ШАРИПОВ
Анвар Магданурович

Доктор филологических наук, профессор, академик, заслуженный учитель РТ, член Союза писателей РТ, автор монографий и научных статьей в области татарской литературы.

Әтине бер күрдем... төшемдә...


Без – кырык беренче ел балалары. Минем әтине бер тапкыр да күргәнем юк. 1941 елның июль башында ул сугышка киткәндә мин әле тумаган булганмын. Ул китеп өч ай үткәч туганмын. Шул китүдән әти кайтмаган. Әнинең сөйләве буенча, аны башта Суслонгерга җибәргәннәр. Аннан аның ике хаты килгән (әмма ул хатлар сакланмаган). 1942 елда язган соңгы хатында ул “Безне фронтка җибәрәләр” дип язган булган. Миңа шулай сөйләделәр: эшелон белән Сталинград фронтына барганда, Саратов тирәсендә булса кирәк, әтиләр утырган поездны һавадан бомбага тоталар. Шул вакытта әти вафат булган булса кирәк, әнигә бары “Хәбәрсез югалды” дигән хат кына килгән. Соңыннан эзләтеп тә карадык, ләкин әтинең язмышы төгәл генә ачыкланмады әлегә.

Без, сугыш чоры балалары, сугыштан соңгы ач-ялангач еллардагы “Лаеш шулпасын” артыгы белән эчтек, сыгылып төшмәдек, кәлҗемәләр ашап булса да, исән калдык. Шуннан соң күп еллар үтте. Без үсеп җиттек. Мин инде, өйләнеп, үзем әти булдым. Яшем ярты гасырдан да узып китте. Һәм менә бервакыт, 2002 еллар тирәсендә мин төш күрәм. Аннан соң да инде күпме вакыт узды, ә ул төш һаман хәтердә. Хәзер мин сезгә шуны сөйлим.

Мин Чаллыда яшим икән. Бервакыт иртән Яңа шәһәрдәге Тынычлык проспекты буенча ГЭС бистәсенә таба барам. Вахитов проспекты белән кисешкән күпергә җиттем. Карасам, Вахитов урамын тутырып, капма-каршы ике якка да халык агыла. Халык шулкадәр күп, бер-берсенә тыгызланып баралар. Бөтен машина юлын тутырганнар. Минем Санкт-Петербургта булганым бар иде: анда Нева проспектында Публичный китапханә янындагы җир астыннан чыгу юлында һәрвакыт халык ташкыны була. Вахитов урамындагы халыкның күплеге миңа шул күренешне хәтерләтте. Күпергә килеп кердем, күпернең ике ягыннан агылган халыкны карый-карый барам. Шулвакыт кинәт каяндыр һавадан, өстән гадәттән тыш калын, кырыс тавыш ишетелде: “Әти-и килә-ә!”. Бу гади тавыш кына түгел, ә күк күкрәве кебек дәһшәтле, куркыныч тавыш иде. Мин аска карыйм: халык агыла да агыла. Бөтен шәһәрне яңгыратып тагын шул тавыш ишетелде: “Әти-и килә-ә!”. Карасам, Камаз заводлары ягыннан, халык арасында, аркасына юл биштәре аскан, өстенә начаррак кына кием кигән, урта буйлы бер кеше килә. Ул әле күренә, әле халык ташкынында югалып ала. Менә ул халык белән бергә мин басып торган күпергә килеп җитте, күпер астында бераз югалып торды да, халык белән бергә күпернең икенче ягыннан килеп чыкты. Мин ныклап күрергә дә өлгерә алмадым – әти, халык арасында бер күренеп, бер югалып, Кама елгасына таба китеп тә барды. Шулай итеп, мин әтине күпергә кадәр бер тапкыр, күпердән чыккач тагын бер тапкыр күреп, танып калдым.

Бу төш мине шактый уйландырды. Ул чыннан да минем әти иде бит! Әмма ни мин аңа, ни ул миңа бер сүз дә әйтешмәдек. Ул мине күрмәде дә кебек. Аның юл биштәре аскан, бераз бөкрәя төшкән гәүдәсе әле дә минем күз алдымда, ә колагымда “Әти-и килә-ә!” дигән дәһшәтле тавыш әле дә ишетелеп торган кебек.

Әтине төштә мин шулай күрдем. Ә чынлыкта ул нинди булган икән? Аны каян белергә? Инде хәзер әтине күргән-белгән кешеләрне дә таба алмыйсың. Әни дә, әтине күреп-белгән туганнар да вафат (Урыннары җәннәттә булсын!). Бары бер генә чыганак – язма истәлекләр генә кала. Аларны каян табарга?

