ШАРИПОВ
Анвар Магданурович

Доктор филологических наук, профессор, академик, заслуженный учитель РТ, член Союза писателей РТ, автор монографий и научных статьей в области татарской литературы.

Алтынчы томга


Горур башым түбән иелмәс!..
(Шагыйрь Сириннең тормыш һәм иҗат юлы)

Күренекле шагыйрь Сирин Батыршинның XX гасыр татар поэзиясендә кабатланмас үз урыны бар.

Ул 1896 елның 14 декабрендә Татарстанның Ютазы районы Кәрәкәшле авылында Гыйльман улы Мөхәммәдхәниф белән Зиякай кызы Хөсникамал абыстай гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Үзенең истәлекләрендә ул: “Минем төп исемем – Мөхәммәдсәйрин. “Электә тәфсир язучы Сәйрин хәзрәт булган, шуның исемен кушыйк әле” дип, ахун хәзрәтләре куйды”, - дип әйтә иде әти”, - дип яза. Соңрак ул үзенә псевдоним итеп Сирин исемен ала һәм әдәбият тарихына да шул исем белән кереп кала.

Әтисе Мөхәммәдхәниф заманының алдынгы карашлы, белемле кешеләреннән саналган. Гаиләсе зур, тормышы авыр булса да, тугыз баласын да укытырга тырышкан. “Гыйлем алмаган адәм томана сукыр була”, - дип әйтергә яраткан. Әнисе Хөсникамал чаялыгы, зирәклеге белән аерылып торган, үзлегеннән укырга-язарга өйрәнгән. “Мөхәммәдия”, “Бакырган” китапларын күңелдән ятлап, кешеләрне елатырлык моңлы итеп көйли белгән. “Әниемнең моңлы, озын көйләр белән җырлавы, әкиятләр, бәетләр сөйләве, такмаклар әйтүе миңа зур йогынты ясады”, - ди Сирин үзенең истәлекләрендә.

Башлангыч белемне ул Кәрәкәшледә Гали Гайсин дигән хәлфәдән ала, ә 1910-1915 елларда Бәйрәкәдәге атаклы “Гобәйдия” мәдрәсәсендә укый. Йөзләгән шәкерт арасында кайнап яшәү, белем алу Сирингә уңай тәэсир ясый: ул бай һәм мулла малайларын тәнкыйтьләгән такмаклар иҗат итә башлый, аларны мәдрәсәдә, тулай торакта оештырыла торган яшерен кичәләрдә укый.

Шагыйрь буларак аның беренче чыгышы 1914 елга туры килә: Кәрәкәшледә беренче кызлар мәктәбе оештырып, хатын-кызларны укыткан күренекле журналист Фәридәи-Фатыйманы шул елның 16 февралендә соңгы юлга озату була. Шул көнне Сирин бөтен халык алдында үзенең “Фәридәи-Фатыйма ханым рухына” дигән шигырен укый. Әлеге әсәр халык күңеленә бик хуш килә; авыл халкы соңыннан да, Фәридәи-Фатыйманы искә алганда, күп еллар буе Сириннең шушы шигырен искә төшереп сөйләп тә йөри. Ә 1915 елда ул җир сөрү, иген игү эшләрен күмәкләшеп эшләргә чакырган “Сарутлык җир” шигырен иҗат иткән. Болары яшь шагыйрь иҗатының эпизодик күренешләре генә булса, Сириннең инде чын-чынлап иҗат итә башлавы 1920 еллар башына, гражданнар сугышы елларына туры килә.

Сирин гомере буе туган халкының гади бер улы, бер вәкиле булып яши һәм иҗат итә. XX гасырда татар халкы үз тарихында нинди юл үтсә, шагыйрь дә шул ук юлны үтә, халык ни-нәрсә кичерсә, ул да шуны кичерә. Һәм ул, халкының талантлы бер вәкиле буларак, үзе күргән-кичергәннәрне үз призмасы – дөньяга карашы, образлы күзаллавы аша үткәреп, әсәрләрендә шуларны сурәтләп-чагылдырып бара. Аның шигърияте халык тормышы белән янәшә атлый, шуңа күрә аның иҗатын “халык кичергән вакыйгаларның Сирин күзаллавы, Сирин таланты аша сурәтләнгән елъязмасы” дип тә атарга мөмкин.

Сириннең иҗат юлын ике чорга бүлеп карарга кирәк:1920-1930нчы еллар һәм 1940-1960нчы еллар иҗаты. Шуларның беренче чоры аеруча актив, давыллы-ашкынулы һәм күпкырлы була, җәмәгатьчелектә зур резонанс тудыра.

Балачактан матур табигать кочагында, ишле гаиләдә (барлыгы 9 бала) авыл тормышының бөтен хозурлыгын һәм михнәтен татып үсәргә туры килә Сирингә. Әмма хозурлыгына караганда михнәте күбрәк була тормышның: язмыш аның алдына бер-бер артлы үзәк өзгеч, ачы сынауларын куеп кына тора. Шул сынаулар йогынтысында булачак шагыйрьнең дөньяга карашы, характеры, эстетик зәвыгы формалаша, иҗатының тематикасы, үзәк сыйфатлары билгеләнә. Үзенең истәлекләрендә искә алынганча, ачлы-туклы яшәү аркасында, балачакта ук Сириннең бер абыйсы һәм бер энесе вафат була. 1916 елда йортлары яна; йортны ничек кирәк алай сипләп кенә яшәрлек хәлгә китерәләр. Гражданнар сугышы вакытында, аклар снаряды төшеп, бөтен гаиләне туендырып торган сыерлары һәм атлары үлә. 1921 елның көзендә ачлыктан (көзән җыеруыннан) әнисе Хөсникамал вафат була. Ә әтисе Мөхәммәдхәнифне гражданнар сугышы вакытында, “коммунистлар ягында булганы өчен” аклар мәчет баганасына бәйләп, бик нык кыйнаганнар; шул кыйнаудан мантый алмыйча, әтисе вафат булган . Менә болар барысы да шагыйрь күңелендә авыр яра калдыралар.

1918 елда Сирин Бөгелмәдәге өч еллык укытучылар әзерләү семинариясенә укырга керә. Монда ул җәмәгать эшләрендә актив катнаша: комсомолга керә, тирә-як авылларда комсомол ячейкалары төзүдә башлап йөри, иҗат итә башлый. Ул актив комсомолец, ленинизм идеяләренә чын күңелдән бирелгән шәхес булып формалаша.

Әдәбиятка Сирин Бөгелмәдә язган әсәрләре, яшьлек ялкыны, көчле революцион пафос белән өретелгән шигырьләре белән килеп керә. Башка шагыйрьләр кебек үк, ул да Октябрь инкыйлабын шатланып каршы ала, социализм идеяләренең җиңәчәгенә, золым-газаплар белән тулы тормышның яхшыруына өметләнә. Бу яктан Сирин Г.Камалга охшаш: Г.Камал инкыйлабны таң ату белән чагыштырган булса (“Таң” шигыре, 1918), Сирин исә аны кояш чыгуга тиңли. “Октябрь нурлары” (1920) шигырендә Сирин совет властен ярлы кешеләрне ашатучы-эчертүче, киендерүче, аңа чын хокук бирүче итеп сурәтли. Үзенең шатлыгын ул:

Укытты да, өйрәтте дә,
Атам кебек бу кояш!
Еласам, күз яшем сөртте,
Анам кебек бу кояш! – дип тасвирлый. Яңа җәмгыятьтә гаделлек кенә тантана итәр, дип ышана.

Сирин иҗатында гражданнар сугышы темасы шактый тулы чагылыш таба. Бу темага багышланган, киләчәк тормышка тирән ышаныч, оптимистик пафос белән сугарылган шигырьләрен ул 1919-1920 елларда бер-бер артлы төрле газеталарда бастыра. Мәсәлән, “Кызылармеец хаты” әсәрендә ул, әнисенә мөрәҗәгать итеп, үзенең балачактан алып бары “тормышның бар михнәтен, ачлык, хәсрәт, сугыш җәфасын” гына күреп үскәнлеген һәм шул “богауларны өзеп” яшәр өчен хәзер сугышып йөрүен әйтә. “Октябрь кояшы” , “Сәлам сезгә, кызыл бөркетләр” , “Булмаса” шигырьләрендә шул чорның кайнар сулышы чагыла. “Кызыл гаскәргә” (1922), “Сикерт атың!(Кавалерия маршы)”(1925), “Атлы шлемнар”(1927), “Кызылармеец атлар”(1928) әсәрләре дә киләчәк тормышка тирән ышаныч, оптимистик рух белән сугарылган. “Кызыл гаскәргә” әсәрендә шул еллардагы яшьләргә хас булган “ура-патриотизм” да беркадәр чагылып ала

1921 елгы ачлык татар халкының инкыйлабтан соң әкренләп көйләнә башлаган тормышын кинәт чыгырыннан чыгарып ташлый. Ачлык башлангач, 1921 елның көзендә Бөгелмә семинариясендәге укулар туктатыла. Бу ачлык турыда Сирин истәлек тә , шигырьләр дә яза. Мәсәлән, “Ачлар тавышы” шигырендә ачлыкның үзәк өзгеч картинасын тасвирлый:

Ярлы илгә ярлылар баш; алтын, көмеш җирдә таш,
Төрле чүп-чар, алабута безнең илдә булды аш.
Юк әле, түзми күңел, җан тартыша, сызыла йөрәк,
Бер телем икмәк сорап тетри бәгырь, өзелә йөрәк .

