыт бигрәк үзгәрдек без, -
Сәер хәлләр бара илемдә:
Хәтта аналар да бит сөйләшми
Сабый белән туган телендә.
Кем яшәтер безнең телебезне,
Әгәр без дә булсак битараф?
Мондый җавапсызлык, бу манкортлык
Каян килә безгә, бу тараф?!
Ата-бабалардан килә торган
Кая соң ул безнең горурлык?
Ник без мәнсез? Бармы ул көч бездә,
Афәтләргә каршы торырлык?
Кичерерме безне килер буын,
Телебезне саклап калмасак?
Ана телебезнең җәүһәрләрен
Киләчәккә алып бармасак?
Кичерерме безне безнең тарих,
Балкып торган узган гасырлар?!
Искә алсак, милли каһарманннар
Күз алдына килеп басарлар...
Әйт син, шагыйрь, бүген үз сүзеңне,
Соңга калма!
Иртәгә үк, хәтта үз балаң да,
Аңлар микән әйткән сүзеңне?
“Әти сүзе – хак сүз” диеп, балаң,
Хөрмәт итәр микән үзеңне?!..
Оран сал син, шагыйрь!
Соңга калма!..

Кемдер берәү әйткән


Кемдер берәү әйткән: “Һәр көнеңне
Соңгы көнең кебек яшә” дип.
Шулай итеп яшәсәң, ди икән,
Китәсең ди, имеш, яшәреп.
Чынлап та бит, әгәр бер уйласаң,
Бу сүзләрдә бардыр дөреслек...
Соңгы көнем диеп яшәгәндә
Арта икән чыннан да тизлек.
Ашыгасың икән, ниятләгән
Эшләреңне тизрәк эшләргә;
Тырышасың икән кешеләргә
Изгелекләр генә эшләргә.
Чыннан да бит ашыгасың икән
Алыйм диеп кояш җылысын...
Һәр үткән көн саен якынлаша
Синең соңгы тапкыр сулышың...
Һәрбер кеше алып китә икән
Үзе белән бөтен дөньясын:
Үз карашын, кайгы-шатлыкларын,
Борчылулы хисләр дөньясын.
Ә син, замандашым, ниләр кылдың
Үз гомреңдә, исән чагыңда?
Нинди игелекләр өсти алдың
Халкыбызга, уртак табынга?
Йөрәкләргә үтеп кердеңме син
Ялкынлы сүзең белән?
Кешеләргә үрнәк күрсәттеңме
Үз гамәлләрең белән?!
Бу яз минем соңгы язым диеп,
Бирдеңме син
Сөйгәнеңә соңгы назыңны?
Искә алсыннар дип, кешеләргә
Бирдең микән җырың-моңыңны?
Тормыш тәҗрибәңнән чыгып,
Акыл өстәдеңме берәүгә?
Нәрсә калдыралдың бу дөньяга,
Искә алып сине сөйләргә?
Соңгы көн дип әмма кайгырма син, -
Кабул итми аны хөр күңел!
Төшенкелеккә дә бирелә күрмә,-
Төшенкелек безгә хас түгел!
Кеше китү дөнья бетү түгел,
Булса да ул авыр югалту.
Синнән, миннән соң да дөнья калыр, -
Һәркөн иртән алсу таң атар...
Янып кал син, йөрәк, бу дөньяда,
Кешеләргә ялкын биреп кал!
Кешеләргә бирер ялкыныңны
Йөрәк-күңел җылысыннан ал!
Серем итеп кенә әйтим әле,
Бер теләк бар минем ул көнгә:
Гомер буе мин бит даһи фикер
Эзли килдем, ләкин
Табалмадым әле бүгенгә.
Килсен иде мин эзләгән фикер,
Булсын иде, булсын өр-яңа!..
Әйтеп калдыралсам иде аны
Соңгы көндә якты дөньяга!

Курку хисе


Алдан күрүчәнлек юк шул бездә,
Үткәннәрдән гыйбрәт алу юк.
Бүген үтсә – без шуңа канәгать,
Өс-баш бөтен бүген, тамак тук.
Курку хисе сеңгән каныбызга,
Аны ничек алып ташларга?..
Шушы курку әверелдерде бит
Күпмеләрне сатлык җаннарга.
Сатлык җаннар урап алган безне,
Арынырга иде алардан.
Төзергә иде корыч кешеләрдән
Милләт нигезен безгә яңадан.

Яктылык өләшәм


Тыныч кына яшим, алга чыкмыйм,
Тырышып эшлим һәрбер эшемне.
Авырлыклар килсә, түзә алам,
Шыкырдатып кысып тешемне.
“Нәрсәсе бар аның?” – диләр
Минем турыда кайбер кешеләр, -
“Өлкән агайларга яраклашмый,
Ул бит түгел безнең ишедән”.
Ләкин белми алар, мин кешегә
Хөрмәт белән карыйм, яратам.
Этлек эшли белмим, мин бары тик
Якты нурлар гына таратам.
Шуңа, дускай, син минем бары тик
Кыяфәткә генә карама...
Йөрәгемдә минем кояш яши,
Чаткыларым шуннан тарала.

Язмыш


Дулкын-дулкын булып килде язмыш,
Үзем сүттем, үзем төзәттем.
Һәр төзәткән саен идеалга,
Матурлыкка гүя йөз тоттым.
Идеалга барыбер җитә алмадым, -
Төзәткәнем саен чатнады...
Чатнаганын сылыйм дигәнемдә,
Чәлпәрәмә килеп капланды.
Ничә тапкыр мине ымсындырып,
Язмыш минем белән уйнады.
Нишләргә соң?
Төзәтергәме тагын?
Язмыш тагын шулай уйнармы?..

