Бөртекләп җыелган хәзинә
Синең кулда, хөрмәтле укучы, бик кыйммәтле тарихи хезмәт – Татарстанның иң зур авылларының берсе Зәй-Каратай авылы тарихы. Бу капиталь хезмәт ике кисәктән тора. Беренче кисәкнең авторы – халкыбызның күренекле мәгърифәтче галимнәре Фазыйл һәм Кәбир Туйкиннар нәселен дәвам иттерүче, 1917-1942 елларда авыл мәктәбендә укытучы булып эшләгән Ибраһим ага Туйкин (1892-1983). Аны чын мәгънәсендә Зәй-Каратай авылы тарихына нигез салучы дип атарга кирәк. Иң элек ул, 1917 елдан башлап, Зәй-Каратай мәктәбе тарихын яза башлый, әмма бу тарих 1934 елдагы янгын вакытында югала. Аннан ул 1960 елда, авылның олы яшьтәге кешеләреннән сорашып, авыл тарихын язарга керешә. Авыл хакында үзе нәрсәләр белгән, өлкән кешеләрдән нинди мәгълүматлар туплаган – шуларның барысын да бәйнә-бәйнә, чәчми-түкми кәгазьгә төшерә барган. Өлкәннәрдән сорашып-төпченеп йөри торгач, бер-бер артлы яңадан-яңа фактлар ачыкланган, яңа мәгълүматлар барлыкка килгән. Ибраһим ага аларны, темаларга бүлгәләп тә тормыйча, шул көенчә шул ук кулъязма дәфтәргә терки барган. Мондый эш сигез ел буе дәвам иткән. Шулай тырышып, кызыксынып-мавыгып эшләүнең нәтиҗәсе булып, барлыгы 800 битле кулъязма тарих китабы барлыкка килгән. Әлбәттә, аны китап рәвешенә китерү өчен, андагы материалларны хронологик тәртипкә салырга, аерым темаларга берләштереп бирергә кирәк була. Бу тәртипләү эшен авылның һәвәскәр тарихчысы, укытучы Җәүдәт Хәлимов башкарган. Шулай итеп, авыл тарихының компьютерда басылган, барлыгы 250 биттән торган беренче кисәге барлыкка килгән. Андагы материаллар барлыгы 61 тематик бүлеккә бүленгәннәр.
Авыл тарихының икенче кисәген (күләме шулай ук 250 бит) Ибраһим Туйкинның эшен дәвам иттерүче Җәүдәт Хәлимов әзерләгән. Китапның бу өлешен шартлы рәвештә “Яңа тарих” дип атарга мөмкин. Ул барлыгы 37 бүлектән тора. Әлеге бүлекләрдә сүз нигездә авыл тарихының И.Туйкин язып туктагач булган яңалык-вакыйгалары хакында бара: тарихка һәм авылның бүгенге хәленә караган, беренче кисәктә искә алынмаган күптөрле факт һәм мәгълүматлар китерелә, кайбер авылдашларыбызның истәлекләре, очерк-язмалары бирелә. Әйтергә кирәк, икенче кисәктәге барлыгы 37 бүлекнең 28-ен Җәүдәт Хәлимов үзе язган.
Билгеле булганча, барлык тарихи чорлар һәм барлык кешеләр өчен бер үзгәрмәс кагыйдә бар: һәр кеше үзеннән соң тарихта бары тик үзенең нәселен, ягъни балаларын һәм язган сүзләрен генә калдыра ала. Галиҗәнап Вакыт каршында бары шулар гына бирешми, бары шулар гына бу кеше турындагы хәтерне саклап тота. Ә калган барлык нәрсәләр – төзегән йорт-коттеджлар да, хәтта зур-зур шәһәрләр дә, гасырлар үтү белән, төрле сәбәпләр аркасында җимерелергә, юкка чыгарга мөмкин. Безнең Габдулла Тукай да бит халык җырлары турында (ә җырлар сүзләр һәм көйләрдән тора) “Мәгъмүр Болгар шәһәрләре, Болгар авыллары, бер дә булмаган төсле, кырылдылар да беттеләр, эзләре дә калмады. Әмма менә бу кыйммәтле мирас дидекемез халык шигырьләрен туплар да ватмады, уклар да кадамады. Алар һаман да халык күңелендә... алар сәламәт әле, алар яңгырый әле,”- дип язып калдырган.