1922 елда халыкның бөтен өмете кырга чәчелгән игеннәрдә була. Бу тема поэзиядә дә чагылыш таба. Нур Баян (“Кырлар симфониясе”, “Клеверлы кырлар”, “Яңгырлы төн”), Сәйфи Кудаш (“Иген сукканда”, “Ленин десятинәләре”, “Утауда”, “Сабан җырлары”) белән беррәттән Сирин дә бу темага “Яз – игенчегә”(1922), “Сарутлык җир”(икенче вариант, 1924) кебек әсәрләрен яза. “Яз – игенчегә” шигырендә ул авыл кешесен тизрәк кырга эшкә чыгарга чакыра: “Ашык тиздән – үлем биргән бу ачлык китсен бездән”, - ди. “Сарутлык җир” шигыренең икенче вариантында ул җир эшкәртүне фәнни нигезгә куюны, марксизмны да файдалану кирәклеген алга сөрә.

Башлангыч иҗатында ук Сирин Тукайдан өйрәнә. Аңардан үрнәк алып, ул Шәрыкъның классик шигырь жанрларын үзләштерә һәм шул жанр-формалар белән (газәл, касыйдә, мәснәви) иҗат итә башлый . Сириннең 1920-30 еллардагы әсәрләре белән Тукай әсәрләре арасында типологик параллельләр үткәрергә мөмкин. Шунысы кызык: хәтта Тукайның “Эштән чыгарылган татар кызына”(1909) белән Сириннең “Авыл кызына”(1920) әсәре арасында да охшашлыклар бар: ике әсәр дә яшь татар кызының елавына багышланган; икесендә дә “мәюсь”, “залим”, “күңел” кебек уртак сүзләр кулланыла. Әмма Тукайда “залим” булып татар бае саналса, Сириндә “залим” дип иске тормыш күз алдында тотыла. Тукайда татар кызының чарасызлыгы сурәтләнә, ә Сирин исә гражданнар сугышына киткән егетен сагынып күз яшьләрен түгүче кызны: “Күп тә үтмәс, менә кайтып җитәр / Җан сөеклең көләч йөз белән”, “Менә, киләчәгең нинди матур / Рәхәтләнеп гомер итәрсең”,- дип юата.

Тукайның “Даһигә” (1913) әсәре белән Сириннең “Диңгезгә”(1920) шигыре арасында да шактый гына уртаклыклар (охшаш рифмалар, мотивлар) бар: алар икесе дә мәснәви формасында язылган. Әмма Тукай үз әсәрендә милли-азатлык хәрәкәте турында уйлана һәм газиз халкын колониаль изүдән коткару, аны иҗтимагый-мәдәни яңарышка алып чыгу юлларын эзләгән Даһи образын иҗат итә. Ә “Диңгезгә”дә инде әсәр үзәгенә Сириннең үзенең буйсынмас, көчле, ашкын, бунтарь образы калкып чыга. Диңгезгә эндәшеп, шагыйрь болай ди:

Ниндәй дулкыннарга атсаң да, барыбер батмамын!
Һәм үлеп, суың төбендә дә череп ятмамын!
Миндә көч, гайрәт вә дәрт бар, күкрәгемдә ут яна,
Мин күрәмен алда – анда ялтыраган ут әнә!
Ул шулай күзгә күренә, ут түгел, юк, нур бит ул!
Пакъ вә саф, ап-ак күңелле бер фәрештә, нур бит ул!
Тарта яшь, дәртле күңелне үз янына алга ул,
Киң колачлап мин йөзәм шунда, минемчөн Алла ул!

Тукайның “Булмаса” газәле (1908) белән Сириннең “Булмаса” шигыре (1920) икесе дә 15-15 үлчәме белән иҗат ителгән . Әмма Тукай биредә шагыйрь күңелен дәртләндереп торучы былбылга (гүзәл зат, гүзәллек шаһына) мәдхия җырласа, Сирин исә үзен коммунист дип санаган кешенең ярлы халык мәнфәгатен кайгыртып хезмәт итәргә тиешлеген күтәрә: “Булмаса күңелдә халыкка мәхәббәт хисләре /Булма коммунист, якын килмә бүтән уйлар белән”,- дип белдерә.

Тукайның үлеменә ун ел тулу уңае белән Сирин “Безнең яшьләр” (Тукайның “Яшьләр”енә ияреп, җавап урынында)” дигән шигырен иҗат итә. Бу әсәрне ул, Тукай кебек үк, касыйдә жанрында язган. Әмма Тукай белән Сирин шигырьләренең идея юнәлеше төрлечә: әгәр Тукай шигыре 1905 елгы революциядән соңгы кара реакция елларында язылган һәм Тукайның төшенкелек, киләчәккә өметсезлек мотивлары белән сугарылган булса, Сирин шигыре инде киресенчә революцион романтика, авторның яңа тормышка ныклы ышанычы белән өретелгән.

1923 елның көзендә Сирин Казанда Татар рабфагына укырга керә. Иҗади яшьләр белән таныша , әдәби иҗатка җитдирәк карый башлый. Биредә уку чорында (1923-1925) Сириннең иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-эстетик карашлары билгеле бер дәрәҗәдә эволюция кичерә.

Шул чор идеологиясе шаукыма бирелеп, Сирин иҗатында атеизм темасы да күтәрелә. “Еласыннар...Мин еламыйм!” (1923) шигырендә ул кискен рәвештә үзенең дини ышануларга каршы булуын белдерә: “Яуса да таш алларымда, һич исем китми аңар / “Раббем, Аллам!..” дип еламыйм, “Ярдәмең бир!” дип аңар”, - ди. Дин әһелләрен тәнкыйтьләү темасы соңга таба аның “Бер шәехнең идеалистик логикасы”(1925), “Тынычлык кошлары”(1926), “Шөһрәт” (1929) әсәрләрендә чагылыш таба; “Кикрикүк!” (1929) шигырендә багучылык күренеше тәнкыйть утына тотыла.

Тиздән Сирин иҗатына сәяси темалар да килеп керә. Ул үзенең шигырьләрен инде Маяковскийдан үрнәк алып, зур аудиторияләрдә кычкырып укуны күздә тотып иҗат итә башлый, шуның белән татар әдәбиятында сөйләм шигырен үстерүгә үз өлешен кертә. 1924 елда Ленинның үлеменә “Утлы хәбәр” дигән шигырен багышлый . Әсәрдә әлеге үлемгә бөтен халыкның кайгыруы, әти-әнисенең дә елавы әйтелә. Әмма Сирин “Кулак, муллалар бу үлемгә шатланмасыннар. Ленин – яши, Ленин – безнең йөрәкләрдә!”- дип белдерә. Шушы ук фикер аның Ленин үлеменең дүрт еллыгына багышланган “Ленинга һәйкәл” (1928) шигырендә дә үткәрелә. “Беренче май” (1926) әсәре интернационализм идеяләре белән сугарылган.

1926 елда рабфакны тәмамлагач, Сирин бер ел Бөгелмәдә, “Сабанчы” газетасында эшләп ала. Әмма аның күңеле Казанга тарта һәм ул, 1927 елның көзендә тагын Казанга килеп, Көнчыгыш дәүләт педагогия институтына укырга керә. Монда ул үзе теләгән иҗади атмосферага эләгә: Һ.Такташ, Г.Кутуй, Х.Туфан, Ә.Исхак һ.б.лар белән таныша, бөтен барлыгы белән белем алуга, иҗат эшенә бирелә. Студент елларын (1926-1930) Сириннең тормышында да, иҗатында да яңа бер этап итеп карарга, аның тормышта да, поэзиядә дә үз-үзен эзләве, эзләнү чоры дип атарга кирәк.

Студент буларак, Сирин бик тырышып укый. Үзенең истәлекләрендә ул: “Мин, утырган тавык кебек, һәр кичне дәресләр өстендә утырам. Атнага бер мәртәбә әдәбият түгәрәге була, анда катнашам. Анда Такташ, Кутуй, Нур Баян, Демьян Фәтхи һәрвакыт булалар иде...Язарга бер дә вакыт булмаса да, ара-тирә мин дә язгалап куя идем”, - дип искә ала.

Билгеле булганча, 1920 елларда Казанда иҗади яшьләрнең төрле әдәби күмәк һәм оешмалары барлыкка килә. “Егерменче елларның беренче яртысында әдәби түгәрәкләр активлашып китә...Болар арасында бигрәк тә “Октябрь” күмәгенең роле зур булды...”Октябрь” күмәге татар совет язучыларын бер оешмага туплауда шактый эш башкара... 1924 елда “Октябрь» күмәге членнарының бер өлеше Г.Кутуй һәм Г.Толымбай җитәкчелегендә “Сулф” (“Сул фронт”) исемле яңа күмәк төзиләр һәм “Октябрь”дән аерылып чыгалар”.