Миңа шунысы мәгълүм: атаклы Бәйрәкә мәдрәсәсендә укыган булса да, әтидән калган язмалар бик аз. Бары бер кесә дәфтәре сакланып калган. Ярый әле, ул сакланган; аннан аз гына булса да мәгълүмат алырга була.

Бу дәфтәр әтигә хәрби хезмәттә чакта, 1924 елда бирелгән. Мәктәп укучыларының гадәти сары тышлы 12 битле (аның да уртадан өч кенә бите), туры сызыклы дәфтәрен өчкә кискәннәр дә, шуның бер өлешен әтигә биргәннәр (ул елларда дәфтәргә дә кытлык булган ахры). Тышына “Красноармейская Памятная Книжка кр -ца Аракчинской кадроты 5 взвода Шарипова” дип язылган( язуы матур, почеркы грамотный). Ә әти аңа, гарәп язулы китаплардагы гадәт буенча, дәфтәрнең артыннан яза башлаган: дәфтәрнең арткы тышына гарәп хәрефләре белән “Ошбу дәфтәр Мәгъдәнинур (әтинең мулла кушкан исеме чыннан да Мәгъдәнинур булган) Шәрифовка бирелде 1924 сәнәдә, төрле нәрсәләр язар өчен” дип язып куйган. Дәфтәрне ачабыз. Беренче биткә, өскә кызыл кара белән әти түбәндәгеләрне язып куйган: “Мин Казандан бөтенләй котылып кайтдым 1926 елда, 24 гыйнвар дүшәнбә көн, кич берлә сәгать 9 да. Үзем Бөгелмәгә явиться 26 гыйнварда бардым, дүшәнбә көн. Янә волостка чәһәршәнбә көн 28 гыйнварда явиться булып кайтдым”. Шуннан хәрби хезмәте турында болай өстәгән: “Һәм дә үзем тегендә 29 ноябрьдә чирләп, 1 декабрьдә военный госпитальгә бардым. Анда 16 декабрьдә мине (бер сүз бозылган) илтделәр. Һәм дә анда 30 декабрьдә мине тагын кире госпитальгә кайтардылар. Анда мин 13 гыйнварда комиссия булып, частька кайтдым. Мәгъдәнур Шәрипов”.

Шуннан соң дәфтәрдә карандаш белән язылган язулар китә. Әти анда халык җырларын язган. Җыр текстлары дәфтәрнең уртасына кадәр бара. Хезмәт иткәндә, туган якны, авылны сагынып, ул, бәлки, шул җырларны җырлап юангандыр. Ул гадәти халык җырлары, биредә аларны китереп тормыйбыз.

Әтинең хәрби хезмәттәге чагына караган тагын бер документ сакланган (ул язу әле күптән түгел генә әнинең язулары арасыннан килеп чыкты). Ул – справка. Анда болай язылган: «Начальнику ст. Юдино. Прошу принять к перевозке по требованию № 1 за №0258316 от ст. Юдино до ст. Бугульма красноармейцев роты Халиуллина и Шарипова за счет норм пробегов Отдела Военных сообщений Приволжского военного округа. Комроты отд. (подпись), Военком (подпись)». Кәгазьнең сул ягына дүртпочмаклы печать басылган. Анда болай язылган: «Р.С.Ф.С.Р. Командир отдельной Караульной роты по охране Аракчинского Отдела Порохов КАЗАРТСКЛАДА. 20/1 – 1925 г. № 611. Аракчино». Димәк, әти Хәлиуллин дигән бер иптәше белән 1925 елның 20нче январендә Юдинодан Бөгелмәгә кадәр поездга утырып киткәннәр, дигән сүз. Бу, бәлки, аларны хәрби хезмәттән азга гына өйгә кайтып килергә җибәрүләре булгандыр. Әтинең үзенең язуы буенча (алда карап уздык), ул хәрби хезмәттән бары 1926 елның 24 гыйнварында гына кайтып төшә бит. Ә Хәлиуллинның кем икәнлеген әлегә ачыклап булмады.