“Зәй-Каратай авылы тарихын” язучы авторлар, минемчә, шушы хакыйкатьне аңлап эш иткәннәр, дигән тәэсир кала. Професиональ тарихчылар булмасалар да, алар әлеге китап өчен гаять тә бай, күпкырлы, энциклопедик характердагы мәгълүматлар туплаганнар һәм шуларны укучыларга гади итеп, аңлаешлы итеп аңлатып бирә алганнар. Китаптагы ун меңләгән – йөз меңләгән факт-мәгълүматның һәрберсе зур түземлек белән, бөртекләп җыелган.
Ике кисәктән торган шушы гаять зур күләмле, тирән һәм мул эчтәлекле китаптан Зәй-Каратай авылының һәм авыл кешеләренең олы, якты образы барлыкка килә. Нинди авыл соң ул Зәй-Каратай? Республикабыз, туган халкыбыз, илебез тарихында нинди урын тота, гомуми ил табынына үзеннән нинди өлеш керткән, нәрсәләр өстәгән? Кайсы яклары белән атаклы, нинди эшләре белән данлыклы?
Мин бу сорауларга җавап бирергә алынмыйм. Ул сорауларга китап үзе җавап бирә: бары аны укырга гына кирәк.Шуның белән бергә, укучының игътибарын минем аеруча әһәмиятле булган түбәндәге берничә моментка юнәлтәсем дә килә.
Иң элек китапның беренче бүлегендә китерелгән нәсел агачлары – шәҗәрәләргә тукталыйк. “Кеше үзенең җиде буын әби-бабасын белергә тиеш” дигән борын-борыннан килә торган кагыйдәне без барыбыз да беләбез. Бу белем үзебезнең вафат булган әби-бабаларыбызны хөрмәтләү, онытмау өчен кирәк. Шушы җәһәттән караганда, Зәй-Каратай авылы тарихын язучыларның үз әби-бабалары рухлары каршында йөзләре ак: китапта бүген авылда яшәүче барлыгы 106 нәселнең шәҗәрәсе китерелә! (Алар арсында атаклы Ф.Туйкин белән К.Туйкиннар нәселенең дә тулы исемлеге бар). Бу бит искиткеч зур хезмәт! Уйлап карасаң, әле бер нәселнең шәҗәрәсен төзү өчен генә дә никадәр тырышлык, сабырлык сорала; никадәр кешеләр белән сөйләшергә, эзләнергә, төпченергә, күпме чыганак-архивларда “казынырга” кирәк. Ә монда – йөз дә алты шәҗәрә!.. Аларның күбесен (76 сын), Җ.Хәлимов күрсәтүенчә, Ибраһим ага Туйкин борынгы метрика кәгазьләрен кулланып төзегән, ә калган 30ын Җәүдәт Хәлимов үзе барлыкка китергән. Бу, минемчә, бер авыл тарихы өчен уникаль күренеш! Соңгы елларда күп кенә авыл тарихлары чыкты, әмма аларның берсендә дә минем бу кадәр күп нәсел шәҗәрәләрен очратканым булмады. Бу эш чын мәгънәсендә әлеге шәҗәрәләрне төзүче Ибраһим Туйкин белән Җәүдәт Хәлимовның мәшһүр галимебез Р. Фәхреддиннең атаклы “Асар” (“Эзләр”) хезмәтен бүгенге көндә, яңа шартларда дәвам иттерүчеләр икәнлеген күрсәтеп тора. Әлбәттә, ул шәҗәрәләрдә, Җ.Хәлимов искәртеп үткәнчә, кайбер төгәлсезлекләр дә булырга мөмкин. Ләкин алар барыбер киләчәктә бик күпләргә үз нәсел агачларын тулыландырыр өчен ышанычлы нигез булып торалар.