Сирин дә “Сулф” күмәгенә керә. Шагыйрь Әхмәт Исхак үзенең истәлегендә Сирин белән үзенең 1923 елда ук танышканлыгын әйтә. “Тора-бара дуслашып киттек, - дип яза ул. – Бер-беребезгә шигырьләребезне укыштык. Киңәшләштек, бәхәсләштек, театр-киноларга бергә йөрдек. Ул вакытларда иҗат яшьләре арасында киң таралган яңалык эзләү җилләренә бирелеп, “футуризм” дигән чирне йоктырып, “Сулф” (“Сул фронт”) дигән төркемгә иярдек”.

Бу елларда барлык татар шагыйрьләре , шул исәптән Сирин аралашып яшәгән Такташ, Кутуй, К.Нәҗми һ.б.лар да поэзиядә үз урыннарын табарга омтылып, төрле экспериментлар үткәрәләр. Мәсәлән, Такташның “Тилеләр”, “Янар таулар”, Кутуйның “Көн – кадак”, “Карт пычкычы”, К.Нәҗминең “Еллар гына юып бетермәс”, “Кабыргасы белән тора” һ.б. әсәрләре. 1926-1928 елларда Сирин дә шигырьләренең формасы белән мавыгып ала. “Беренче май”(1926), “Көнлиләр” (1927), “Безнең кайгылар”(1928) шигырьләрендә ул катлаулы образлар, сүзләрнең охшаш яңгырашы белән мавыгып, аларны тезеп төшә һәм әсәрнең эчтәлеген күздән ычкындыра. Аның бу әсәрләре матбугатта шул ук елларда тәнкыйть ителделәр. Ярый әле шагыйрьнең мондый мавыгулары озакка бармады. “Октябрь» һәм “Сулф” күмәкләре озын гомерле булмаган кебек, бер-ике елдан Сирин дә үзенең бу экспериментларыннан арынды. Ләкин Маяковскийга иярүен ташламады, аның кебек трибун шагыйрь булырга омтылган иҗатын дәвам иттерде.

Шулай иҗат итеп килгәндә, кинәт көтелмәгән бер хәл була. Сиринне студент чакта ук кулга алалар. Бу вакыйганы ул үзенең истәлекләрендә болай сурәтли: “Кичке ут алынган иде, ишектән дүрт кеше килеп керде. “Батыршин арестован” диделәр дә, мине милиция янына куйдылар. Хуҗа хатыны, күрше хатыннарыннан комиссия төзеп, өстәлдә булган китапларны, кәгазьләрне җыеп алып бәйләделәр. Әйберемне һәм үземне “Кара карга” дигән машинага утыртып алып киттеләр... Машинадан төшкәч аңладым: мине Черек күл каршындагы НКВД төрмәсенә китереп япканнар икән”.

Аны ялгыз камерага кертеп ябалар, янына бер шымчы куялар. Камерада икәү генә булгач, әлеге шымчы Сирингә милли мәсьәлә буенча сораулар бирә, аны сыный. 3-4 көннән соң, ул шымчыны алып, Сиринне ялгызын калдыралар. “Кулга алынуга 30 көн тула дигәндә, - дип дәвам итә Сирин, - начальник мине чакырып алып: “Казаннан башка беркая барырга да рөхсәт ителми”, - дип, шул кәгазьгә миннән кул куйдырды һәм теге китап-кәгазьләрне биреп, кайтырга кушты. “Без чакырсак, килерсең”, - диде”.

Шуннан соң Сириннең күңеленә курку кереп оялый. Аны һәр минут “Мине тагын кайчан чакырырлар икән? Исән калырмынмы икән?” дигән сорау борчып тора башлый. Әмма Сирин әле бу шартларда да ихлас күңелдән партия яклы булып кала. Бунтарь йөрәгендә кайнаган хис-тойгыларны тезгенләп, совет идеологиясе таләпләренә җавап бирә торган әсәрләр иҗат итә. Ул иҗади эзләнә, милли чикләнгәнлек рамкаларында гына калырга теләми, рус һәм дөнья поэзиясен өйрәнә. Аның иҗатының тематикасы киңәя, каләме чарлана, шагыйрьнең үз-үзенә ышанычы арта. Аның Маяковскийга ияреп язган “Идәнгә төкермәгез!” (1928), “Кытай җыры (Кытай шагыйре Ши-Кингтан)” (1928), “Гейне фикере” (1929) кебек әсәрләре Сириннең үз өстендә җитди эшләгәнлеген күрсәтеп тора.

1928 елда Сиринне яңа гына оешкан ТАППка әгъза итеп алалар. Нәкъ менә студент еллары һәм шуннан соңгы биш-алты ел (1928-1935) – Сириннең иң актив иҗат иткән, көчле трибун шагыйрь булып танылган чоры.

Сириннең бу чордагы эзләнүләре башлыча поэзиядә үз язу стилен, үз шигъри формасын эзләүдә, эчтәлек белән форманың берлегенә ирешергә тырышуда күренә. Ул Маяковский үрнәгенчә иҗатын дәвам итә. Әсәрләрнең сәнгатьлелегенә ирешүдә ул бер алымны – һәр сүзне аерып алып, аның тирән мәгънәсен ачып салып, аларны бер-бер артлы юлдан-юлга тезеп бару алымын куллана. Бу исә шигырьнең эчке ритмын нечкә тоемлап, ачык яңгырашлы рифмалар сайлап язуны таләп итә. Иҗатының башыннан ук Сирин шушы юнәлештә тәҗрибәләр ясый башлый: “Салкын энәләр” (1922), “Тегүче кыз” (1925) әсәрләре үк шушы алым белән язылган. “Тегүче кыз”да, мәсәлән, машинада кием теккән вакытта чыккан тавышларны бирергә омтыла: “Сөеклем бул, машинам, тек. Әйдә тек, тек! / Таралган вак кисәкләрне бергә беркет! / Тигезләрмен, килмәгәнен үтүкләрмен / Кулымда бар кыздырылган кайнар үтүк”, - ди.

1927 елда шушы алым белән Сирин иң атаклы әсәрләренең берсен – “Язгы тамчылар” шигырен яза. Бу әсәрдә ул бер яктан охшаш яңгырашлы сүзләрне сайлап, тамчылар тавышын чагылдырырга омтылса, икенче яктан әсәрнең эчтәлегенә дә тирән мәгънә сала:

Там,
Там,
Тамчы, там,
Тамуыңны яратам.
Тамчы-тамчы
Җырларыңны
Ак кәгазьгә таратам.

Ул язгы тамчыларның поэтик матурлыгын җырлап кына калмый, ә бу күренешне җәмгыять тормышы белән дә бәйли, шуның белән әсәрнең иҗтимагый ролен дә көчәйтүгә ирешә. “Там, там, тамчы там!” сүзләрен ул рефрен итеп куллана һәм алар һәр кулланган саен әсәрнең иҗтимагый мәгънәсен көчәйтә, тирәнәйтә баралар, идеясен ачарга ярдәм итәләр.

Там,
Там,
Тамчы, там,
Бергә тамыйк ичмасам!
Мин дә тамчыланып тамыйм,
Көрәшләрдә аксын кан!

Басылып чыгу белән (1927) бу әсәр бик тиз халык арасына таралган һәм халык, аны яратып, аңа көй дә язган. Шул көй безнең көннәргә кадәр килеп җиткән – ул көй әле бүген дә балалар бакчаларында музыка дәресләрендә нәниләрне биеткәндә уйнала.

Әлеге язу алымын Сирин күпчелек шигырьләрендә куллана. Шушы ук алым белән ул үзенең икенче бер күренекле, программ әсәрен – “Йөрәк каны белән” шигырен (1929) иҗат итә. Бу – фәлсәфи әсәр. Монда Сирин – шагыйрь-новатор: совет чоры татар шагыйрьләреннән беренче буларак, ул җәмгыять һәм шагыйрь, шагыйрьнең җәмгыятьтәге урыны, роле, яңа җәмгыятьтә шагыйрьлек миссиясе проблемаларын күтәреп чыга. Үзенең поэтик иҗатын Сирин болай сурәтли:

Бу - минем
уйларым,
   бу – ритм.
Бу - минем
йөрәгем тибүе.
      Бу - минем
канымның
тәнемнән
Җыр булып
кәгазьгә
күчүе.

Төзелеп кенә килә торган яңа җәмгыятьтә (ә Сирин бөтен күңеле белән киләчәктә якты, гадел, җәбер-золымсыз җәмгыять төзибез дип ышана) шагыйрьнең миссиясен ачыграк күзаллау өчен, ул үз-үзенә шундый сорау да бирә: “Ни өчен, ни өчен мин болай / Ак кәгазь өстендә кан коям?/ Каләмнән тамдырып канымны / Үземне вакытсыз ник суям?” Шушы сорауга ялгап, ул шагыйрьнең тормыштагы вазифасы авторның шәхси мәнфәгате, эгоистлыгы, дан-шөһрәткә омтылуы белән бәйле түгеллеген әйтә: “Шөһрәт кирәкме? – Кирәкми! / Мин үлгәч, шөһрәт нәрсәгә?” – ди. Үзенең алда куйган соравына Сирин үзе үк “Киләчәк тормышны күрәсе һәм шунда яшисе килә”, - дип җавап бирә. Ә киләчәк тормышны автор матур итеп күзаллый: “Киләчәк елларның тормышы / Уемда бик матур корылган./ Шул елларның нигез ташына / Безнең еллар өеп куелган”. Әмма ул матур киләчәкне кул кушырып утырып кына, яки елмаеп, эшләр-эшләмәс йөреп кенә якынайтып булмый. Шагыйрь кәеф-сафа корып, бизәнеп, үз-үзеңә сокланып кына, эшсез утыруга каршы чыга: “Ни булыр иде соң / Мин, Сирин, / Гөлсирин булып, гел бизәнсәм? / Яз саен яшәреп,/ Таң саен зәп-зәңгәр чәчкәдә утырсам?” – ди ул. Һәм автор якты киләчәкне тизрәк җиткерү өчен үзенең шигърияте, ялкынлы сүзе белән көрәшәчәген, хәтта шушы юлда үзен корбан итәргә дә әзер торуын белдерә:

   Юк,
      каным жәл түгел,
         коелсын чәчкәм дә,
   Каләмнән тамдырып
      канымны,
         кәгазьгә чәчәм дә,
   Җыр итеп
      тезәм мин.
   Беләм мин:
      корбансыз
         җиңү юк,
   Авырлык күрмичә,
      рәхәтләр күрү юк.