Этюд


Янды гомер, янды хисләр, -
Ләкин янып бетмәдек.
Сездән, бездән кала эзләр, –
Эзсез генә китмәбез.
Кысты дөнья, сызды күңел, -
Түздек, сынып төшмәдек.
Булыр җилләр, булыр давыл, –
Ләкин сыгылып төшмәбез.

Мәңгелек түгел...


Карап торам елга ярында,
Ага елга...
Ага гомерләр...
Бу мизгел дә мәңгелек түгел, -
Агып китәр, аккан елгадай.
Туктатып булмый елга агышын,
Колачың җәеп басып торсаң да...
Дөнья байлыгы да шундый бит ул, -
Вакыты җиткәч, китәр кулыңнан -
Зиннәтле йортлар, дача корсаң да...

Хисләремә тупас кагылма син...


Хисләремә тупас кагылма син,
Мин сөйгәне идем берәүнең...
Кем ул диеп син сорама миннән,
Кирәге юк андый сорауның.
Син сорама аның турыда миннән,
Яңартма ла йөрәк ярасын.
Кайтмый инде ул чак, мәңге бетте,
Хыялларда гына яңарсын...
Ул чак узды, ул чак кайтмый инде,
Кирәге юк аны теләүнең...
Мин сөйгәне идем берәүнең лә,
Кадерлесе идем берәүнең...

Күзгә-күз карашып...


Теләкләр бер булсын, кәефләр көр булсын,
Дөньяга тик шатлык китерик.
Афәтләр булмасын, өметләр сүнмәсен,
Тормышны мәгънәле иттерик.
Син – миңа, мин – сиңа һәрвакыт, һәрчакта,
“Кадерлем” дип кенә дәшик без.
Сөйләшер сүзебез бетмәсен, бетмәсен,
Күзгә-күз карашып яшик без
.

Бәхет


Мин бәхетле!..
“Мин бәхетле!” дип кабатлыйм үз-үземә...
Мин бәхетле, гәрчә дистә еллар буе,
Күренмәсәң дә син күземә.
Мин бәхетле...
Күренмәслек нечкә җепләр бәйли
Безнең күңелләрне.
Ерак яшәп, дистә еллар буе
Искә алу – үзе
Бәхет түгелмени?!

Аермалар


Синең яшьлек үзеңчә үткәндер,
Минем яшьлек узды үземчә.
Шул “үземчә”ләрне бергә кушып,
Без яшибез инде “безнеңчә”.
Икебездә безнең – ике дөнья,
Арасында бардыр аерма...
Шул “аерма”ларны алга алып,
Үз ягыңа гына каерма...
Дус яшәүләргә соң ни җитә!..

Кояш әйтә...


Бакчада мин җиләк җыям:
Табигать тә минем белән;
Мин аның белән сөйләшәм:
Мин бит аның телен беләм.
Кояш әйтә: “Гафу үтен!”.
Җилләр әйтә: Гафу үтен!”
Кошлар әйтә: “Гафу үтен!”.
Гөлләр әйтә: “Гафу үтен!”.
Илереп гафу үтенәм, -
Тик үтми минем сүзем...
Гаеплесе мин идем шул,-
Төзәтергә тиеш үзем.
- - - -
Афәт килгән чакта кешеләр:
“Алла ярдәм итәр”, - диләр.
Алла ярдәме тимәслек
Эшләр барын белмиләр.

Кешеләр арасында


Алтын кешеләр бар,
Көмеш кешеләр бар,
Бакыр кешеләр бар,
Тимер кешеләр бар,
Корыч кешеләр бар,
Җебегән кешеләр бар,
Елак кешеләр бар,
Елгыр кешеләр бар,
Елан кешеләр бар...
Йа, Раббым, үзең саклый күр,
Йөзе матур булган,
Эче агу белән тулган елан кешеләрдән!

Кыска шигырьләр


“Ир – баш, хатын – муен” дигән сүзләр
Туры килә икән чынлыкка.
Тормыш корган көннән бирле башны
Боргалыйсың төньяк – көньякка.
Язмышымны сиңа тапшырдым дип,
Үпкәләмим үзем язмышка.
Ә шулай да баш һәм муен булып
Яшиселәр килә тормышта.

х х х

Тыныч кына яшим дигән чакта
Ялкын килеп төшә күңелгә.
Хатын аны бик тиз сизеп алып,
Суын сибә утлы күмергә.
Сүнгән күмер белән яшәгәндә,
Яңа очкын кабына күңелдә...
Хатын кайчан суын сибәр диеп,
Көтеп яшим әле бүген дә.

х х х

Таш булдың син...
Күңелең катты синең...
Ялкын һәм ут кирәк
Эретергә синең күңелне...
Кешеләр! Ут бирегез миңа
Эретергә шул таш күңелне...
Берчак акыл килер шикелле...

х х х

Көзен агачыннан төшкән яфрак
Үз урынына инде менә алмас.
Илле яшьтә күргән хөрмәтне ир
Сиксән яшьтә инде күрә алмас.

х х х

Ашыгам шул, миңа тизрәк кирәк:
Уйламыйча эшләр эшләнә.
Тормыш кагыйдәсе шунда икән, -
Үкенерлек эшләр эшләмә!

х х х

Казан дибез, Казан дибез,
Күрәбез аның тышын.
Урамында йөрми торып,
Белеп булмый бит эчен.
Ә эчендә ниләр бар соң?
Сөйләп бетереп булмый...
Казанны күрмәгән кеше
Бер тиенгә дә тормый...

х х х

Җитте, каләм! Буш сүзләрне язма!
Ялкын булып чыксын һәр сүзең!