Яки тарихтагы төрле сугышларда катнашкан, яу җирендә ятып калган авылдашлар исемлеген алып карыйк. Соңгы елларда басылып чыккан авыл тарихларында, нигездә, бары Бөек Ватан сугышында катнашкан яугирләрнең генә исемлеге китерелә. Ә бу китапта исә Ибраһим Туйкин 1904-1905 еллардагы Рус-япон сугышында (барлыгы 26 кеше), 1914-1918 еллардагы Беренче Бөтендөнья сугышында (барлыгы 217 кеше) һәм 1918-1922 еллардагы Гражданнар сугышында катнашкан (барлыгы 69 ) авылдашларның тулысынча исем-фамилияләрен, әтиләренең исемнәрен китерә. Әлеге кыйммәтле мәгълүматларны бүгенге көндә, «көндез чыра яндырып эзләсәң дә”, табып булмас иде.
Китапның беренче кисәгендә Бөек Ватан сугышына алынган авылдашларның да исемлеге китерелә: алар барлыгы 721 кеше. Бер авылдан шул кадәр кеше сугышта катнашкан! Шулардан 486 ир-ат сугыш кырларында ятып калган, бары 235 кеше генә исән-имин авылга әйләнеп кайта алган. Бу, әлбәттә, коры саннар гына түгел. Бу саннар артында меңләгән авыл кешеләренең (ә ул чакта һәр гаиләдә кимендә 2-3 бала була) фаҗигасе, күз яшьләре, әрнү-сыкранулары тора. Китапның икенче кисәгендә Җ.Хәлимов, шушы юнәлештәге эзләнүләрне дәвам итеп, ирләре фронтта һәлак булган, ә үзләре тылда – колхозда ат урынына эшләгән тол хатын-кызларның да исемлеген китерә. Алар барлыгы 132 хатын-кыз, алар арасында минем әнием Шәрипова Маһипәрваз исеме дә бар.
Авыл тарихын, тарихи вакыйгаларны иңләү ягыннан караганда, бу китап, минемчә, шактый отышлы булып чыкккан. Мәсәлән, анда авылның кайчан, ничек барлыкка килүен, авылның башлангычын ачыкларга омтылыш ясала. Авылга беренче кешеләр килеп утыруның төгәл датасын ачыклый алмасалар да (ә аны ачыклау, гомумән, мөмкин эш микән әле?), авторлар авылның башлангычын якынча XVII гасыр ахыры, XVIII гасыр башы белән бәйләп карыйлар. Ибраһим ага Туйкин, мәсәлән, авыл XVII гасыр ахырында нигезләнгән булса кирәк, дип гөманлый һәм авылны нигезләүчеләр дип Корыч, Әлмәмәт, Ураз, Морат, Җәмил, Шәймөхәммәт дигән кешеләрне күрсәтә, шул кешеләрнең улларын, оныкларын барлап чыга. Бу мәгълүматның дөреслеге топонимик атамалар белән дә раслана: бүгенге көндә дә әле халык телендә Әлмәмәт коесы, Ураз елгасы, Морат сазы, Җәмил сазы кебек атамалар яшәп килә. Әлбәттә, авылга аннан да иртәрәк нигез салынган булырга тиеш, дигән фикерләр дә бар. Моны ачыклау өчен,әлбәттә, өстәмә тикшеренүләр кирәк булачак әле.