Күренә ки, Сирин шагыйрьнең тормыштагы миссиясен поэтик югарылыкка күтәреп тасвирлый: үзен шагыйрь дип исәпләгән иҗат кешесенең бары тик янып, үз халкының кайгы-шатлыкларын үз йөрәге аша үткәреп кенә, “йөрәк каны белән” генә язарга тиешлеген белдерә. Шунысы кызык: шагыйрьлек миссиясен аңлауда да Сириннең карашы Тукай карашы белән аваздаш. Тукай да бит шагыйрьнең вазифасын бик югары бәяләде: аны авторның үзенең шәхси мәнфәгате турында кайгыртуында түгел, ә халыкка хезмәт итүендә күрде. “Әйдә халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә; Бу юлда һәртөрле хурлыкка, зорлыкларга түзмәккә!” дигән чакыру ташлады. Үз чорының вәзгыятеннән чыгып, шагыйрьнең иҗтимагый-сәяси ролен “йоклаган” татар халкын уятуда, тергезү-терелтүдә күрде. Ә Тукай үз чиратында бу мәсьәләдә рус әдәбияты классиклары А.С. Пушкин белән М.Ю. Лермонтовка таянды, алардан үрнәк алды: “Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам / Әкрен-әкрен югарыга үрләп барам” . Монда шундый типологик параллельлек тә үткәреп була: 1826 елда Пушкин, 1841 елда Лермонтов “Пәйгамбәр” (“Пророк”) дигән әсәр язалар һәм шагыйрьнең җәмгыятьтәге миссиясен пәйгамбәрлек миссиясе дәрәҗәсенә күтәреп тасвирлыйлар. Тукай да “Пәйгамбәр (Лермонтовтан үзгәртелгән)” (1909) шигырендә шагыйрьнең миссиясен пәйгамбәр миссиясе югарылыгында күрә һәм Сирин әсәрендәге фикергә охшаш фикер әйтә: шагыйрь үз мәнфәгате өчен түгел, ә халкы өчен армый-талмый хезмәт итәргә тиеш: “Керештем мин мәхәббәткә, карендәшлеккә өндәргә / Ашамый-эчми көндез, кич белән баш куймый мендәргә”; шагыйрь рухани ут белән янарга тиеш: “Янып рухани ут берлә, ашыккан хәлдә юл тотсам”, - ди . Тукайның бу фикерләре үзенең остазлары – Пушкин һәм Лермонтов фикерләре белән аваздаш . Шулай итеп, Сириннең фикерләре Тукай фикере белән дә, Пушкин һәм Лермонтов фикерләре белән дә аваздаш булып чыга: “Пушкин – Лермонтов – Тукай – Сирин” дигән чылбыр барлыкка килә һәм Сирин бу чылбырда ахыргы бер буын ролен үти.

Гомумән, “Йөрәк каны белән” әсәре 1920-1930 елларда гына түгел, ә бөтен XX гасыр татар поэзиясендә гражданлык лирикасының иң матур үрнәкләренең берсе булып тора. Әдәбият һәм сәнгатьнең җәмгыятьтәге урыны, иҗади хезмәт темалары Сириннең аннан соңгы “Гейне фикере”(1929), “Тормыш ярына басып”(1933), “Җиңел эшләр”(1933), “Гадәт”(1958), “Минем гаскәрем”(1960) кебек әсәрләрендә дә чагылыш таба.

Ритмик һәм музыкальлек җәһәтеннән нәфис эшләнгән “Киләләр”(1930) шигыре дә оптимистик рухта язылган. Монда автор тормышта үзенең нинди теләк-омтылышлары булса, шуларның барысын да “килә” дип санап чыга да, киләчәкнең чыннан да матур буласына ышанып, “киләсе көннәрнең көлгәнен күрәсе килә” дигән теләк белдерә. Игътибар итик: бу шигырьләр шулкадәр ихлас күңелдән язылганнар ки, алардан, әйтерсең, укучыларга уңай энергия генә аңкып торган төсле.

Шулай итеп, 1930 еллар татар поэзиясендә башка беркемнекенә дә охшамаган “Сирин стиле” дигән күренеш барлыкка килә. Бу Такташ стиле дә, Хәсән Туфан стиле дә түгел иде. “Сирин стиле” бер яктан хыялның көчле булуы, тирән эмоция, лиризм һәм революцион романтика белән сугарылган булса, икенче яктан, яңгыравыклы ритмы, халыкның гади, йөгерек, матур, музыкаль телен файдалануы белән үзенчәлекле иде. Сирин музыкаль яңгырашлы сүзләр белән төрле күренеш, халәт-хәрәкәтләрне күз алдына китереп бастыра. Шулай итеп, шигырьгә музыкальлек килеп керә, аңарда төрле тавышлар яңгыраган төсле, тәэсирле итеп бирелә, шул ук вакытта автор шигырьнең эчтәлегенә дә тирән мәгънә сала белә: һәр әсәренең киң иҗтимагый яңгырашы турында да кайгырта. Поэтик идея белән публицистик фикерләүнең синтезына ирешергә омтыла.

Татар шагыйрьләреннән аеруча Такташны якын күрә Сирин. Алар икесе дә бунтарь җанлы. Бер-берсе белән якын дус булганнар, ярыша-ярыша иҗат иткәннәр. Ул елларда Казанның иң зур залларында уздырыла торган әдәби кичәләрдә икесе дә яңгыратып шигырь укыганнар, яшьләрнең, студент кызларның иң яраткан шагыйрьләренә әверелгәннәр. Рифгать Батыршин үзенең истәлекләрендә, инде 1951 елларда, Казан авыл хуҗалыгы институтында немец теле укытучысы, өлкән яшьтәге Алмаева Фатыйманың Сирин турында әйткән сүзләрен китерә: ”Без, студент кызлар, Сирин, Такташ, Кутуй нинди клубларда чыгыш ясыйлар, шунда чаба торган идек. Шигырьне бигрәк шәп сөйлиләр иде”, - дигән ул. Ә Ямаш Игәнәй исә Сирин турында: “Заманында сәхнәләрдә Һади Такташ белән ялкынлы шигырьләрен укып йөргән шагыйрь бит ул. Татар шигъриятендә яңалык ачучы, - дип яза һәм Сириннең үз сүзләрен китерә: “Сәхнәнең бер ягыннан Такташ, икенче ягыннан мин килеп чыга идем. Укып җибәрәбез шигырьне, зал ни эшләргә белми, сихерләнә, илаһи шаукымга тоташ уралып, тылсымлы-серле халәтнең иң югары ноктасында бөтерелә”, - дип сөйләгән иде ул бер очрашу вакытында”.

Әйтергә кирәк, мондый дуслык аларның иҗатларында да чагылыш таба. Такташ белән Сирин әсәрләре арасында байтак кына охшашлык-аваздашлык бар. Бер үк темага яки бер үк мотивка алар икесе ике төрле әсәрләр язганнар . Менә аларның кайберләре: Октябрьнең ун еллыгына Такташ үзенең “Үпкәлим”, ә Сирин “Урам уртасында” шигырен багышлый; кызыл кавалеристларга багышлап Такташ “Атлы сугышчыга”, ә Сирин “Атлы шлемнар” әсәрен яза. Мондый аваздашлык хәтта Такташ үлеменнән соң да дәвам итә. Кызларның кыска күлмәк киеп йөрүләренә Такташ “Җырым сиңа булсын”(1927), ә Сирин “Бала итәкле озын күлмәкләр” (1933) шигырен, кар яву күренешеннән этәрелеп китеп Такташ “Ак чәчәкләр”(1929), ә Сирин “Кышкы чәчәкләр”(1933), халыкара күләмдә тыныч тормыш турында Такташ “Лорд Чемберленга СССР крестьяны Һади Такташтан җавап нотасы" шигырен (1927), ә Сирин “Халыкара сугышка каршы Конгресста Сириннең сөйләгән беренче рече” поэмасын (1933) иҗат итәләр.

1929 елда педагогия институтын тәмамлагач, Сирин бер ел Казанның М.Вахитов исемендәге мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта; бер үк вакытта, ТАПП тарафыннан билгеләнеп, Казан тегү фабрикасында яшь каләм тибрәтүчеләрнең әдәби түгәрәгенә җитәкчелек итә. 1930 елда аны Татиздатның авыл хуҗалыгы бүлегенә редактор итеп эшкә чакыралар. Анда ул 1935 елның августына, ягъни кулга алынганга кадәр эшли.