Кесә дәфтәрендәге язулар болар белән генә бетми. Хәрби хезмәттән кайткач, үз тормышындагы яңалыкларны әти карандаш белән дәфтәрнең икенче ягыннан башлап язып киткән. Анда, беренче биттә: “Бу дәфтәргә языла башлады 1929нчы елда 6нчы февральдә. Кәрәкәшле авылының Гыйльманов Мөхәммәдшәриф углы Мәгъдәнур”, - дип башлап җибәргән. Монда ул фамилиясен Гыйльманов дип күрсәткән. Моны ничек аңларга? Эш шунда: фамилия мәсьәләсендә әти иркенрәк эш иткән булса кирәк. Гыйльман – әтинең әтисе ягыннан бабасы. Мөхәммәдшәрифне (минем бабайны) авылда “Гыйльман Шәрифе” дип атап йөрткәннәр. Хәрби хезмәттә чакта минем әти фамилияне үзенең әтисе исеменнән алып,“Шәрипов” дип йөргән булса, инде өйгә кайткач(монда мәҗбүриләү юк), үзенең бабасын хөрмәтләп, шәҗәрәсен искә төшереп, бары кесә дәфтәренә генә үзен “Гыйльманов” дип күрсәткән. Бу – әтинең үзенә күрә үзенең шәҗәрәсен күрсәтергә теләве булгандыр, бәлки. Башка бер генә җирдә дә ул үзен “Гыйльманов” дип атамый.

Дәфтәрнең бу өлешендә әти үзенең кайчан өйләнүен теркәп куйган:”Зәй-Каратай авылының мелла Габделгалим хәзрәт кызы Маһипәрваз исемле алынды 1929 елда һәм никах булды шул елда февральнең 6сында... Хак Тәгалә хәзрәте үзе гакыйбәтен (ахырын) хәерле кыйлсын инде”. Шуннан соң әти Кәүсәр абыемның 1930 елның 28 февралендә тууы, Мөдирә исемле кызының 1932 елның 14 августында тууы һәм 1934 елның 5 мартында вафат булуы, бертуган абыйсы Нәҗипнең 45 яшендә 1933 елның 29 гыйнварында вафат булуы, 1934 елның 19 декабрендә апам Даниянең тууы һәм башка шундый мөһим даталарны теркәп куйган. Һәр язмадан соң үзен күрсәтеп “Язучы Мәгъдәнур Шәрипов” дип язып барган.

Билгеле инде, мондый мәгълүматларның безнең нәсел өчен әһәмияте һәм кыйммәте әйтеп бетергесез. Аларны шәҗәрә төзегәндә файдаланырга мөмкин.

Шунысы шатлыклы, әлеге кесә дәфтәре әти турында бердәнбер язма чыганак түгел икән бит. Әле соңгы вакытта гына, әнидән калган язмаларны карап утырганда (ә ул озак еллар буе Зәй-Каратай авылының остазбикәсе булды), әнинең бик күптән язылган кәгазьләре килеп чыкты. Үзенең кәгазьләре янына ул әтинең дә кечкенә генә дүрт бит кәгазен җеп белән тегеп куйган икән. Кәгазь кырыйларына үз кулы белән ике урынга “Мәгъдәнинур язулары” дип язып та куйган. Укып карасам, исләрем китте: менә бу табыш ичмасам! Шушы кечкенә генә дүрт кәгазьчектә төрле язмалар арасында әтинең өч шигыре бар! Ике шигырен әти үз кулы белән 22,5х8 см зурлыктагы өч бит кәгазьнең ике ягына шәмәхә карандаш белән язып куйган. Ә өченче шигыре 24х8 см зурлыктагы икенче бер кәгазьнең бер ягына гына теркәп куелган. Бу минем өчен зур яңалык булды: моңа кадәр минем беркемнән дә әтинең шигырь язганлыгы турында ишеткәнем юк иде. Укып карагач, шундый фикергә килдем: беренче ике шигырьне ул Бәйрәкә мәдрәсәсендә укыган чакта язган булса кирәк. Бергәләп укып карыйк әле, ничегрәк язган икән?