Ибраһим ага Туйкин авылның зурлыгы, географик урыны, революциягә кадәрге халык җыеннары, авыл старосталары, писарьлары, старшиналары (аларның һәрберсенең исемлеге дә китерелә), кыр-басулары һәм урман исемнәренең каян килеп чыгулары (барлыгы авыл кырларының алтмыш бер исемен китерә!) турында, перепись үткәрүләр, аңа каршы килүчеләрне суктыру күренешләрен, XVIII-XIX гасырлардагы солдат хезмәте, төрле сәбәпләр табып, кешеләрне Себергә яки сөргенгә җибәрүләре хакында бәйнә-бәйнә яза. Аның хезмәтендә авылның совет чоры тарихы да шактый тулы чагылыш таба: беренче совет органнары (партия ячейкасы, комсомол, пионер оешмалары) төзелү даталары, ячейка членнары, беренче комсомоллар, пионерлар, беренче вожатыйлар, авыл советы рәисләре исемлеге бирелә. Сәнәкчеләр күтәрелеше вакытында авыл укымышлыларын җәзалау фактларын ача, 1921 елгы ачлык вакыйгалары, төрле елларда балалар йортлары (барлыгы 4әү) ачылу, авыл кешеләренең (барлыгы 17 кеше) фаҗигале үлемнәре һәм башкалар турында күп мәгълүматлар китерә. Ә Җәүдәт Хәлимов исә патша Россиясендә 25 еллык солдат хезмәтенә алынган авылдашлар исемлеген (барлыгы 8 ир-ат) ачыклый алган: 1812 елгы Бородино сугышында катнашкан авылдашлар Мәүлет Сәлимҗәүһәр улы Әлмәмәтов ( язучы Зәки Зәйнуллин аның турында “Мәүлет гусар” дигән повесть иҗат итте) һәм Габидулла Сәйфелмөлек улы Уразовларның тормыш юллары хакында яза, бүгенге көндә аларның нәселен дәвам иттерүче кешеләрне санап чыга.
Әлеге китап авыл халкының элеккеге чорлардагы яшәү рәвешен, этнографиясен һәм топонимикасын өйрәнү өчен дә кыйммәтле чыганак булып тора. Ибраһим Туйкин XIX гасырда җир бүлү, мирски җирләр, җир сатулар хакында яза, авыл кешеләренең элеккедән үк нәрсәләр белән шөгыльләнгәнлекләрен әйтеп китә: игенчелек (яздан алып көзгә кадәр нинди эшләр, аларның ничек эшләнгәнлеген җентекләп тасвирлый), яшелчәчелек, җиләк-җимеш үстерү, май чыгару, һөнәрчелек, терлекчелек, көтүлекләр, кош-корт асрау, умартачылык, тегермәннәр тарихы һ. б. лар бирелә. Шуның белән бергә элекке вакыттагы гореф-гадәтләр - егет өйләндерү, кыз бирү тәртибе, бәбәй туйлары, өмәләр һәм аларның ничек үткәрелгән булуы (орчык өмәсе, тула өмәсе, урак өмәсе, урман кисү, йорт күтәрү өмәләре), кием-салымнар турында бик кызыклы, бүгенге көн өчен гаять кыйммәтле мәгълүматлар китерә. Авыл байлары, гади халыкның экономик хәле, сабан туйларын үткәрү, яшьләрнең Янган тауга барулары хакында сөйли.
И.Туйкин, үзе укытучы буларак, авылдагы мәгариф тарихы хакында бик яратып яза. Элеккеге вакыттагы авыл халкының грамоталылык дәрәҗәсе, революциягә кадәрге укыту эшенең торышы, кадимчә һәм җәдитчә мәктәп-мәдрәсәләр, аларда укыткан кешеләр, хатын-кызларны укыту турында бай материал бирә. 1917 елда авылда земство (дәүләт) мәктәбе ачыла. И.Туйкин шул елдан алып 1942 елга кадәр һәр елны мәктәптә нинди укытучылар укыткан, һәр елны нинди чыгарылыш булган, мәктәпне ничә укучы тәмамлап чыккан – шуларны бөртекләп теркәп бара, авылдагы күренекле кешеләр, атказанган укытучылар, СССР, РСФСР һәм Татарстан Верховный советларына депутатларның исемлеген китерә.