1930-1935 елларда Сирин иҗаты киң колач белән җәелеп китә, үзенең иң югары ноктасына җитә. Ул татар халкының иң үзенчәлекле, иң популяр шагыйрьләренең берсенә әверелә. Бу елларда ул заманының актуаль мәсьәләләрен күтәргән иң камил, иң атаклы әсәрләрен иҗат итә. Мәсәлән, зур күләмле “Булмый! Булмый!” шигыре (1930) шул чорның көнүзәк мәсьәләсе – авыл хуҗалыгын коллективлаштыру темасына багышланган. Әсәр нигезенә “Машиналы күмәк тормыш төзеп җибәр!” дигән идея салынган. Шушы фикерне автор укучы күңеленә антитеза алымы ярдәмендә җиткерә: бер якта – “милек, минлек”, ягъни хосусый милекчелеккә нигезләнгән иске тормыш; икенче якта – “машиналы күмәк тормыш”, ягъни иҗтимагый милеккә нигезләнгән яңа җәмгыять, яңа тормыш. Күмәк тормышның никадәр өстен, никадәр файдалы икәнлеге турындагы фикерне шагыйрь әле күмәк хуҗалыкка кермәгән кеше аңына барып җитә алырлык гади сүз-алымнар ярдәмендә бирә. Бу – авторның гади крестьян белән шигъри телдә сөйләшүе булып чыккан. “Ашлыгыңны җилгәрәмсең, җилгәр, җилгәр” сүзләрен Сирин рефрен итеп куллана һәм алар һәр кулланган саен әсәрнең иҗтимагый мәгънәсен тирәнәйтә баралар. Әсәрдә ялгыз хуҗалыкның коралы булган сукага күмәк тормыштагы машина каршы куела. Шулай итеп, Сирин күмәк хуҗалыкны мактый, пропагандалый.

“Күп тарат!” (1930) шигырен Сирин партиянең XVI съезды карарларын йөреп аңлату өчен физкультурачылардан төзелгән эстафетага багышлаган. Ул анда рульдә утыручыларга съезд карарларын тизрәк халыкка җиткерергә, “уңга”, “сулга” китмичә , туп-туры барырга күрсәтмә бирә: Ленин юлыннан язмаска чакыра. Татарстан республикасының 10 еллыгына арналган “Татарстан” шигыре (1930) патриотизм белән сугарылган. Шагыйрь әле монда да Октябрь инкыйлабы татар халкына азатлык алып килде, дигән фикердә тора.

1930 елда Сирин студентлар тормышына багышлап “Микроскоплы күзләр”, “Койрыклы студент” әсәрләрен язган. Аның лирикасы да үзенчәлекле. Яшьлек-мәхәббәт темасына “Ай яктысы”, “Каш астыннан”, “Эзләрең” , “Никтер җаным...”,“Үзбәк кызы “Дәрдем бар”га”, “Ялгыз каен” һәм башка әсәрләр иҗат иткән. Шагыйрь балалар әдәбиятына да зур өлеш кертә. Балалар өчен “Кыш”(1929), “Көз”(1929), “Яз”(1929), “Җәй”(1929), “Кеше” (1930), “Бә-ә-ә дә мә-ә-ә”(1931), “Корыч атлар”(1931), “Тимер юл”(1931), “Трамвайлар ник туктаган?” (1932), “Җиләк бакчасы”(1933) исемле кечкенә-кечкенә китапларын чыгара, “Күккү” шигырен иҗат итә. 1931 елда “Тамчылар” исемле күләмле генә шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.

Шагыйрьнең новаторлыгы, үзенә генә хас форма белән иҗат итүен кайбер тәнкыйтьчеләр кабул итеп бетермиләр, аны “формализм”да, футуризмда гаеплиләр. Әдипнең “Тамчылар” җыентыгына язган кереш мәкаләсендә З. Гали Сиринне пассивлыкта һәм формализмда гаепләп чыга . “Совет әдәбияты” журналында (1933, №12) Сириннең “Кышкы чәчәкләр” шигыре басылгач, журналның 1934 ел 1-2 санында аны тәнкыйтьләгән мәкаләләр дөнья күрә: Гомәр Гали аны “Социалистик җәмгыять чынбарлыгының алдынгы идеяләре белән коралланмау”да гаепли, ә Нур Баян исә “Кышкы чәчәкләр”нең актуаль темага язылмаганлыгын күрсәтеп үтә.

Такташның вафатын (1931) Сирин бик авыр кичерә. Бу үлемгә багышланган “Зәңгәр күзле егет юк инде”, “Такташ табуты янында” шигырьләрен ул шул ук көнне, 1931 елның 10 декабрендә язган. Бу әсәрләрдә Сирин, Такташ үзе вафат булса да, аның иҗатының үлмәячәген, ерак киләчәккә дә барачагына чын күңелдән ышанганлыгын белдерә.

Такташ үлеменнән соң Сирингә тормышта ямь калмаган кебек тоела башлый. Беркадәр вакытка хәтта иҗаты да туктап калгандай була: актив кына иҗат итеп килгән Сирин, безнең мәгълүматлар буенча, 1932 елда нибары дүрт әсәр язган. Аның өстенә НКВД тарафыннан куркытулар, сорау алулар дәвам итә. Үзенең истәлекләрендә Сирин Татиздатта эшләгән чагында үзен берничә тапкыр НКВДга чакырып сорау алулары турында яза.

Боларның барысы да, әлбәттә, шагыйрьнең иҗатына көчле йогынты ясый, иҗатында да чагылыш таба.

Сирин җәмгыятьтәге гаделсезлек, аның тамыры турында уйлана. Еллар буе совет җәмгыятенең патриоты булып та, үзен һаман гаепләүләре, эзәрлекләп торуларының сәбәбен ачыкларга тели. Һәм әкренләп моның серенә дә төшенә: тышкы яктан кызыл лозунглар белән төреп-бизәп алынган совет системасының эчендә мәкерлелек, алдашу, кыерсыту, байлык бүлешү ятканлыгын һәм үзенең шул система эчендә яшәргә мәҗбүр булуын аңлап ала. Шагыйрьнең ирек сөюче, хөр, бунтарь җаны мондый икейөзлелек, мәкерлелек белән килешә алмый, аңа каршы нәфрәт белән тула. Ул җәмгыятьтәге гаделсезлеккә каршы көрәш ача. Һәм Сирин иҗатында борылыш башлана: аның каләме астыннан бер-бер артлы совет җәмгыятенең чын йөзен фашлый торган әсәрләр туа башлый. Нәтиҗәдә Сириннең 1932-1935 еллар иҗатындагы төп мотивларның берсе булып, җәмгыятьтәге гаделсезлекләрне, икейөзлелекне тәнкыйтьләү, ачы сатира барлыкка килә.

1932-1935 еллар - Сирин иҗатының иң каршылыклы һәм иң катлаулы чоры. Күңеле бәргәләнгән, кемгә ышанырга да белмәгән шагыйрь нинди генә темалар күтәрми дә, нинди генә темаларга язмый бу елларда! Иң элек, эзоп теленә мөрәҗәгать итеп, җәмгыятьтәге тискәре күренешләрне мәсәл жанры аша камчылый: ”Кәҗә белән сарык”(1931), “Сатучы һәм сатып алучы”(1932), “Карга белән саескан”(1934), “Ишәк белән куян”(1935) һ.б. әсәрләр. “Сатучы һәм сатып алучы” шигырендә шагыйрь җәмгыятьтә сүз иреге булмауны “утка тота”. “Күңелле – күңелсез” шигырендә (1934) совет җәмгыятендәге чынбарлык күренешләрен ничек бар – шулай сурәтли.

Икенче алым итеп, Сирин шигырьләрне үзенә килгән хат яки телеграмма формасында язу алымын куллана. Мәсәлән, “Лермонтовтан хат” шигырен (1933) ул Лермонтов исеменнән яза. Бу алымны “Тукаевтан Сирингә телеграм” , “Тумаган балалардан хат”, “Бөтен дөньяга телеграм” шигырьләрендә дә куллана. “Тумаган балалардан хат” әсәрендә балалар, дәүләтләргә мөрәҗәгать итеп: “Тик сезнең файдагыз өчен / Кан түгү өчен генә / Канлы фронтларга барып / Егылып үлү өчен генә/Без ул дөньяга тумыйбыз / Яшәмибез, тормыйбыз / Әниләрнең карынында/ Нервалардан тыңлыйбыз”, дигән дәгъва белдерәләр.

Киләчәкнең нинди булачагын белмәү, һәр көн, һәр сәгатьтә үзеңне алып китүләрен көтеп яшәү шагыйрь күңелендә давыл куптара. Аның бунтарь җаны бәргәләнә, күкләргә аша. Тормышта кемнән ярдәм көтәргә, каян ямь табарга белми. “Хис” дигән шигырендә (1933) ул, гаҗизләнеп, хәтта әҗәлгә дә эндәшергә мәҗбүр була. Әйтергә кирәк, бу елларда үлем темасы Такташта да күренә. Такташның “Ертык бүрек”(1927) әсәрендә, гәрчә ул оптимистик рухта язылган булса да, “Үләрмен мин, бу ел кыш килгәч” дигән сүзләр, ә “Болай...гади җыр гына” (1928) шигырендә “асылып үлгән берәү” мотивы китерелә.