         Беренче шигырь “Гыйлем, белем хакында” дип атала.
         Бу дөньяда белемдән дә үткен корал һич булмас.
         Белем илә коралланган дөнья-ахирәт хур булмас,
         Белем илә коралланган хуҗа буладыр илгә,
         Бер белемсез булган адәм кол буладыр һәр җирдә.
         Һәм Ходаның пәйгамбәре ниләр әйтде безләр, кеше,
         Һәм шуңа колак салыгызлар инәй шуны сүзләр, кеше,
         Кемдер тели яхшы дөнья, мәгънәви зур хис илә,
         Вә зур дәрт илә җан атып, мин укыйм вәҗдал илә.
         Рәхәтләнә, ләззәт таба, күзләремнән акрын-акрын
         Энҗе төсле яшь тама.
         Шул вакытда баш ия нәфсем бу Коръән әмренә,
         Кул бирә мең җан берлән җандин артык Тәңренә.
         “Әй, бөтен Җир, Күк Шаһы, син сал күңлемә хаклык нурын”,
         Дип Ходайдан шул вакытда нәфсем өчен тәүфыйк сорыйм.
         Икенче шигырь «Бер җан шигырь” дип атала.
         Бән сокланам ислам диненә, ислам белән мин мактанам,
         Әл дә ислам исемен алганмын әле дип шатланам.
         Булмаса да миндә һичбер башка динне кимсетү,
         Аламын ислам динне тик, башка динне мактамам.
         Иң ачык юл, иң төзек юл, алың матур ислам юлы,
         Кил, ачык, кергел, төзек юл. Әй, матур ислам юлы!
         Йөрмә юлсыз, булма юньсез, китмә тар сукмак белән,
         Гәр ахмак булма, адашма, монда бит инсан тулы.
         Монда хаклык, монда тугрылык, монда юк айрым караш,
         Монда эшлек, монда кешелек, булса синдә айрырга баш.
         Монда Җидегән, монда Чулпан, монда ай берлән кояш.
         Көн тик монда төн дә якты, Ай белән Чулпан тугач.
         Монда якты, монда яхшы, монда акты күп кеше,
         Тапды яктылыкны адәм, “Аң” исемле таң тугач.

Шуңа игътибар итик, соңгы юлда сүз “Аң” журналы турында бара. Ә “Аң” журналы 1912 елның 15 декабреннән Казанда чыга башлый һәм 1918 елның мартында туктатыла.

Димәк, бу шигырь шул “Аң” журналы чыга башлагач, 1913-14 елларда язылган булырга кирәк. Минем уйлавымча, әти бу шигырь кисәкләрен үз алдына “Тукта, шигырь языйм да шагыйрь булыйм әле” дигән максат куеп язмагандыр, ә бәлки мәдрәсәдә уку дәверендә, яшьлек чорында, күңелләр чиксез ераклыкларга омтылган вакытта туган хис-омтылыш һәм фикерләр үзләреннән-үзләре кәгазьгә килеп төшкәннәрдер. Шигърият турында махсус белем алмаган кеше күңеленнән ургылып чыккан фикер-омтылышлар болар.

Ә өченче шигырьне әти соңрак, бәлки, өйләнгәч һәм сугышка киткәч, әнине күздә тотып язган булса кирәк, чөнки анда кемгәдер мөрәҗәгать ителә. Менә ул:

         Бу илләрдә торсам да, чит илләрдә йөрсәм дә,
         Чит илләрдә йөрсәм дә, ничек хезмәт итсәм дә,
         Син күрмәссең михнәтен, мин күрермен михнәтен.
         Син күрерсең рәхәтен, мин күрмәмен рәхәтен.
         Бу дөньяның рәхәтен мин күрәлмам ахры,
         Бу дөньяның рәхәтен син күрерсең ахры.

Соңгы вакытта табылган әлеге мәгълүматлар моңа кадәр минем аңымда формалашкан әти образына, әлбәттә, яңадан-яңа төсмерләр өстәде. Шулар янына мин тагын әтинең үземдә булган өч фотосы турында да әйтеп китәргә телим. Аның беренчесендә әти үзенең өлкән абыйсы Хаҗиб абзый белән Бәйрәкә мәдрәсәсендә укыган чакта төшкән (басып төшкәне – минем әти). Ә икенчесендә ул инде ир уртасы кеше; бәлки, чама белән 1929нчы еллар тирәсендә төшкәндер. Ә өченчесе – бармак бите кадәр генә бәләкәй бер фото кисәге; аның артына күренер-күренмәс кенә “Шарипов Магданур. 28/IX – 41г.” дип язылган. Бу фотода әти бик ябык. Бу вакытта ул Суслонгерда булган бит; сөйләүләр буенча, сугышка алу белән аны Суслонгерга җибәргәннәр. Ә анда инде, шулай ук кешеләр сөйләве буенча, солдатлар өчен яшәү шартлары бик авыр булган.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә җыенганда, сугышта һәлак булган әти турында минем кулда әнә шундый мәгълүматлар барлыкка килде.

Әнвәр Шәрипов, филология фәннәре докторы, профессор.