Китап укучыларның игътибарын И.Туйкин китабындагы тагын бер кызыклы бүлеккә юнәлтер идем мин. “Авылда беренче” дип атала ул бүлек. Анда Ибраһим ага авылга беренче самовар, беренче тимер сабан, урак машинасы, велосипед, беренче трактор, беренче йөк машинасы, комбайн, мотоцикл һәм башкаларның кайчан кайтканлыгын, төгәл елларын күрсәтеп, язып барган. Бу язмаларны шунда ук Җ.Хәлимов дәвам иттерә: авылда беренче совет органы, партия оешмасы, беренче кино, беренче почта бүлеге, электр станциясе, нефть скважинасы, беренче телевизор һ. б. ларның кайчан кулланыла башлауларын күрсәтеп бара. Игътибар итик: болар шулай ук авыл тарихы өчен кирәкле һәм кыйммәтле мәгълүматлар. Киләчәктә, шуларга таянып, никадәр тарихи әсәрләр иҗат итәргә мөмкин әле.
“Авыл тарихы” китабында бары Ибраһим ага Туйкинның “Беренче кисәге” кенә язылган булса, Зәй-Каратай тарихы, һичшиксез, тулы булмаган булыр иде, чөнки аны “Икенче кисәк” тулыландыра. “Икенче кисәк”тәге Җәүдәт Хәлимов хезмәтләре белән танышып чыккач, ул И.Туйкин китабын дәвам итә генә түгел, ә авылыбызның яңа тарихын булдырган дип әйтергә мөмкин.
Зәй-Каратайда туып үскән, белем алган, шунда очар канат чыгарган, матур гаилә корып, балалар тәрбияләп үстергән Җәүдәт Хәлимов туган авылы турында яратып яза; аның һәр мәкаләсе авылыбызга карата тирән мәхәббәт белән сугарылган. Данлыклы, бай тарихлы авыл турында язуы, әлбәттә, җиңел түгел. Әмма ул, башта мәктәптә укытучы, аннан 1978-1983 елларда авыл Мәдәният йорты директоры булып эшләгән, оста гармунчы буларак күпме авыл кызларын биеткән-җырлаткан егет, авылыбызның тарихын да, бүгенгесен дә яхшы белә. Шуңа күрә аның бу өч дистәгә якын мәкаләләрендә (аларның кайберләрен ул районның “Замана сулышы” газетасында 2011-2012 елларда бастырып та чыгарган) авыл тормышының барлык якларын да, авыл эшчәннәренең тырыш хезмәтләрен дә төрле яклап яктыртырга, тарихта язып калдырырга тырышкан. Бу хезмәтләрдә ул үзен чын мәгънәсендә авылыбызның патриоты буларак күрсәтә.
Мисалга аның “Уңыш” күмәк хуҗалыгы” дигән мәкаләсен генә алыйк. Әйтергә кирәк, Зәй-Каратайның XX гасырдагы тарихы беренче чиратта 1931 елда оештырылып, 2006 елга кадәр (барлыгы 75 ел) яшәгән “Уңыш” колхозы тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Авылның узган гасырдагы данын нәкъ менә “Уңыш” колхозы эшчәннәре күтәрде дисәк, һич тә ялгыш булмас шикелле. Бу хезмәтендә Җ.Хәлимов “Уңыш” колхозының төзелү тарихын, аның үткән юлындагы авырлыкларны һәм ирешкән уңышларны бәйнә-бәйнә укучыга җиткерә. Әлеге колхозның данлыклы үткәне, фидакарь хезмәтчәннәре хакында тулы бер фәнни хезмәт язган ул. Нәкъ менә 1940-1980 елларда “Уңыш” колхозының даны бөтен Татарстанга, хәтта бөтен Советлар Союзына таралды. 1939 елда, игеннәрдән югары уңыш алган өчен, колхоз Мәскәүдә СССР Халык Хуҗалыгы Казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) катнаша. Ватан сугышы елларында колхозда көнне-төнгә ялгап, алны-ялны белмичә тырыш хезмәтләре өчен 500 авылдашыбыз “За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.” медале белән бүләкләнә (шулардан 327 кешегә бу медаль 1946 елның 7 июнендә, ә калган 173 кешегә 1948 елның 21 сентябрендә тапшырыла. Җ.