Тормышта шундый янау-куркытулар булуга да карамастан, Сириндә әле һаман да оптимистик рух саклана. “Шәфкать туташы”(1930), “Пушкиннан бер өзек”(1934), “Карлы”(1934) шигырьләрендә ул “киләчәктә бу авыр заманнар узар” дигән өмет белдерә. Бу елларда иҗат ителгән әсәрләрнең байтагында җәмгыять һәм шәхес, шагыйрь һәм власть проблемалары күтәрелә.

Юаныч эзләп, Сирин рус һәм чит илләр поэзиясенә мөрәҗәгать итә, алардан үзенең рухи халәтенә аваздаш мотивларны эзли. “Гаҗәпләнү (Әбел Галә әл-Мәгарридән)” (1933), “Алтын металл (Шекспирдан)” (1933), Есениннан этәрелеп китеп “Зәңгәр кичтә”,”Алсу кофта, зәңгәр күзләр”(1934) кебек әсәрләр языла. “Алтын металл (Шекспирдан)”, “Каторжаннар” (1933) шигырьләрендә җәмгыятьтәге күп нәрсәнең акчага корылуы тәнкыйтьләнә.

Сирин француз шагыйре, сатира остасы Пьер Беранжега (1780-1857) таянып, әхлак темасына да шигырьләр язган. Аларда вакыйгаларның тышкы күренеше сурәтләнә һәм шул күренеш эчендә яшеренеп яткан мәкерлелек ачып салына. Аларның “Син бит Гөлсем түгелсең” (1933) дип аталганында шагыйрь үз тәне белән сәүдә итүче хатынны һәм аның балаларын тасвирлый. Тайгак юлга басып, Гөлсемнең үзенең бөтен матурлыгын югалтуын сурәтли. Беранжедан алынган “Аучылар”(1934) дигән шигырьдә дә тышкы күренеш эчендә яткан мәкерлелек тасвирлана: ире ауга киткән арада, башка ирләрнең аучының өйдә калган хатынын “аулаулары” хакында языла.

Бу елларда Сирин поэмалар да иҗат иткән: 1933 елда “Халыкара сугышка каршы Конгресста Сириннең сөйләгән беренче рече” дигән поэма язган. Безгә аның аерым бүлекләре генә килеп җиткән. Биредә автор берничә проблема күтәрә. Әсәрнең баш өлешендә ул дәүләтләр арасындагы тынычлык һәм коралсызлану хакындагы үз фикерләрен бәян итә. Аннан соң дәүләт һәм шәхес проблемасын алга куя. Монда еш кабатлана торган рефрен итеп:

Кеше өчен дәүләтләр яшиме?
Дәүләт өчен мәллә кешеләр?
Кеше өчен дәүләтләр яшәсә,
Нигә болай безнең бу эшләр? – дигән сүзләрне ала. Әсәр эчендә шагыйрь аны төрле вариантларда куллана. Нәтиҗә рәвешендә дәүләтләрнең эшчәнлеге бары гади кешеләрнең ирекләрен кысуга гына юнәлдерелгән булуы турындагы фикер үткәрелә.

“Ана” поэмасын Сирин 1934 елда язган . Әсәргә “1931 елда кулак итеп авылыннан куылган бер ананың Казан урамында үз малае белән очрашуы” дигән аңлатма бирелгән. Бу – шагыйрьне репрессияләүгә сәбәпче булган әсәрләрнең берсе. Поэманың тулы тексты безгә билгеле түгел, бары НКВД архивында сакланган версиясе генә мәгълүм.

“Социализм җиңә барган саен җәмгыятьтә сыйнфый көрәш тә кискенләшә бара” дигән Сталин күрсәтмәсенең гади кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә ничек чагылуы, нинди каршылык-фаҗигаләр китереп чыгаруы тасвирлана бу поэмада. Сәяси карашларыннан чыгып хәтта ана белән бала икесе ике, капма-каршы лагерьда торып калалар. Әсәр нигезендә ана белән бала арасындагы сыйнфый-психологик конфликт ята. Унөч бала тәрбияләп үстергән ананы, ике-өч сыер асрауда гаепләп, кулак дип, өен, барлык мал-мөлкәтен тартып алалар, өеннән куып чыгаралар; ул хәзер шәһәр урамында хәер сорашырга калган. Вакыйга лирик герой, ягъни ананың улы исеменнән сөйләнә. Ана үзенең улыннан мәрхәмәтлек сорый. Үзен ничек итеп кулак ясауларын сөйли; аның сүзләрендә шул чордагы курку атмосферасы искиткеч реаль чагылыш таба. Ана, гаҗизлектән, хәер сорашырга мәҗбүр булган. “Әтиегез вафат булды, үлеп котылды”, ди. Әмма революция идеяләренә нык бирелгән улы үз әнисенә карата коточкыч рәхимсезлек күрсәтә: әнисен сыйнфый дошман санап, аңа ярдәм итүдән баш тарта. Әсәрдә шундый мәрхәмәтсезлек күргән ананың тирән кичерешләре тасвирлана. Ананың өзгәләнүләренең нәтиҗәсе буларак, аның кулындагы күкрәк баласы шул вакыт җан бирә. Шулай итеп, әлеге поэма укучы күз алдына 1930 елларда махсус күпертелгән сыйнфый көрәшне, ул көрәшнең никадәр рәхимсез, кешелексез булганлыгын ачып сала . Татар поэзиясе тарихында әлеге теманы бу кадәр тирәнлек белән күрсәткән башка әсәр юк шикелле.

Р. Мостафин: “Идеологик тотнаксызлыкта” гаепләп, Сиринне Язучылар берлегенә алмыйлар, “формализм”да һәм башка “изм”нарда гаеплиләр, - дип күрсәтә. – Ә сәләтсез шагыйрьләрне, “идеология” ягына карап, бастыралар, бүләклиләр, югары күтәрәләр” . Поэзиядә үз дәрәҗәсен белгән, ачы телле Сирин үзен мондый кимсетүгә көчле сатира белән җавап бирә. Казанда оешкан язучылар төркемен ул “Ат кәмите” дип атый. Язучылар берлеге билеты булган каләм ияләрен “Күтәрик бокалларны!”(1934) шигырендә тәнкыйтьли, кешеләрнең авыр тормыштан, гаҗизлектән эчүгә бирелүләрен тасвирлый. “Паганини”(1935) шигыре дә ачы сатира белән сугарылган: анда “Паганини булмаса да, бездә “поганыйлар” бар”, дигән фикер үткәрелә.

Булат Солтанбәков Сириннең Сталинга эпиграмма язганлыгын хәбәр итә. ОГПУ архивындагы материалларга таянып, ул бер шымчының түбәндәге хәбәрен китерә: 1935 елның февралендә Сирин Һади Атласи фатирында үзенең башка әсәрләре белән беррәттән Сталинга язган эпиграммасын да укыган. Эпиграмма тексты безгә килеп җитмәгән, әмма Б. Солтанбеков аның эчтәлеген китерә. Анда “Сандугачым, һәр җырыңда син Сталинны мактап җырла. Шул чакта сине күреп алырлар һәм сиңа “СССРның атказанган сандугачы” исеме бирерләр” дигән сүзләр булган.

Шагыйрь үзен киләчәктә кайчан да булса кулга алачакларын сизенгән, күңеленнән инде туган иле, иптәшләре белән хушлашып та куйган. 1934 елда ук ул “Хушыгыз, әй, кырларым” дигән шигырь язган. Анда болай диелә:

...Хушыгыз таллар, имәннәр,
Хушыгыз, әй, алмагач!
Кичерегез шагыйрь Сиринне:
Кыш сайрамый сандугач.

Сириннең кайсыдыр язучыга атап язган “Начар сыйфатлы китап турында” дигән ачы сатирасы “Кызыл печатник” газетасында 1935 елның 23 февралендә басылып чыккан. Бу сатира ул язучының ачуын чыгарган һәм шул ук газетаның 10 март санында ул кеше Сирингә “Китап көле белән җылынучы шагыйрьгә” дигән шигырь белән җавап биргән.

Сиринне 1935 елның 22 августында кулга алалар. Сорау алулар 1936 елның гыйнвар ахырына кадәр дәвам итә. Февраль башында карар чыгарыла: Сиринне биш елга Сиблагка сөрәләр. Сөрген тормышы турында безгә Сириннең машинкада басылган истәлекләре килеп җиткән. Ул анда үзенең коточкыч рәхимсезлекләр хөкем сөргән, кеше ышанмаслык авыр шартларда тоткын булуын бәян итә.

1936 елдан алып Сирин иҗатында икенче чор башлана. Сөрген елларыннан аның “Мин кайда булдым? – Мин шунда булдым” , “Мунча ташы” (Беренче вариант), “Стаканнарым”, “Яшьлегем яшькә буялып...”, “Уйнак яр (Үзбәк җыры “Яр-яр”га ияреп)”, “Җыр турында” һ.б., барлыгы уннан артык шигыре килеп җиткән. Гәрчә аларга “1936 ел” дигән дата куелган булса да, Сирин аларны сөргеннән кайткач, хәтереннән алып теркәп куйган булса кирәк. Аларда шагыйрь үзенең тоткын булуын, туган җиреннән аерылып яшәү ачысын сурәтли.

