ШАРИПОВ
Анвар Магданурович

Доктор филологических наук, профессор, академик, заслуженный учитель РТ, член Союза писателей РТ, автор монографий и научных статьей в области татарской литературы.

Дания белән Зилә


Ап-пак карлар ява. Нинди рәхәт!
Тышта йөрисе килә.
Тукталышта сөйләшеп тора
Дания белән Зилә.
Башлыкларга карлар кунган,
Сыпырып аласы килә.
Тукталышта ике Кар кызы –
Дания белән Зилә.
Яшьлекне искә төшереп,
Карлар атасы килә.
Тукталышта ике чибәр –
Дания белән Зилә.
Тукталышка бер-бер артлы
“Газель”ләр килә…килә...
Сөйләшеп сүзләре бетми.
Дания белән Зилә.
Бит очлары алсуланган,
Үбеп аласы килә.
Ике сәгать сөйләшеп торды
Дания белән Зилә.

10. 01. 2014.