Хәлимов хезмәтендә ул бүләкләнүчеләрнең тулы исемлеге китерелә). Бу бит бик зур сан! Бер авылдан ярты мең кеше медаль белән бүләкләнсен әле! Бу чын мәгънәсендә фидакарь хезмәт үрнәге! 1951 елда колхоз, республикада дүртенче булып, “миллионер колхоз” исемен яулап ала. 1950-1960 елларда колхоз бер-бер артлы төрле тармакларда уңыш артыннан уңыш казана бара. 1967 елда, Бөек Октябрьнең 50 еллыгы уңае белән, социалистик ярышта ирешкән уңышлары өчен, “Уңыш” колхозына Россия Федерациясе һәм Профсоюзларның Бөтенсоюз Үзәк Советының күчмә Кызыл Байрагы мәңгелеккә тапшырыла. Авыл хезмәтчәннәренең әнә шундый дан казанулары беренче чиратта 1937, 1939-1958 елларда колхоз рәисе булып эшләгән талантлы җитәкче, кабатланмас шәхес Вәгыйзь Хафиз улы Хафизов (1895-1964) тырышлыгы белән бәйле. Илебез аның җитәкчелек талантына лаеклы бәя бирә: ул 1946, 1950, 1954 елларда рәттән өч чакырылыш СССР Верховный Советы депутаты булып сайлана, Ленин ордены, ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм күп медальләр белән бүләкләнә.
Җ.Хәлимовның бу мәкаләсен “Уңыш” колхозының кечкенә күләмле энциклопедиясе дип атарга мөмкин, минемчә. Китапны укучы күрер, анда колхоз тарихында кемнәр рәис булып эшләгән, кемнәр бригадир, ферма мөдирләре, механизатор, тракторчы, МТСта баш инженер булып хезмәт куйган - шуларның, аннан соң колхоз шоферлары, сварщик, токарьларның тулы исемлеге китерелә, колхоз төзегән фермалар (ат, сарык, тавык, төлке, дуңгыз фермалары) тарихы һәм аларда эшләүчеләрнең исемнәре, умарталыкта, кирпеч заводында, тимерче алачыгы һәм җиләк-җимеш бакчасында хезмәт иткән кешеләрнең исемлеге, тагын шуның кебек күп санлы башка мәгълүматлар да бирелә. Әлбәттә, боларның байтагы бүгенге авылдашларга таныш, билгеле булып күренергә мөмкин. Ләкин аларның да тарихи әһәмияте гаять зур, чөнки тарих китабы бүгенге көн өчен генә түгел, ә киләчәк өчен языла бит. Бу мәгълүматларның кыйммәте еллар үткән саен арта гына барачак әле.
1991 елның февралендә “Уңыш” колхозы, бик зурдан кубып, үзенең 60 еллык юбилеен бәйрәм итә. “Нәкъ шушы елның азагында СССР дигән бөек держава таркатылды, - дип яза Җ.Хәлимов. – Бу елларны колхоз шаулап-гөрләп тора иде әле... Көтелмәгәнлек, кинәтлек бетерде, аяктан екты авылны”,- дип ачынып-әрнеп бәян итә автор. Китап белән танышучыларга аның “Мәгариф”, “Мәдәният”, “Нефть сәнәгате”, “Сәламәтлек сагында”, “Дин әһелләре, мәчет һәм мәдрәсәләр”, “Зиратлар”, “Халык саны”, “Урам исемнәре”, “Кыямәт еллары”, “Спорт” һ. б. мәкаләләре дә кызыклы булыр дип ышанам, чөнки аларда авыл тормышының күп яклары иңләп алына, күп кенә кызыклы мәгълүматлар бирелә.
Шунысы әһәмиятле, Җ.Хәлимов бу китапка кертелгән мәкаләләрендә гади елъязмачы, фактларны тәртип белән теркәп баручы булып кына калмый, ә авылда булган вакыйга-күренешләргә, соңгы еллардагы үзгәрешләргә үзенең бәясен дә биреп, уңай яки тискәре мөнәсәбәтен дә күрсәтеп бара. Алда искә алынган кайбер мәкаләләргә тукталып китик.