1940 елның көзендә Сирин, сөрген срогын тутырып, туган иленә кайта. Ул бик бетеренгән, хәлсезләнгән, ябыккан була. “Бала вакытым” шигырендә (1941) Сирин үзенең шул чактагы кыяфәтен сурәтли:

“Мин кешеме, түгелме?” – дип,
Хәзер карыйм көзгедән.
“Бу – мин, чын үзем түгел”,- дип,
Куркып китәм үземнән.

1941 елда, бераз хәл алгач, Сирин үз теләге белән Ватан сугышына китә. Смоленск юнәлешендәге сугышларда катнаша. 1942 елның көзендә, авыр контузия алып, Кәрәкәшлегә кайта. 1942-1943 елның кышын авылда үткәрә. Сәламәтләнә төшкәч, колхоз эшенә чыга: атлар карый, кырдан салам ташый, басуда кар тота. Шул чакта ул “Кар тотканда” дигән әсәрен (1942) иҗат иткән. Монда ул тыныч тормышка, табигать кочагында эшләп йөрүгә дан җырлый: шундый газаплар күреп кайткан кешегә колхоз эше уен кебек кенә күренә. Әсәрдә тыныч хезмәтнең кешегә шатлык алып килүе тасвирлана.

1943 елның язында Сирин яңадан фронтка китә. Шул ук ел ахырында, авыр яраланып, Ташкент госпиталенә җибәрелә. Анда бераз сәламәтләнгәч, туган авылына кайта, колхозда эшли башлый. Сугыштагы батырлыклары өчен Сирин “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, “Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәт өчен” һәм “Бөек Ватан сугышында җиңүнең 20 еллыгы” медальләре белән бүләкләнә.

1946 елдан Сирин Баулы районы үзәге Акбуа бистәсендә яши башлый. Колхоз аны беръеллык умартачылар курсына җибәрә. Курсны тәмамлагач, Кәрәкәшле һәм Ташкичү авылларында умартачы булып эшли. Монда да ул бик тырышып хезмәт куя. Хезмәттәге уңышлары өчен ике тапкыр Баулы район хакимиятенең Мактау кәгазе белән бүләкләнә. Сирин Татарстан АССР Югары Суды Президиумының 1957 елның 13 июнь карары белән реабилитацияләнә.

Тормышында бер-бер артлы тезелеп килгән каршылык-авырлыклар аркасында Сириннең гаилә тормышы озак еллар буена оешып җитә алмый. Өстеннән гаебе алып ташланганнан соң гына, 1960 елның 1 сентябрендә Сирин Акчишмә авылыннан Фәһимәгә өйләнеп, үз гаиләсен корып җибәргән. Бу вакыйга аның иҗатына уңай йогынты ясаган, иҗаты җанланып, үсеп киткән.

Сөргеннән соңгы елларда, кайбер белгечләр язганча , Сириннең иҗаты туктап калмый, ул бераз сүлпәнләнә генә, элеккеге ярып сала торган кискенлеге йомшара төшә. Шунысы хак: сөргеннән соң ул инде 1930 елларда үзе барлыкка китергән “Сирин стиле”нә әйләнеп кайтмый, ә традицион стильдә иҗат итә. Чөнки җәмгыятьтәге вәзгыять тә инде үзгәргән: революцион күкрәнүләр заманы узган, тормыш салмакланган һәм андый шигырьләргә дә ихтыяҗ инде беткән була. Шагыйрь архивыннан күренгәнчә, сөргеннән соң ул барлыгы 90нан артык шигырь һәм берничә әкият иҗат иткән. 1940-1959 елларда ел саен икешәр-өчәр әсәр язып килгән булса, гаилә корганнан соң - 1960 елда ул 11, ә 1961 елда барлыгы 35 шигырь иҗат иткән. Әмма мондый иҗади активлык озакка бармый, шагыйрьнең сәламәтлеге начарлана: сөргендә алган суык тиюләр, яралар, сугышта алган контузияләр өстенә аңарда туберкулез авыруы башлана. Шулай да ул әле каләмен ташламый. 1962 елда аның авыруы көчәеп китә һәм ул Акбуа туберкулез диспансерына кереп ятарга мәҗбүр була. Аның архивында 1961 елдан соңгы бары биш кенә шигыре сакланган.

Сөргеннән кайткач, Сирин үзенең яшьлек дусты Хәсән Туфан белән дә очрашкан. Мәсәлән, Локман Бадыйкшан истәлегендә 1959 елның 19 декабрендә Казанда язучыларның Г.Тукай клубында үткән бер кичәдән соң Хәсән Туфан белән Сириннең кочаклашып күрешкәнлеге турында языла . Шуннан соң ике шагыйрьнең дуслыгы яңадан яңарып китә. Алар үзара хатлар алышалар, бер-берләрендә кунакта да булалар. Х.Туфан Сирингә үзенең 1958 елда чыккан “Җырлар, шигырьләр” китабын үзенең яшел карасы белән “Сирин! Дөньяда икенче кат яшәгән кабатланмас матур көннәребез истәлеге булсын бу сиңа. Ихтирам белән, Х.Туфан. 27.XI. 61.” - дип язып бүләк иткән.

1940-1969 елларда язган әсәрләрен Сириннең иҗат юлында аерым бер этап итеп карасак, ул дәвердәге шагыйрь иҗатында түбәндәге темалар күтәрелүен күрербез:

Сирин сәяси темаларга язуын дәвам итә, җәмгыятьтәге тәртипсезлекне, “кызыллыкны” сатира утына ала. Мәсәл жанрын җанландырып җибәрә. “Карт большевик, милиционер һәм кызыл сыбызгы” (1952) әсәрендә карт большевик белән милиционер арасындагы сөйләшү китерелә. Берәү исереп егылгач, милиционер сыбызгысын сызгырта. Карт большевик канәгатьсезлек белдергәч, милиционер сыбызгының гади түгеллеген, ә “социалистик сыбызгы” икәнлеген әйтә.“Шатлыклы үлем” мәсәлен (1953) Сирин Сталин үлеменә багышлаган. Анда бер тычкан өстәл өстенә менеп утыра да, егыла да үлә. Шагыйрь аңа:

Син үлдеңме? Бу зур шатлык, син үл инде!
Кызганып бер елар кешең дә юк инде, - ди.

“Матур хатын” әсәрендә (1956) шагыйрь “социалистик агач” дигән гыйбарә куллана һәм сатира ялтырап китә. Усал хатын, көне буе эшләп, арып кайткан ирен:“Ягарга утын юк. Бар, утын алып кайт!”- дип куып чыгара. Ире, урманга барып, бер каен кисеп алып кайта. Икенче көнне урман сакчысы, карда калган эзләр буенча килеп, әлеге ирне тота, аны “Нигә кистең социалистик бу агачны?” - дип ачулана. Монда да ачы сатира ярылып ята.

“Кыскартуга эләккәннәр” (1961) мәсәлендә ялагайлык фаш ителә. Бервакыт ат, куян һәм эт кыскартуга эләгәләр. Үзара сөйләшә башлыйлар: кемне, ни өчен кыскартканнар? Ат әйтә: “Мин, юк-бар эшләргә катнашмый, эшләдем дә эшләдем”, - ди. Куян куркак, көчсез булганга, хуҗалар: “Моны кыскартсак та, безгә каршы чыга алмас”, - дигәннәр. Этнең үзеннән сорагач, ул: “Гомер буе мин хуҗаларның кәйфенә ярап торганмын, ләкин бервакыт койрык болгау урынына өреп куйганмын”, - дип җавап бирә.

“Аю белән көзге һәм мин”(1944),“Бал белән балан”(1945), “Кәҗә белән сарык”(1958), “Ике үрдәк”(1960), “Дөреслек һәм кәҗә”(1961), “Күгәрчен, карчыга һәм кеше”(1964) мәсәлләрендә дә кешеләрдәге ялагайлык, мин-минлек, наданлык, милли чикләнгәнлек сыйфатлары тәнкыйтьләнә.

“Хурлыклы исем – колонизатор” (1960) шигырендә шагыйрь сугыш башлаучыларны ерткыч бүре белән чагыштыра: әмма бүре бер яки ике сарыкны гына ашаса, колонизатор исә миллионлаган кешене һәлак итә. Бу әсәр Х.Туфанның “Ә җир барыбер әйләнә“ шигыре белән аваздаш. “Безнең бурыч” (1961) әсәре дә тынычлыкны яклауга багышланган.

Җәмгыять тормышында булган вакыйгаларга Сирин оператив рәвештә үз мөнәсәбәтен белдереп бара. Аның иҗатында сугыш темасы да чагылып ала. “Ванюша белән Катюша”(1943) шигырендә немецларның “Ванюша” дигән сугыш коралына безнең “Катюша” каршы куела һәм аның өстенлеге күрсәтелә.