“Мәгариф” мәкаләсендә автор авылда 1917 елгы революциягә кадәр уку-укыту эшләренең торышы хакында И.Туйкин хезмәтендә искә алынмаган кайбер мәгълүматларны бирә, бигрәк тә Ватан сугышыннан соңгы яңалыклар, атказанган укытучылар, мәктәп директорларының эшчәнлеге, 640 укучыга исәпләнгән өч катлы яңа мәктәп бинасы төзелү тарихы, яңа буын укытучылар коллективы, 1990 елда мәктәпкә Фазыл Туйкин исеме бирелүе һ.б. яңалыклар хакында сөйли. “Мәдәният” мәкаләсендә авылда мәдәният учагы булган авыл клубы тарихы, клуб мөдирләре, гармунчылар, скрипкачы, курайчылар исемлеге, драмтүгәрәк әгъзалары, аларның кайчан һәм кайда нинди спектакльләр куюлары, яңа Мәдәният йорты төзелүе (1965 ел), Сирин Мортазин җитәкчелегендә авылның җыр һәм бию ансамбле оешу, ул ансамбль ирешкән уңышлар (төрле елларда төрле дәрәҗәдәге смотр-фестивальләрдә катнашып, дипломнар-лауреат исемнәре яулап алуы, 1978 елда Польшага барып, Варшава, Краков, Люблин, Закопане шәһәрләрендә чыгыш ясавы, 1990 елда Казанга иҗади отчет концерты белән баруы һ.б.) хакында бәян итә, озак еллар үзешчән сәнгать түгәрәкләренә йөреп дан казанган артистлар, “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек булган кешеләр, яшь буын артистлар исемлеген китерә. “Нефть сәнәгате” мәкаләсендә Татарстанда икенче булып Зәй-Каратай җирендә (беренчесе Тимәш авылында) нефть промысленың барлыкка килүе, аның авыл тормышына зур үзгәрешләр кертүе, авылның ир-егетләре, хатын-кызларының нефть чыгару эшенә тартылуы, алар арасыннан атказанган нефтьчеләр, төрле дәрәҗәдәге халык депутатлары, орден-медальләр белән бүләкләнүчеләр үсеп чыгуы, аларның исемлеге һ.б.лар турында сөйләнә. Шуның белән бергә, Җ.Хәлимов авыл тормышына нефть сәнәгате алып килгән тискәре йогынтыны да яшереп калмый, аларны да күрсәтеп үтә. Бу мәкаләне ул “Бер медальнең ике ягы” дип атаган.
Алда исемнәре аталган башка мәкаләләрендә дә Җ.Хәлимов авыл халкының рухи тормышында якты истәлек калдырган табиплар, дин әһелләре, мәчет һәм мәдрәсәләр, авыл кешеләренең соңгы урыны булган зиратлар (алар өчәү), аларның тарихлары хакында мәгълүматлар бирә. “Спорт” мәкаләсендә авылдан чыккан атаклы көрәшчеләр, йөгерешче, чаңгы спорты һәм шахмат буенча атаклы спортчыларның исемлеген китерә, алар ирешкән уңышлар хакында сөйли. “Урам исемнәре” мәкаләсендә авылдагы урам исемнәренең каян килеп чыгулары хакында белешмәләр бирә, алар арасында татарча исемнәр белән беррәттән кайберләренең русча Пионер, Молодежная, Озерная, Подгорная, Луговая дип аталуларына үзенең ризасызлыгын белдерә, бу исемнәрне бирүне “халык белән киңәшмичә, ашык-пошык... авылны һәм милләтне хөрмәт итмичә эшләнелгән эш” дип бәяли. Шуның белән бергә, соңгы елларда “авыл башлыгы булып, үзебез сайлап куйган, олыны-олы, кечене-кече итә белүче, кешелекле Батталов Илдар Заһит улы эшли башлагач”, авылның йөзе яхшы якка үзгәреп китүен, зиратлар, урамнар картайган агачлардан чистартылып, яшь агач үсентеләре утыртылуын, урамнарның тигезләнүен, кайбер урамнарга вак таш, асфальт җәелүен, дистәләрчә еллар буе халыкның теңкәсенә тигән су мәсьәләсенең уңай якка хәл ителә башлавын күрсәтеп уза. Бу мәкаләне ул “Җитәкче урыннарга үзебезнең авылда туып үскән, авыл халкын белгән, аның тарихын хөрмәтләгән, татар мохитендә тәрбияләнгән югары белемле, эчкерсез һәм намуслы кешеләрне сайлап куйганда гына, мондый мәгънәсез, халык белән киңәшмичә эшләнелгән ялгышлыклар кабатланмас (сүзем һаман урам исемнәре турында бара). Җибәрелгән хаталар әкренләп булса да төзәтелер, дип ышанасы килә”, - дип тәмамлый.