1961 елның 15нче февралендә көндез сәгать 12дә кояш тотылачагын ишеткән халык арасында “Дөнья бетә икән” дигән имеш-мимешләр тарала. Халыкка кояш тотылуның сәбәбен аңлатып, Сирин “Дөнья бетми мәңге дә!” шигырен язган. 1961 елның 12 апрелендә Юрий Гагаринның Җир тирәли әйләнеп кайтуына Сирин “Күкләр капкасы ачык!” шигырен багышлаган. Анда автор совет фәне һәм техникасының алга китүе белән горурлана. “Канцлер Аденауэр һәм шагыйрь-доктор” әсәре (1961) шагыйрьнең намусы, җәмгыятьтәге роле темасына арналган. Бервакыт Германия канцлеры Аденауэр каты авырый башлый. Табиплар берсе артыннан икенчесе килә дә китә, килә дә китә: берсе дә терелтә алмый. Шулчак берәүләр: “Бездә бер галим бар, үзе шагыйрь. Терелтсә, бары ул гына терелтә алыр”,- диләр. Шагыйрьне чакыралар. Ул авыруны карый да, халык өстендә яшәүче канцлерны дәвалаудан баш тарта.

Балалар әдәбиятының җәүһәрләре булып саналырлык әсәрләр иҗат итә: биш бүлектән торган “Бишек җыры”, нәниләр өчен “Безнең өйдә иң кадерле кеше”, “Чеп-чепләрем, пип-пипләрем”әсәрләрен яза. Сәнгатьчәлек ягыннан алар камил эшләнгән.

Мәктәп, белем алу, балалар тәрбияләү темасына Сирин “Кире малай” (1942), “Күзлек (1945), “Ана белән бала” (1948), “Нәни оратор”(1951), “Мин кунак дип тормаган”(1951), “Мәктәп” (1958), “Алтын күзлек”(1958),“Биек баскыч, көмеш ачкыч”(1958) һ.б. әсәрләрен багышлаган.

Яшьлек чорын искә төшереп “Тәмле уйлар, дәртле хисләр белән”(1943) дигән лирик әсәр иҗат иткән. Яшьлек-мәхәббәт темасына “Егет белән кыз” (1956), “Мин әткәй белән сөйләштем”(1956), “Мәхәббәт ракетасы”(1958), ә 1961 елда “Син әгәр сөйсәң берәүне”, хатыны Фәһимәгә багышлап “Син бит миңа үзең әйттең”, “Сиңа – миңа”, “Каян чыкты бу кояш? дим” кебек әсәрләр язган. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр “Кадерле күлмәк”(1960), “Чәнечкеле гөл” (1960), “Күңелле эш”(1961), “Ирем бәләкәй булса да”(1961), “Биана”(1961), “Бала белән әнисе”(1961) һ. б. шигырьләрдә сурәтләнә.

Авыл тормышының төрле күренешләренә 1940 елда “Яз көннәре. Яңгырлы көн”, “Алладан сыер сорау яки элекке күршелек”, “Ике ат”, 1945 елда “Күчә торган инеш”, 1951 елда “Югалган сабан”, “Кошчылык мөдире”, 1961 елда “Җәй буе утын ташыган берәүгә” шигырьләрен иҗат иткән.Колхоз эшен яратмаучыларны тәнкыйтьләп “Үз эшеңне эшләгәндә...” әсәрен (1961) язган.Шулай итеп, Сириннең сөргеннән соңгы иҗатында колхоз тормышы да чагылыш таба.

Умартачы булып эшли башлагач, Сирин табигатьнең башкалар игътибар итмәгән нечкәлекләрен дә күрә, тоя, үз күңеле аша үткәреп кабул итә башлый. Бал корты белән чәчәкләр арасындагы гармонияне, бер-берсенә тартылуны шагыйрь күңеле нечкә сизә, һәм шуны поэтик югарылыкка күтәреп, “Зур кунак” шигырен яза (1961). Ләззәтле бал исен таратып, умырзая кунак көтә: “Килер ул, килми калмас, хәбәр алса, җилләр белән бал исләре барса”,- ди. Һәм чыннан да, чәчәктән-чәчәккә күчеп йөри торгач, бал корты умырзаяны килеп таба.Шагыйрь бик нечкәлек белән бал кортын тасвирлый, аның үз эшен яратып, җентекләп, сыйфатлы итеп башкаруын мактый. Йөк төягәч, бал корты, “Балаларымны яңа азык белән сыйлыйм әле!” дип кайтып китә.

Умартачылыкка багышланган “Кортлар шәһәре”(1960), “Бал бабай”(1961) шигырьләрен дә Сирин шундый ук нечкәлек һәм тирән мәхәббәт белән иҗат иткән. Шуны да өстәргә кирәк: әдип архивында үзенең умартачылык эше тәҗрибәсеннән чыгып язылган “Эшче кортларның серкә урлап кайтулары турында бер тәҗрибә” дигән мәкаләсе дә сакланган . “Кошлар – безнең дусларыбыз”(1961), “Күрәсем килә” (1961) шигырьләре исә кошларга карата тирән ярату һәм хөрмәт белән сугарылган.

Халык җырлары үрнәгендә Сирин шаян шигырьләр дә иҗат иткән. 1961 елгы “Кызлар җырлыйлар” , “Яңа җырлар” әсәрләре нечкә юмор белән өретелгән.“Әй, алым син, гөлем син” шигыре дә (1961) халык җырына нигезләнеп язылган.

Шулай итеп, Сирин 1940-1960 елларда да кулыннан каләмен ташламаган, хәле килгәнчә әдәби процесста да катнашып барган. Үзе исән чагында, 1959 елда Татарстан китап нәшриятында, Зыя Мансур редакцияләвендә аның зур булмаган “Шигырьләр” китабы басылып чыккан . Шигырьләре сирәк булса да вакытлы матбугатта да басылгалап килгән . Соңгы вакытта “Мәйдан” журналының бер саны (2015 ел, №12) тулысынча Сирин иҗатына багышланып чыгарылды: анда аның шактый тулы шигырьләре, прозасы, аның турында истәлекләр, мәкаләләр һәм аның фотолары басылды.

Шигырь язу белән беррәттән, Сирин кайчакта тормыш күренешләрен, кайбер күзәтүләрен кәгазьгә чәчмә белән дә теркәп куйган. Мәсәлән, 1927 елда “Авыл яшьләре” журналында (№ 6) “Диңгез пароходында” дигән зарисовка-репортаж бастырган. 1930 елларда “Казенный печән” хикәясен, “Кич белән” нәсерен һәм “Уполномоченный” дип язарга ниятләгән әсәренең планын чәчмә белән теркәп куйган. “Казенный печән” хикәясе – сатирик әсәр. Анда бер кеше арбага печән төяп, шәһәргә бара. Аты бик арган, ач, арык. Әмма хуҗасы аңа, ач булуына карамастан, шул печәнне ашатмый. “Ник ашатмыйсың?” дип сорагач, “Печән казенный, ашатырга ярамый”, дип җавап бирә. Ат шунда үлә.

Сирин яшьтән үк төрле сюжетлар уйлап чыгарырга һәвәс булган. Рифгать Батыршин үзенең истәлегендә: ”Сирин абый әкиятләрне бик оста, мавыктыргыч итеп сөйли иде. Без бәләкәй чакта төннәр буе аның әкиятләрен тыңлап үстек”, - дип яза. Сөргеннән кайткач, әдип берничә әкият иҗат иткән, аларны үз кулы белән (кириллицада!) язып та куйган. Мәсәлән,“Бер мужик, өч поп” әкиятендә бер мужикның, хәйләләп, өч попны алдавы һәм җен ярдәме белән аларны авыл артындагы буага батырып үтерүе бәян ителә, попларның ышанучан, беркатлы булулары күрсәтелә. “Мактаулы бүрек” әкиятендә бер патшаның вәзирләре, патша үзләрен үтертмәсен өчен, әшәке бүрекне матур бүрек дип мактыйлар. Әсәрдә ялагайлык, икейөзлелек тәнкыйтьләнә. Сирин архивында шулай ук әдипнең үз кулы белән язган “Мәгънәсез тәнкыйтькә җавап” мәкаләсе, әдәби иҗат турындагы фикерләре, “Язучылар берлегендә Сириннең чыгышыннан бер өземтә” дигән язма да сакланып калган.

Шагыйрь тормышының соңгы еллары рәхимсез авыру белән көрәшеп узган. Иң соңыннан язган “Уты сүнгән вулкан”(1960),“Бер кисәк” (1964) шигырьләрендә Сирин үзенең хәл-халәтен тасвирлый. “Бер кисәк” шигырендә мондый юллар бар:

Теләкләрем чиксез минем, хисапсыз;
Йөрәк тибүләрем санлы, хисаплы.
Исәп-хисап эшләрем күп ничаклы,
Тәндә җаным кунак, белмим, ничаклы?

Шагыйрь Сирин озак һәм каты авырудан соң 1969 елның 23 ноябрендә Акбуада вафат була һәм шул бистәдәге татар зиратына җирләнә. Әдипнең тууына 90 еллыкны билгеләп үткән вакытта аның каберенә Баулы районы хакимияте тарафыннан Сириннең барельефы төшерелгән истәлекле таш куелды. Баулыда, Ырыссу бистәсендә һәм Кәрәкәшледә Сирин Батыршин исемендәге урамнар бар. Үзенең бөтен гомерен гаделлек өчен көрәшкә багышлаган күренекле шагыйрьнең якты истәлеге бүген әнә шулай саклана.