“Авылым мәзәкләре” дигән бүлектә халык арасында сөйләнеп йөри торган егерме мәзәкне җыеп, әдәби эшкәртеп, әлеге китапта урнаштыра.
Әлбәттә, китапка кереш сүз рәвешендә язылган бу мәкаләдә Җ.Хәлимов җыйган, системага салган барлык мәгълүматларга, барлык мәкаләләргә дә тукталып китү мөмкин түгел. Монда искә алынмаганнарын укучы үзе укыр, бай мәгълүматлар белән үзе танышыр, аларга бәяне дә үзе бирер. Әмма шуның белән бергә, әлеге искиткеч бай эчтәлекле китапның икенче кисәгендә урын алган башка авторларның мәкаләләрен дә атап китмәсәк, дөрес булмас иде, чөнки алар арасында авылдашларыбызның истәлекләре дә, тарихны өйрәнеп язган фәнни мәкаләләр дә бар. Мәсәлән, отставкадагы полковник, өч чакырылыш Бөтентатар Милли мәҗлес депутаты Рәис Әхмәтшинның “Мәктәп еллары” һәм “Сугыш чоры малайлары” дигән истәлекләре, укытучы Сылу Насыйбуллинаның “Кәбир Туйкин”, Әлфия Сафинаның Татарстанның атказанган укытучысы Мөзәгърәфә апа Туйкинаның тормыш юлы, Гүзәлия Фәхретдинованың рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хөррә апа Әкбәрова хакында, Җәмит Рәхимовның атаклы һәвәскәр бакчачы Шәрифҗан Шакирҗанов, Флера Шакированың Мәскәү дәүләт университетының медицина факультетын тәмамлаган атаклы табип Гали Фәхретдинов турындагы очерклары һ.б. Аларның һәрберсе “Зәй-Каратай авылы тарихы” дигән энциклопедик хезмәтне тулыландырып торалар, аның тематикасын киңәйтәләр.
Зәй-Каратай! Зәй- Ка-ра-тай! Нинди матур исем! Яңгырап тора! Әмма исеме генә түгел, үзенең табигате, тырыш, талантлы кешеләре белән дә матур безнең авылыбыз! Халкыбыз тарихына, илебез тарихына ул үзенең матур эшләре, данлыклы уллары һәм кызлары белән кереп калды һәм калачак. Һәм бүгенге көндә дә әле зәй-каратайлылар илебезгә игелекле эшләре белән үз өлешләрен кертүләрен дәвам итәләр. Тырыш, намуслы кешеләр яшәгән авылның киләчәге дә якты һәм матур булачак. Юкка гына аның турында җырлар җырланмый да, дистәләрчә шигырьләр язылмый бит. Гомумән алганда, бу зур күләмле, бай эчтәлекле китапны мин мавыктыргыч тарихи роман кебек укып чыктым. Чыннан да ике томнан торган, күп тармаклы, күп сюжетлы мавыктыргыч роман кебек укыла ул. Аның белән танышып, хөрмәтле укучы, син үзеңә күп белем-мәгълүмат алырсың, анда искә алынган кешеләр арасында я үзеңне, я үзеңнең туганнарыңны, танышларыңны, әби-бабаңнарны табарсың, дип ышанам.
Әнвәр Шәрипов,
филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Энциклопедик Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы.